Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Юкә чәе

Юкәләрем чәчәк атты, Бал ягылган урамга.

Юкәләрем чәчәк атты,
Бал ягылган урамга.
Чәчәкләрен җыеп алып,
Элеп куйдым чоланга.
Сагынып килгән чагыңда
Сөюдән җилкән корып,
Пешерермен юкә чәен,
Җиде төннәрдә торып.
Кипкән юкә чәчәкләре
Пешергәндә аллана.
Юкә чәеннән дә алсу
Буламын яннарыңда.
Кара-каршы утырабыз,
Эчәбез юкә чәе.
Яннарымда син булганда,
Бигрәк татлы тәме.


Лилия ШӘЙГАРДАНОВА.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев