Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасы алгач нинди дога укырга кирәк?

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавабы.

Фитыр сәдакасы алгач укыла торган дога:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әллаһүммә тәкаббәл фитратәһү үә сыямәһү үәстәҗиб дүгә’әһү үәгъфир зүнүбәһү үә әккид имәнәһү үә әксир әмүәләһү үә үәффикъһү галә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: “Әй Аллаһы, (бирүченең) фитыр сәдакасын вә уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм гөнаһларын гафу кыл, вә дәхи аның иманын куәтле кыл, аның малларын арттыр һәм аны хәерле максатларына ирештер”.

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды җитәкчесе

dumrt.ru

Фитыр сәдакасы кем тарафыннан һәм кемгә бирелергә тиеш? Монда укыгыз.

 

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев