Балтачым
Балтачым – туган ягым, Син бит ул эшче төбәк.
«ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР»НЕҢ ҖИМЕШЛӘРЕ
Балтач районы халкы тарихи яктан бәхетле, чөнки монда гасырлар, буыннар аша
килгән төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен сакларга, барларга, югалтмаска
тырышалар.
Тарихи китаплар уку белән беррәттән, якташларыбыз шигърият дөньясында
илһамланып иҗат итә. Өлкән шагыйрьләребез, инде республика күләмендә танылган
Гарифҗан Мөхәммәтшин, Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Фаварис
Галиевлар – районыбыз горурлыгы. Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Лилия
Гарифуллина, Сәлимә Габделхакова, Зөһрә Рамазанова, Чулпан Габделганиева,
Алмаз Әхмәтгалиев, Илмира Кузьмина, Ринат Галиәскәров, Гөлинә Шәйхи, өлкән
буын шагыйрьләребез фатыйхасы белән ялкынланып, иҗат мәйданында кайныйлар.
Алар белән беррәттән, яшь иҗатчыларыбыз сафлары да үскәннән-үсә. Шигырьләре
республика матбугатында урын алган якташларыбыз Гөлназ Әхмәдиева, Рәйсә
Абдуллиналар – яшьлек хисләрен ак кәгазьгә сак кына сырлаучы, инде күп кенә
бәйгеләрдә җиңүләр яулаган өметле, сәләтле яшьләребез.
Яшь каләм тибрәтүчеләребезне барлау һәм иҗатларын тагын да камилләштерү
максатында, Балтач Үзәк китапханәсе каршында озак еллардан бирле «Шигъри
тәлгәшләр» әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә. Китапханәчеләр, яшь иҗатчыларны
туплап, ел дәвамында нәфис сүз, «Алтын каләм» бәйгеләрендә, Үзәк китапханәдә
узучы әдәби кичәләрдә катнашып, сәләтләрен үстерәләр. Балтач яшь иҗатчыларының
самими һәм ихлас шигырьләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Резеда ЗАРИПОВА.
Балтачым – туган ягым,
Син бит ул эшче төбәк.
Син үстергән баһадирдай
Эшчеләр илгә кирәк.
Балтачым – туган ягым,
Син бит ул моңлы төбәк.
Балтач җырларын тыңлап,
Ашкынып тибә йөрәк.
Балтачым – туган ягым,
Син бит ул данлы төбәк.
Көрәшчеләр, язучылар...
Синдәгедәй бик сирәк.
Балтачым – туган ягым,
Горур һәм шанлы төбәк.
Азатлык өчен көрәшкән
Ирләрең булсын күбрәк.
Балтачым – туган ягым
Бер гасырны ваклыйсың.
Матур эшләрең белән
Киләчәккә атлыйсың.
Регина ГАЛИӘХМӘТОВА.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев