Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Дөнья, сиңа нәрсә булды?

Дөнья, сиңа нәрсә булды? Чарасыздан тагын күзгә Кайнар яшьләр килеп тулды.

Нәрсә булды сиңа, дөнья,
Ник үзгәрдең шулай кинәт?
Күпме солдат яу кырында
Чигәдер бит газап-михнәт.
Кайтырбыз дип киткәннәр дә
Башын салган яу кырында.
Хәбәрсез югалганнар күп,
Ниләр көтә безне алда?!
Күз яшьләрен җыйсак әгәр,
Күлләр булыр иде алар.
Йөрәк әрни, яшьләрне бит
Табутларда кайтаралар...
Көтегез, кайтырбыз дигән
Сүзләре күңел түрендә.
Шул аяусыз сугыш өчен
Җирдә күпме ятим үсә.
Ялгызларның саны чиксез,
Дөнья, сиңа нәрсә булды?!
Улын сугышка озаткан ана
Көтә-көтә өметен җуйды.
Ышанасы килми бер дә
Сугыш дигән афәтләргә.
Тынычлык урнашсын диеп
Кала безгә тик теләргә...
Уйланам да сорау бирәм,
Дөнья, сиңа нәрсә булды?
Чарасыздан тагын күзгә
Кайнар яшьләр килеп тулды.


Илзия ХАРИСОВА.

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзләренең кылган гөнаһларын, .........Җир - анадан, бар бит күрмәкчеләр,- ...........Атланышып дөнья бөкресенә , .........Оҗмах бакчасына кермәкчеләр... .......... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)