Әдәби берләшмәләрдә
Әниле чак
Әниле чак – ваемсыз чак, Сиңа тими бер җил дә. Куркынычны җиңеп була, «Әйтәм, – диеп, – әнигә!»
Әниле чак – ваемсыз чак,
Сиңа тими бер җил дә.
Куркынычны җиңеп була,
«Әйтәм, – диеп, – әнигә!»
Әниле чак – кадерле чак,
Яшисең тик бер көйгә.
Кочак җәеп каршы ала
Әниең җылы өйдә.
Әниле чак – иң рәхәт чак!
Карамыйча бернигә,
Серең сөйләр кеше була,
Иптәш тә ул, әни дә.
Әниле чак – бәхетле чак!
Киттең бик тиз син нигә?
Ниләр биреп кайтып була,
Әниле рәхәт өйгә?!
Гөлназ ЗАКИРОВА
«КУ» 02, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев