Әтиләр кайтмады сугыштан
Тамакларда төер, хәтерләр үлемсез, Әтиләр бит һаман күңелдә. Күз яшьләре тама әниләрнең, Җиңү көне дигәч, бүген дә.
Тамакларда төер, хәтерләр үлемсез,
Әтиләр бит һаман күңелдә.
Күз яшьләре тама әниләрнең,
Җиңү көне дигәч, бүген дә.
Кояш карый, карлар эреп бетте,
Сулар акты, күрче, әнкәем!
Тагы җитте язлар, нигә кайтмый,
Нигә кайтмый икән әткәем?!
Көчле буран, һаман сине көттек,
Саклыйм синең баскан эзеңне.
Баскан эзләреңә әйтим мәллә
Сиңа әйтер соңгы сүземне?
Безнең әти яхшы кешеме дип,
Сорау бирә идек әнигә.
Әни эшкә киткәч, бер өй аша,
Керә идек күрше әбигә.
Чана шуып үскән балачакның
Тезелеп калды тирән эзләре.
Карда эзе, күз алдымда үзе,
Зур үс, дигән матур сүзләре.
Әле дә истә, һаман күз алдымда,
Фотоң калды, матур күзләрең.
Минут саен искә төшә, әти,
Сезне сагынам, дигән сүзләрең.
Яшәгән ел һаман үтә бара.
Кайгыларны үтәм сүткәләп.
Мин елаган идем, үксеп-үксеп,
Мин дә сагынам, диеп, үпкәләп.
Нурулла ГАЙНЕТДИНОВ
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев