Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Бик каласы килә җыр булып

Бик кадерле булсам мин кемгәдер, Сез табарсыз мине җырымнан. Уттай янган кызыл миләшләрдән, Күккә ашкан кошлар юлыннан.

«Ак бураннар нигә ап-ак?» – димә,
Ап-ак чөнки минем уйларым.
Бар дөньяны агартырга теләп,
Бу җиһанны күпме буйладым.
Язда актым гөрләвекләр булып,
Мин күрмәгән җирләр калмады.
Бөре булып кына яшәр идем,
Сабырлыгым ләкин чамалы.
Ничек түзим, якты нурга чумып,
Кыңгырау булып чыңламасам.
Гомер көзе якынлашкан саен,
Күңелләрне никтер моң баса.
Очар кошлар күккә күтәрелә,
Офыкларда – көзләр балкышы.
Ак каендай ап-ак уйлар белән
Җәйләрнең дә үтеп барышы.
Бөтерелә уйлар өермәсе,
Буталган юл, хисләр чуалган.
Кабат үтү мөмкин түгел инде
Бер үтелгән борма юллардан.

Бик кадерле булсам мин кемгәдер,
Сез табарсыз мине җырымнан.
Уттай янган кызыл миләшләрдән,
Күккә ашкан кошлар юлыннан.
Тик шулай да бар да кабатлана:
Ап-ак кышлар килә әйләнеп.
Һәр ел саен мин туармын җиргә,
Яз-көз, җәйгә, кышка әйләнеп.
Һәр фасылы ләкин үзгә аның,
Һәм һәркайсы – үзе бер гомер.
Бик каласы килә бер җыр булып –
Шуның өчен җирдә яшимдер.


Зөлфия ШӘРИПОВА

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев