Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Әй кызлар

Күзгә туры карап китә кызлар, Әкрен генә елмайгандай итеп. Ә мин борылып карап калам шунда: «Нинди чибәр!» – диеп, исем китеп.

(Шаян шигырь)
Күзгә туры карап китә кызлар,
Әкрен генә елмайгандай итеп.
Ә мин борылып карап калам шунда:
«Нинди чибәр!» – диеп, исем китеп.
Күзгә туры карап китә кызлар,
Әллә: «Матур абый», – диләрме?
Әллә: «Нишләр икән бу тагын?» – дип,
Юри генә миннән көләләрме?
Күзгә туры карап китә кызлар,
Тоела миңа күз кыскандай итеп.
Шул чагында нидер булыр кебек,
Йөрәк тибә башлый дөп-дөп итеп…

Күзгә туры карап китә кызлар,
Артка борылып, бер елмаеп китә!
Йә, йөрәгем, гашыйк булма тагын,
Без юләргә бер елмаю җитә!


Рәис ВАҺАПОВ

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев