Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Бураннарда хисләрем...

Газаплардан арындырган Бураннардан сине таныйм!

Сагындырып килде быел
Кышның ап-ак бураннары.
Аңа кадәр буп-буш иде
Хисләремнең урамнары.
Ак көртләрне ера-ера
Бураннарга каршы барам.
Хыялдагы, чынга ашмас
Бәхетләргә мин юл ярам.
Күзләремне тутырып, кышкы
Ап-ак бураннарга карыйм.
Газаплардан арындырган
Бураннардан сине таныйм!


Фәридә САДРИЕВА

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев