Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Була икән бу тормышта

Була икән бу тормышта Бәхетне белмәүчеләр. Олы яшькә җитсәләр дә, Хөрмәтләү күрмәүчеләр.

Була икән бу тормышта
Ут кебек янучылар.
Җирне борып җиде якка,
Гомер яратучылар.
Була икән бу тормышта
Утны сүндерүчеләр.
Кулыннан бер эш килмәгәч,
Гаепле эзләүчеләр.
Була икән бу тормышта
Мин дә мин диючеләр.
Үз-үзенә гашыйк булып,
Башканы сөймәүчеләр.
Була икән бу тормышта
Бәхетне белмәүчеләр.
Олы яшькә җитсәләр дә,
Хөрмәтләү күрмәүчеләр.


Илназ МОРЗАХАНОВ

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев