Инандым мин
Төн йокламый берәү шигырь яза, Яратудан шашкан хисеннән, Йөрәгенең түрен яулап алып, Чыкмый торгангадыр исеннән.
Төн йокламый берәү шигырь яза,
Яратудан шашкан хисеннән,
Йөрәгенең түрен яулап алып,
Чыкмый торгангадыр исеннән.
Укый барган саен төшенәмен –
Мәхәббәте аның җавапсыз.
Ничә кабат инде инандым мин –
Булмый икән сөю газапсыз.
Юк, туктале, ул да сөя бугай,
Тик нигә соң хисләр сагышлы?
Парлы ялгыз? Ялгыз пармы болар?
Әллә инде язмыш ялгышы?
Бергә чаклар искә алынмый да,
Димәк, кавышу әле язмаган.
Чиксез хыял, мәңге сүнмәс өмет,
Теләнмәгән теләк калмаган.
Иртә-кичен, хәтта төннәрен дә
Истән чыкмый, өзә үзәкне.
Ни булды соң? Бер гөнаһсыз сөю
Уйламастан аны үзгәртте.
Төн йокламый берәү шигырь яза,
Бер-бер артлы тезә юлларын...
Көнләшикме, әллә кызганыйкмы,
Керсез мәхәббәтнең корбанын?
Раилә КОРБАНОВА
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Әйбәт !!! Сәйлән
0
0