Әдәби берләшмәләрдә
Бикле...
Эзләмәгез кагып ишегемне, Тәрәзәмне чиртеп үткәннән... Ишекләрем бикле күптәннән…
Бикле ишекләрем,
Тәрәзәләр ябык...
Ачкычларым йөри кесәмдә.
Күңел бүлмәләрен күптән шулай
Бикләп куйдым авыр йозакка.
Дуслар, туганнар да керә алмый,
Чыгып киттем ерак, озакка ...
Су буйларын буйлап, күпер аша
Бүгенгемнән чыгам үткәнгә.
Чуалышып беткән юллар башы,
Каршы барам мине көткәнгә...
Эзләмәгез кагып ишегемне,
Тәрәзәмне чиртеп үткәннән...
Ишекләрем бикле күптәннән…
Фәрдия ТӨХФӘТУЛЛИНА
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Рәхмәт игътибарыгыз өчен
0
0