Ана елый
Читкә куеп барлык мәшәкатьне Кайтыйк әле әни янына.
Күз яшьләре ага бите буйлап,
Тып-тып итеп тама өстәлгә.
Нигә елый, нинди кайгы килгән,
Кайсысы соң шулай уфтана?
Бала елый дисәң, тавышы юк.
Яшь кыз елый дисәң, сыкранмый.
Тавыш-тынсыз ирләр елый дисәң,
Көчле ирләр алай еламый.
Ана елый. Аның күз яшьләре
Тама шулай өстәл өстенә.
Югалтканмы әллә ул баласын,
Килгән мәллә кайгы иренә?
Ак яулыгын чөеп бәйләгән дә,
Өскә кигән матур күлмәген.
Шаулатып ул самаварын куйган
Һәм бизәгән табын түрләрен.
Балаларын көтеп һәр ял саен,
Кунак сыен куеп табынга,
Көне буе ана әзерләнә
Балаларын каршы алырга.
Сирәк кайталар шул, дөнья баскан,
Эш-мәшәкать ашкан муеннан.
Аналарның кадере алар өчен
Күңел дәфтәреннән юылган.
Безнең шушы тормыш кууыбыз
Тора микән ана яшенә?
Шатландырыйк кайтып аналарны,
Кайгы салмыйк алар башына.
Күпме вакыт кирәк анда кайтып
Бер күңелен күреп килергә,
Читкә куеп барлык мәшәкатьне
Кайтыйк әле әни янына.
Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев