Әдәби берләшмәләрдә
Искә төшә истәлекләр
Кайсыгыз хәтерен шакыйм, Эндәшим кем исемен?
Төннәр буе йоклый алмый,
Урамнарны гизәмен.
Күңелемне биләп алган
Дулкыннарда йөзәмен.
Хәтеремдә тек-тек атлап
Төнлеккә китүләре,
Болын-әрәмәлек буе
Утлый ат көтүләре.
Малай-шалай рәхәтләнә,
Кешнәп куя атлары.
Учак яна, чәе кайный,
Бер кайгысыз чаклары.
Аннан әңгәмәсе кыза,
Әкият, риваяте.
Искә төшә истәлекләр,
Бабайлар хикәяте.
Ачык йөзле, тәмле телле
Авылдашларым минем.
Кайсыгыз хәтерен шакыйм,
Эндәшим кем исемен?
Рәмзия ҖИҺАНГӘРӘЕВА
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев