Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Йөгерек уйлар

Йөгереп кенә нидер эзлим Гомерем юлларында. Төштә түгел, өндә түгел – Йөгерек уйларымда.

Каз үләнле яр буеннан
Балачагым йөгерә.
Кая аны куып тоту,
Яланаяк җилдерә.
Яланнарны иңләп чаба
Җитез җилне иярләп.
Мин үзем дә аңа шулай
Йөрим төсле ияреп.
Бөтеркәле үлән кала,
Табан астын кытыклап.
Каз каурые җыям гүя,
Хыялымны култыклап.
Йөгереп кенә нидер эзлим
Гомерем юлларында.
Төштә түгел, өндә түгел –
Йөгерек уйларымда.


Рушания БАЙТИМЕРОВА

 

«КУ» 02, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев