Әдәби берләшмәләрдә
Йоклый таулар, сыртларыннан...
Йоклый таулар, сыртларыннан Болыт сыйпый, кояш үбә. Нәрсә керә сабый тауның Төшенә?
Йоклый таулар, сыртларыннан
Болыт сыйпый, кояш үбә.
Нәрсә керә сабый тауның
Төшенә?
Зыр таганы зыр әйләнә,
Көнбатыштан көнчыгышка
Тау итәге далаларга елыша.
Зыр таганы бераз тына,
Галәм сулый тау башына.
Тау битләре бераз гына күшегә.
Кабырчыклар кысып йоклый,
Колагына,
Мышнап-мышнап,
Дәрья керә сабый тауның төшенә.
Миләүшә ГАФУРОВА.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев