Кеше һәм Ул
Тереклеккә тормыш биргән Кояш нуры – бары Син! Йөрәкләргә сөю биргән Яшәү көче – бары Син!
Тереклеккә тормыш биргән
Кояш нуры – бары Син!
Йөрәкләргә сөю биргән
Яшәү көче – бары Син!
Рәхмәт әйтеп күзең ач
Яңа көнең каршылап.
Зәңгәр күктә тургай сайрый
Җырын Сиңа багышлап.
Урман-кырлар шундый матур,
Чишмә ага чылтырап.
Болыннарда гүзәл чәчәк –
Күбәләк оча гына.
Балаларың кайтса җиргә,
Аласың кочагыңа.
Җанга рәхәт, тәнгә сихәт,
Оҗмахтай бакча гына.
Яңа өмет, сафлык өстәп,
Алсу таңнар сызыла.
Хәтер-күңелне уятып,
Җылы нурлар сузыла.
Гүзәллекне күрер өчен,
Маңгай күзе уйгансың.
Ак-караны аерыр өчен,
Күңел күзе куйгансың.
Тормыш юлын узар өчен,
Сәләт-көчне биргәнсең.
Язмышларны язар өчен
Ирек-каләм биргәнсең,
Бу дөньяны яратырга
Кайнар йөрәк биргәнсең.
Ялгыш бассам, хәсрәт алсам,
Борчу чыга йөзеңә.
Кайсы җирем авыртса да
Олы Җаның сизенә:
Күктә йөргән болытлардан
Тамчы яшең сибелә.
Тәкәбберлек чыкса алга,
Йөрәкләр ул бозлана.
Асылыбызны онытсак,
Җаныкаең сызлана.
көенсәк – көенәсең,
Без куансак – куанасың,
Без бәхетле булсак кына,
Җаннарыңа нур аласың.
Бөтенесен гафу кылып,
Күзәтәсең сак кына.
Күңелләрең өмет тулы,
Якты көннәр хакына.
Ничек итеп акларга соң,
Мондый изге өметне?
Ничек төзеп була икән,
Җирдә олы бәхетне?..
Сөю көчен, Илһам көчен
Кушып Хыял үскәндә,
Яраткан бит Ходай Җирне,
Чәчәк итеп Галәмгә!
Үрнәк булып тора ҮЗЕ,
Җавап бирә сорасаң,
Тормышларың имин булыр
Яктылыкка юл алсаң:
«Кайт син, балам, газиз җиргә!
Той син йөрәк җылысын!
Җигеп эшкә Хыял көчен,
Ал Киләчәк корырсың.
Утырт куак, утырт агач:
Онытмаслар гасыр узгач.
Үсәр бакча җимеш өчен –
Өстәп торыр яшәү көчен.
Сөенерләр балаларың,
Искә алыр оныкларың.
Кайтыр җиргә оҗмах-җәннәт:
Көтә сине шул киләчәк!
Күңелеңдә сафлык булса,
Төпле ният аек акылда,
Хыялларың чынга ашар
Шатландырып бар(ы)сын да.
Җаның тыныч, йөзең якты
Булыр Ходай каршында».
Атлас ГАЛИМОВ
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев