Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Белеп яшим

Тик үкенмәм мондый югалтуга, – Мин бәхетле саныйм үземне. Син барлыкны җирдә белеп яшим, – Шул юата минем күңелне.

Еракларда миннән булсаң да, син
Гел янымда кебек, янәшә.
Күзләрем гел сиңа сөеп карый,
Күңелләрем сиңа эндәшә.
Бик еракта миннән булсаң да син,
Эзлим сине якын тирәмдә.
Үзем узган сукмаклардан эзлим,
Күрмәмме дип шунда йөргәндә.
Еракларда, беләм, миннән син.
Бәлки күрмәм нурлы йөзеңне,
Күзләреңә тутырып карый алмам,
Ишетә алмам бәлки сүзеңне.
Тик үкенмәм мондый югалтуга, –
Мин бәхетле саныйм үземне.
Син барлыкны җирдә белеп яшим, –
Шул юата минем күңелне.


Равил БУЛАТОВ

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мәңгелек шул сөю-ярату!!! Рәхмәт . Искиткеч матур шигырь! Яңа ел сезгә яңа иҗади уңышлар алып килсен!!!