Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Йөрәк сизә

Күңел сизә, бары тик син генә Ачарсың күк йөрәк бигемне.

Күңел сизә, бары тик син генә
Ачарсың күк йөрәк бигемне.
Кирәгеннән артык тыныч дисең,
Нигә суык дисең син мине.
Салкын диеп әйтмә йөрәгемне,
Җылы сүздән уты кабыныр.
Башкаларны кабул итми күңел,
Йөрәк һаман сине сагыныр.
Хисләр ташып агар чишмәләрдән,
Моңсу йөрәк калыр тын булып.
Җырларыма күчәр сөюләрем,
Йөрәгеңдә калыр моң булып.
Яңа җырым чыкты йөрәгемнән,
Ә сүзләре аның күптәнге.
Башкаларны кабул итми күңел,
Якын итми йөрәк бүтәнне.
Ялгыз янган ике йөрәк бит без,
Салкын кышка инде керәбез.
Араларда янә кар-бураннар,
Күрешмичә ничек түзәрбез?


Рәдиф ЯРУЛЛИН.

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев