Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Язам, сызам...

Йөрәгемне былбыл чакты, Кулыма каләм алдым.

2019 елда Мөслим муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәсе
каршында Алсу Ханнанова җитәкчелегендә «Сәләтле балаларның «Зөлфәт»
әдәби-шигърият клубы» оештырыла. Ул район мәктәпләрендә укучы иҗат
итүче яшь каләм тибрәтүчеләрне берләштерә. Ни дисәң дә, иҗат итүче
балаларга дәрт-көч биреп тору – кирәк эш. Балаларга гына түгел, олыларга да
бик кирәкле шәйдер ул иҗатны күрү, тану, җылы сүз әйтү... Бу яктан алганда
Мөслим балалары бәхетле диясе килә. Ел саен район күләмендә иҗатка
сәләтле балалар арасында бәйге игълан ителә. Аның өстенә республикакүләм
төрле бәйгеләрдә мөслимлеләр актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар.
Бүген Мөслимдә дүрт Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы яшәп, иҗат
итә. Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе лауреаты Фоат Садриев, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты
Мөҗәһит Әхмәтҗанов, исеме күпләргә билгеле прозаик Роза Хәбибуллина,
шагыйрә Лилия Садриева мәктәп укучылары белән очрашулардан кайтып
кермиләр, яшь иҗатчыларны барлауга, туплауга зур игътибар бирәләр, аларга
киңәшләр белән генә түгел, практик ярдәм күрсәтәләр.
Журнал укучыларыбыз игътибарына әлеге клубка йөрүче балаларның
иҗатыннан кайбер үрнәкләрне тәкъдим итәбез.
Факил САФИН,
Татарстан Язучылар берлегенең
Чаллы бүлеге җитәкчесе

 

Йөрәгемне былбыл чакты,
Кулыма каләм алдым.
Күңелдә булган хисләрне
Кәгазь битенә салдым.
Зөлфәтне дә былбыл чаккан, –
Язган шигырь, туйганчы.
Мин дә менә язам, сызам...
Берәр шигырь чыкканчы,
Күңелләрем булганчы…


Аделя ХАННАНОВА

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев