18 март 2023 яңалыклары
-
18 марта 2023 - 17:00
Тәдбир
Кызыклы фаразын йомгаклап куйгандай, холкына җитдилек белән җорлыкны сыйдыра алган кордашым, кул-аякларын мәгънәле кимәлдә уйнаткалап, өйнең тап-тар гына бүлмәсендә тыпыр-тыпыр биеп күрсәтте. -
18 марта 2023 - 15:00
Чүлмәк белән бәхәс
Чүлмәкләр күп алар, савытлар – Күбесе ясалган балчыктан. Тапсалар казынып ватыгын, Хуҗасын эзлиләр тарихтан. -
18 марта 2023 - 13:00
Әләк (хикәя)
– Чык миңа кияүгә! – Ничек? Ә Фәрит? Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныр-көтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? – Мин... Мин бит сине... яратмыйм... -
18 марта 2023 - 09:00
Умарта (дәвамы)
Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте.