Кайтарасы килә...
Түгәрәкләп бергә жыелышып, Эх, ягасы иде учакны, Йомырка тутырып, походларга йөргән... – Кайтарасы иде шул чакны.
Түгәрәкләп бергә жыелышып,
Эх, ягасы иде учакны,
Йомырка тутырып, походларга йөргән... –
Кайтарасы иде шул чакны.
Учакларда бәрәңге тәгәрәтеп,
Күмерләргә батып ашадык,
Үзебезгә үзебез уен табып,
Һәр нәрсәдән бәйрәм ясадык.
Әти-әни берни белми иде,
Безнең кайда, нишләп йөргәнне.
Иреннәребез күгәрешеп бетеп,
Ике-өч сәгать сулар кергәнне.
Бөтен бала бердәй тигез идек,
Бай ярлыга һич тә бүлмәдек.
Әтиләрнең тик бер карашыннан,
Уттан курыккан күк шүрләдек.
Тәрбияче булды тал чыбыгы,
Җәй көнендә – ачы кычыткан.
Әле дә истә, газетадан ясап,
Тауга менеп, самолет очырткан.
Эх, кайтасы иде шул чакларга,
Гөрләвектә көймә йөздереп.
Югары очта кемдер уйнасын иде,
Тальян гармунында өздереп.
Алсу МӘРДӘНОВА
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев