Яшьлектә калган хыяллар
Кораб булырга теләдем – Диңгеземне табалмадым…
Яшьлектә калган хыяллар
Адаштырып йөртә һаман.
Көзгедәге сурәт үрти:
Инде бит, ди, башка заман.
Ватык заман көзгесенә
Буйсынасы юк күңелнең.
Хыяллары күренми бит,
Көзгедә ул син түгелдер?
Дивардан да матур итеп,
Елмая бит башка сурәт.
Көзге яфрак күк дерелди
Күкрәктәге нәни йөрәк.
Яшьлектән калган хыяллар
Йөрәккә бирми тынгы;
Ләйсән яңгыр көткән чакта,
Чыгып куя җил-бураны.
Кояш булырга теләдем,
Дөньяларны нурларга;
Әллә каян чыкты болыт,
Шул кояшны урларга.
Ялкын булырга теләдем,
Сүнде учагым, яналмадым.
Кораб булырга теләдем –
Диңгеземне табалмадым…
Гәүһәрия ШӘЙМӘРДАНОВА
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев