Гүзәллекне күр әле
Кояш белән бергә торып, Син болынга кил әле. Аллы-гөлле чәчәкләрне – Гүзәллекне күр әле.
Үткән чакта күрдеңме син
Ал кояшлы болынны?
Тирбәлешеп искән җилдә,
Чәчәк үскән урынны.
Ныклап кара син дөньяга,
Гүзәллекне күр әле.
Аллы-гөлле чәчәкләрдә
Кояшлы болын яме.
Ныклап кара син дөньяга,
Күзеңне сирпеп кара.
Болын өстендә чәчәкләр
Диңгез кебек чайкала.
Карасаң ныклап дөньяга,
Матурлыкны күрерсең.
Аллы-гөлле чәчәкләрдән
Такыялар үрерсең.
Үтәкүренмәле рәсем
Ясалган гүя монда.
Керер өчен кешеләргә
Уелган ишек анда.
Табигать-рәссам ясаган
Кулланып барлык төсне.
Күчергән гүя болынга
Ул күңелдәге хисне.
Кояш белән бергә торып,
Син болынга кил әле.
Аллы-гөлле чәчәкләрне –
Гүзәллекне күр әле.
Мәгъмүрә МӘРДАНОВА.
«КУ» 04, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев