Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Сәдаканы ничек бирергә?

Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акция Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авырулы балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителде. Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Лия Хамитова. Аңа 6 яшь. Туганда ул башка балалардан берни белән дә аерылмаган. 6 айда эченә әйләнеп ята башлаган, әмма соңрак кыенлыклар туган: башта утыра алмаган, аннан 1 яшь тә 3 айда гына үрмәләп йөри башлаган. МРТ баш миенә зыян килүне күрсәткән. 2016 елда кызчыкка диагноз куелган: ДЦП-ның атоник-астатик формасы, психо-сөйләм үсешенең тоткарлануы. Әнисе Инна баланы үзе генә үстерә. Билгеле сәбәпләр аркасында гаиләдә акча һич җитми. Кечкенә Лиягә тернәкләндерү курсы кирәк. Кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Аишә Дәүләтова. Аңа 10 яшь. 1,5 айда сабыйның температурасы күтәрелә, һәм өченче көнне ул комага эләгә. Табиблар юаныч калдырмаслык диагноз куялар – вирус энцефалиты. Аишә комадан чыкканда һич селкенә алмаган, түшәмгә генә карап яткан, авазларга да, кагылганга да җавап бирмәгән. Кызчык 3 ай реанимациядә уздырган, аннан тагы ярты ел палатада яткан. Соңыннан озак дәвалану һәм тернәкләндерү еллары башланган.  Сабый бала әкренләп аңына килә башлаган. Хәзер ул йөри дә, басып та тора алмый. Дүртаяклап, кайвакыт утырып кына йөри. Акылы тулы, сөйләмендә дә җитешсезлекләр юк. Аишә өйдә укый, инде өченче сыйныфта.  Ул акыллы һәм кешеләр белән аралашырга ярата, матур, мөлаем, чиста йөрәкле кыз. Ел саен Аишә Коръән уку бәйгеләрендә катнашырга тырыша, мактаулы урыннар ала. Аның хыялы – аякка басарга һәм үзе кебек балаларга ярдәм итәргә. Аишәнең гиләләрендә 6 бала, абый-апалары нурлы сеңелләрен бик ярата. Җыярга кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Мөхетдинов Данияр. Бу ачык күңелле балага 4 яшь. Әнисе баланы бик авыр тапкан, шуннан соң да сабыйга бер исемлек диагноз куелган: ДЦП; аяк-куллар эшчәнлеген киметә торган спастик тетрапарез; бит, кул һәм бармак мышцаларын дөрес эшләтми торган икеләтә атетоз, баш миенең кабыгы функцияләренең үсешенең артта калышы; эпилепсиягә үзенчәлекле баш миенең активлыгы. Данияр безнең өчен гади тоелган көнкүреш хәрәкәтләрдән мәхрүм: ул үзе утырып та, басып та тора алмый, дүртаяклап та, басып та йөри алмый, сөйләшә дә алмый... Әти-әниләре сабыйны төрле тернәкләндерү курсларына йөртә, алардан файда да күрә: Данияр тәгәрәп йөрергә өйрәнгән, кул моторикасы яхшырган, арка мышцалары ныгыган. Әмма гаиләдә акча курсларга да, башка күп нәрсәләргә дә җитми. Алар ярдәм сорыйлар. Чираттагы курс 60 '000 сум тора.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Данил Климов, аңа 6 яшь. Баш миенең әле бала корсакта булган чакта зарарлануыннан тыш, сабый эпилепсия белән интегә, психомотор усештә артта кала. Эпилептик бумадан соң Данил бөтен рефлексларын югалта, хәтта бармагын да селкетә алмый. Гомере буе балакай гади көнкүреш хәрәкәтләрен өйрәнүдә уздыра. Тернәкләндерү курслары Данилга үрмәләп йөрергә, тотынып кына аяк атларга, 4 сүз әйтергә өйрәнергә булышты. Киләсе курс 60’000 сум тора, һәм баланың әнисендә ул, әлбәттә, юк. Данил сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!

Әлеге авыру балаларга ярдәм итүнең биш юлы бар:

Беренчесе: 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS-хәбәр җибәрергә. Хәбәрнең бәясе 50 сум.

Икенчесе: SMS-хәбәрдә САДАКА сүзен язарга, буш ара калдырырга һәм кирәкле сумманы язарга. Мисал өчен, САДАКА 300. Бу очракта кәрәзле телефон счетыннан 300 сум күчереләчәк.

Өченчесе: 5336 6900 3516 7669 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

Дүртенчесе: акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән.

Полное наименование организации

Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации

Фонд «Закят»

Генеральный директор

Марданов Булат Раифович

ИНН

1655068682

КПП

165501001

ОГРН

1091600003153

Банк

ПАО «Ак барс» банк

К/с

30101810000000000805

Р/с

40703810400020000071

БИК

049205805

Юридический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес

420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон

8(987)225-33-22

В назначении платежа указать – «ДЕТЯМ»

 

Бишенчесе: Полное наименование организации Благотворительный Фонд «Закят»

Сокращенное наименование организации Фонд «Закят»

Генеральный директор Марданов Булат Раифович

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703.810.3.62190000764

БИК 049205603

Юридический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Фактический адрес 420111, РТ, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6.

Телефон 89872253322

Сайт www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Назначение платежа - "детям"

Аз керемле гаиләләргә ярдәм һәм Республикакүләм ифтар турында: dumrt.ru 

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев