Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Якты эзең калды сызылып

Янар йолдыз булып атылдың да, Якты эзең калды сызылып. Ядкарь булып барыр киләчәккә, Җырың калмас җирдә өзелеп.

Мирас булып калган иҗатыңда
Күпме рухи байлык, тәрбия.
Милләтемнең мәшһүр Тукае син,
Синең алда халкым баш ия.
Илһам чишмәң, моңлы аһәң булып,
Йөрәк түрләреңнән агылган.
Җуелмаслык хәзинәләр булып,
Безнең күңелләргә салынган.
Сабый тормышына ак юл яра
Күбәләгең белән Акбаең.
Онытылмый, чүлмәкләргә төшеп,
Тычкан язган синең ак маең.
Урманнарга керсәң, Шүрәлең дә
Килеп чыгар төсле өркетә.
Тәфтиләвең, бәгырьләрне айкап,
Күңел кылларын да җилкетә.
Җилләр килеп чиртсә тәрәзләргә,
Су анаң бит төшә исләргә.
Әкиятләр аша нокта куйдың
Ярамастай начар эшләргә.
Туган телен җырлап тәмамлана
Тантаналар, бәйрәм, кичәләр.
Без – Тукайлы, моңлы халык диеп,
Җавап бирик, кем сез дисәләр.
Янар йолдыз булып атылдың да,
Якты эзең калды сызылып.
Ядкарь булып барыр киләчәккә,
Җырың калмас җирдә өзелеп.


Лилия СӘЛАХОВА.

«КУ» 04, 2025

Фото: архив

 

 

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев