Әдәби берләшмәләрдә
Елмай син!
Йөрәгемдә дулкын өермәсе – Гыйшкым ташкыннары.
Бар дөньяны яктырткандай итә
Синең елмаюың.
Ирен читләреңдә пәйда була
Нурлар куануы!
Әллә нинди якты хисләр бии
Синең карашыңда.
Карамыйча инде ничек түзим
Күңелем кояшына?
Салмак кына бер көй уйный
Синең күз читләрең.
Җаныма моң иңә, карашыңда –
Мине ят итмәвең.
Бөтерелә, оча чаткылары,
Чәчри очкыннары.
Йөрәгемдә дулкын өермәсе –
Гыйшкым ташкыннары.
Фәридә АЙДАРОВА
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев