Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Яшьлеккә хат

Сиңа багышлыйм бүген хатымны. Таптым дигәндә, югалттым сине!

Сиңа багышлыйм бүген хатымны.
Таптым дигәндә, югалттым сине!
Күпме эзләп, чыкмадың каршыма,
Яшьлегем минем кая ашыга?
Йөрәгем язда, кирәкми көзләр,
Әле һаман да яна бит күзләр!
Теләмим әле гомер көзенә!
Калдырчы азрак үзең янында.
Сиңа багышлыйм янә хатымны
Кайтарып булмый нигә соң сине?
Урау юллардан кабат узсам да,
Очрата алмам инде мин сине!
Минем хатымны, беләм, күрмәссең,
Үтеп киткәндә, мине белмәссең.
Гомер көземдә көмеш – чәчемдә...
Сау бул, яшьлегем, мәңге исемдә!

Гөлүсә САБИРОВА.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев