Әдәби берләшмәләрдә
Ике тау арасы
Әйтче, тавым, миңа тагын Күпме калды барасы?
Балачагым синдә үтте,
Ерак калды арасы.
Бик бәхетле була идек,
Булса ипи карасы.
Яшьлегем дә синдә узды,
Әй ике тау арасы.
Елга кебек ага гомер,
Барасы да барасы.
Читләшсәң дус-туганнан,
Ерагая арасы.
Үз итсәң якыннарыңны,
Якыная арасы.
Әй ике тау арасы.
Сикәлтәле кыйгач юлдан
Барасы да барасы...
Әйтче, тавым, миңа тагын
Күпме калды барасы?
Нурислам ГАЛИЕВ.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев