Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Ялгыз каен

Туган авылым, сине сагынып кайтам, Шау чәчәкле ямьле яз саен.

Туган авылым, сине сагынып кайтам,
Шау чәчәкле ямьле яз саен.
Каршы ала һаман юл читендә
Моңсуланып ялгыз ак каен.
Язның аяз, матур иртәсендә
Ник моңая аның җанкае?
Еллар буе шулай сабыр гына
Көтә микән газиз паркаен?
Җил-давыллар бик еш сынаса да,
Түбән имәс горур башкаен.
Күпме еллар якты өмет белән
Яши җирдә ялгыз ак каен.


Марат ГОБӘЙДУЛЛИН.

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев