Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

«КАЗАН УТЛАРЫ» – ЛАЕШТА

«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм авторларының «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында Лаеш мәдәният йортында җирле иҗатчылар белән очрашуы шигъри-театраль тамашага әверелде.

«Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм авторларының «Әдәби
берләшмәләрдә» проекты кысаларында Лаеш мәдәният йортында җирле
иҗатчылар белән очрашуы шигъри-театраль тамашага әверелде. Ул башлануга
сәхнәдәге экранда бер-бер артлы өч самолёт пәйда булды. Аларның берсенә
– бер ел элек оештырылган «Чулман акчарлагы» әдәби берләшмәсе әгъзалары,
икенчесенә – шушы районнан чыккан язучылар Илсөяр Иксанова, Булат
Ибраһимов, Рәхимә Арсланова, Гүзәл Галләмова, өченчесенә «Казан утлары»
журналы редакциясе хезмәткәрләре Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, язучы-
сатирик Алмаз Хәмзин «утырганнар» иде. Алар барысы да – бүгенге бәйрәмнең
хөрмәтле кунаклары. Районның иҗат көчләре, якташ язучылар, «Казан
утлары» журналы хезмәткәрләре күзгә-күз карап сөйләштеләр, шигырьләрен
укыдылар. Өч сәгатькә якын барган иҗади кичә әдәбиятыбызны, туган
телебезне зурлау тантанасы булып истә калды. Ул залдагы тамашачыларның
да – алар нигездә мәктәп укучылары иде – күңелен кузгаткандыр. Үзенчәлекле
кичәне оештыручыларга, шул исәптән бу эштә башлап йөргән язучы Гүзәл
Галләмовага рәхмәт!

 

«КУ» 03, 2026

Фото: архивтан, «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре, Лаеш җирлегеннән
чыккан язучылар, районның «Чулман акчарлагы» әдәби берләшмәсе
әгъзалары һәм «Ал чәчәк» халык җыр ансамбле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев