25 август 2023 яңалыклары
-
25 августа 2023 - 17:00
«Якты тәрәзәләр»
Матбугат йортына якынлашканда, мин һәрвакыт ничектер үзеннән-үзе бишенче каттагы якты тәрәзәләргә күтәрелеп карыйм. Мин анда эшләгән еллардан соң инде бик күп вакыт узды, тормышка да зур үзгәрешләр керде, әдәбиятка да бик күп яңа көчләр килде. Ләкин шуңа карамастан, ул тәрәзәләр минем җаныма якын, мин аларны оныта алмыйм, алар минем күңелемдә кадерле истәлекләр уяталар, бергә эшләгән дусларымны, иптәшләремне исемә төшерәләр. -
25 августа 2023 - 16:00
Мамыксыз заман
Каурыйларга җан кермәс ул, Канат кушып утырып. Куйыйм булачак оныкка Мамык мендәр тутырып. -
25 августа 2023 - 15:00
Мәгарә
Кама Тамагы районы, гомумән, тау ягы, без үскәндә, җәннәт бакчасыдай тоела иде. -
25 августа 2023 - 14:00
Тамчылы төш
Сине сагыну хисеннән Күзләрдән яшьләр тамды. -
25 августа 2023 - 13:00
ҮКЕНЕЧ (хикәя)
Шулай бервакыт, Назирә кызы белән урамга чыккач, Канитат тәрәзәдән карап, аны чәй эчәргә чакырды. Ул аңа берни дә яшермичә, үзенең әнисе турында сөйләде. Назирә аны бик кызыксынып, башын түбән иеп тыңлады. – Мин дә синең хәлгә калмасам ярый инде, – диде ул соңыннан. – Балалары шәфкатьсез булган аналар, күрәсең, тиз үләләрдер... -
25 августа 2023 - 12:00
Син көньяк дип йөргән тараф ...
Ач күзеңне, син ясаган Серле, гүзәл дөнья бу! -
25 августа 2023 - 11:00
Мин аларга мең-мең рәхмәтле!
Аптырагач, Рәис абый үзләренең дачасында яшәргә рөхсәт итте. Шуннан кышка да калдык. Ә кызыбызны әти белән әни янына Яуширмәгә кайтарып куярга туры килде. Бакча өе салкын, ягылмый, шуңа күрә электр плитәсен яныбызга куеп йоклыйбыз. -
25 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Татарларның мәңгелек хыялы
Менә бу изге Коръәнгә дә Әкълимә әбинең күз нурлары сеңгәндер, яшьләре тамгандыр, ул тау куышларында качып баласын тапканда, бу Коръән дә аның янында булгандыр, мәҗбүри чиркәүгә куылганда, изге китапны күкрәгенә яшергәндер... И Раббым, инде хәзер Гөләйзаны да шушы юл, шушы язмыш көтәме? Бер айдан нәрсә булыр?