Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Яңгыр явып торса да...

Яңгырлар явып торса да, Бик матур бездә көзләр.

Авылыма көз килде,
Үзгәртте бар дөньяны.
Алтын төсләргә манды
Өрәңге, каеннарны.
Басулардан, кырлардан
Мул игеннәр җыелды.
Язын килгән кошларыбыз
Җылы якка җыенды.
Кояш та саран карый,
Кыскарды инде көннәр.
Яңгырлар явып торса да,
Бик матур бездә көзләр.


Регина СМЕЛОВА

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев