Әдәби берләшмәләрдә
Елмаерга кирәк
Адым саен түмгәк, очлы ташлар – Рәхимсез сыный язмыш кешене.
Адым саен түмгәк, очлы ташлар –
Рәхимсез сыный язмыш кешене.
Ачы җилләр яра салып уза,
Томан чорный килер көнеңне.
Егылып калсаң заман атыннан,
Таптап узар һәрбер мәхлук җан.
Түбәнсетеп йөзең куеп торма,
Бүген килде нәкъ шундый заман.
Ныклык өчен кирәк бер кыйналу:
Көчле ирләр бизи тормышны.
Кайгыларны көлеп каршыла да,
Үзеңә буйсындыр язмышны.
Вәрис ГАЛИ
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев