Йөрәк ялы
«Матур сүзләр әйтү – игелек». Җылы сүзләр, нурлы сүзләр бизи Яшәешнең һәрбер мизгелен.
БЕР ОЧРАШЫЙК САРМАН БУЙЛАРЫНДА
Кулларында һәрчак эш булган, күңелләрендә иҗат уты саклаган Сарман
ягы үзенең моңы, җырлары һәм сәнгате белән аерылып торды. Бу һәр
нәрсәдә чагыла, Сарман халкы көндәлек тормышта да матурлык күрә белә.
Һәр бәйрәм, мәдәни чаралар тирән эчтәлекле җырлар, шигырьләр белән
үрелеп бара. Сәнгать монда сәхнәдә түгел, туган нигездә, туган якта туып,
кешеләрнең рухын ныгыта. «Сарман таңнары» дип аталган әдәби-иҗат
берләшмәсе ничә еллар буе шушы юнәлештә эшләп килде.
Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре булган, район үзәгендә, авылларда,
Җәлил бистәсендә яшәгән кырыктан артык иҗатташыбызны без шушы зур
гаиләгә берләштердек. Арабызда йөрәктән чыккан ихлас сүзләрен кәгазьгә
теркәүче каләм ияләре дә, моңлы җырчыларыбыз да, сәхнәләрне дер селкетүче
биючеләр дә, кул эшләре осталарыбыз да бар.
Безнең берләшмә – районның бүгенге шигъри, җырлы җаны, милли
рухы. Журнал укучыларына тәкъдим ителәсе шигъри бәйләмебез дә «Сарман
таңнары» эшчәнлегенең матур бер мисалы булып тора. Әзһәр Габиди, Клара
Булатова, Дамир Гарифуллин, Вәсимә Хәйруллина, Нияз Акмал кебек талант
ияләре салган әдәбият сукмагында үз йөзен табып, иҗат серләрен ачарга
омтылучы каләмдәшләремә чиксез илһам, дәвамлы иҗат юлы телим.
Рәйхана МИРСӘЕТОВА,
берләшмә җитәкчесе
Бер көн шулай кеше әгъзалары
Үткәрергә булган җыелыш.
Кемнең кайда, ничек ял иткәнен
Сөйләшергә уйлаган, имеш.
Иң беренче булып аяк-куллар,
Күз, колаклар телгә килгәннәр:
«Кеше йоклаганда ял итәбез,
Безгә шулай уңай», – дигәннәр.
Ул арада ашказаны, калкып,
Салмак кына итеп сүз алган:
«Мин ял итәм
ризык эшкәрткәч», – дип,
Үз фикерен уртага салган.
Башка әгъзалар да бер-бер артлы
Үз уйларын әйтеп биргәннәр:
«Без дә шулай, үзебезчә яшик,
Ялга мохтаҗ түгел», – дигәннәр.
Йөрәк кенә сүзгә кушылмыйча,
Тыныч кына утыра икән.
Моны күреп, башка әгъзалар да
Аңа шундый сорау биргәннәр:
«Син бит кеше туу белән бергә,
Соңгы сулышкача эшлисең.
Синең ялың кайчан, аңлат әле,
Бер дә ял итмичә нишлисең?»
Бераз тынып торгач, ипләп кенә
Уйлаганын ул әйтеп биргән.
«Матур сүзләр ишеткәндә генә
Мин ял итәм, дусларым», – дигән.
Кемдер әйткән матур сүзләр шулай
Күңелләргә бөрки җылылык.
Бер рәхәтлек тоя шул ук сүздән,
Йөрәгебез таба тынычлык.
Пәйгамбәребез дә белеп әйткән:
«Матур сүзләр әйтү – игелек».
Җылы сүзләр, нурлы сүзләр бизи
Яшәешнең һәрбер мизгелен.
Булат ШӘЙМӘРДАНОВ
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев