Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Абага чәчәге сере

Абагалар үскән куе урман, Яшереп саклый төсле серләрен.

Абагалар үскән куе урман,
Яшереп саклый төсле серләрен.
Ай тулганда чәчәк ата, диләр,
Беркем хәтерләми күргәнен.
Тылсым сарган чәчәкләрне эзләп,
Үткәрмәче япь-яшь гомерең.
Таба алсаң да мәңге үкенерсең,
Аңлап, синең тиңең түгелен.
Бәхет гөлең карурманда түгел,
Бөреләнсен йөрәк түреңдә,
Җан җылыңны тоеп ачылсын да,
Чәчкә атсын язмыш күгеңдә.
Тормыш үзе – серле кара урман,
Саф хисләрең – күңел таҗларың.
Пар канатлы иткән мәхәббәтең
Бүләк итсен көткән назларың.


Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА-ЯХИНА

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев