Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Безнең Арча

Кай тарафтан килсәң дә, Колачын ул киң ача. Изгелектә булса ният, Кунакчыл безнең Арча. Тау өстендә балкый Арча, Түбән җәйри Казансу. Су буйларын бер иңлә, Булса күңелең ямансу. Мәгърифәт нуры биредә, Иҗат рухы мәңгелек. Дан җырлый Казан артына Бөек Тукай иң элек. Саклап килдең шәһрилегең Күпме гасырлар аша. Яза яңа сәхифәләр Чал тарихлы яшь Арча.
фото: komanda-k.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев