Әдәби берләшмәләрдә
Ак торналар
Ак торналар күккә очып китте, Канатларын кагып, тезелеп. Күзләрдәге яшьне тыеп булмый, Йөрәк калды әрнеп, өзелеп.
Ак торналар күккә очып китте,
Канатларын кагып, тезелеп.
Күзләрдәге яшьне тыеп булмый,
Йөрәк калды әрнеп, өзелеп.
Солдатларның каны тамган җирдән
Торна булып җаннар очамы?
Әллә инде газиз балаларның
Күз яшьләре шулай агамы?
Җаннар, әверелеп торналарга,
Каңгылдашып аваз салалар.
«Онытмагыз, батырларны!» – диеп,
Безгә әйткән кебек булалар.
Баш очымнан ак торналар очты,
Карап калдым алар артыннан.
Җаннарыдыр газиз балаларның
Кайталмаган сугыш кырыннан.
Гөлназ ХӘСӘНШИНА.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев