9 февраль 2023 яңалыклары
-
9 февраля 2023 - 17:00
Татар тарихыннан энҗе эзләүче галимә
Татар халкының күп кенә төркемнәре гасырлар дәвамында үз туган җирендә, асыл ватанында, әмма Казаннан, Татарстаннан читтә гомер итә. Без, мәркәздәгеләр, алар хакында күпмедер хәбәрдарбыз. Алар исә милли үзаңын, татар икәнлекләрен белеп, үз тарихын һәм мәдәниятен өйрәнеп, шулар белән горурланып яшәргә омтыла. -
9 февраля 2023 - 16:00
Әнкәмә
Пар кулыңа пар чиләгең асып, Син чыгасың, әнкәй, коега. -
9 февраля 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Әйе, ул үзе дә ятимлектә үскән, аның бердәнбер улы да атасыз үскән үзе кебек үксез. Инде оныгының да ятимлектә үсәчәге суд тарафыннан хәл ителгән. Менә ул Тамара Ивановна биргән адрес буенча яшьлек мәхәббәтен эзләп килә... Аның күңелен бу мизгелдә каршылыклы хисләр өермәсе били иде. -
9 февраля 2023 - 11:40
«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби әсәрләр бәйгесе
2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан «Казан утлары» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби бәйгесен игълан итә. -
9 февраля 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Үзбәкнең башына куркыныч уй йөгерде – ханның бу әмерен үтәп, күпме гаепсез кешенең җанын алырлар икән? Хан гадел хөкемгә, мәхлукларга үз-үзләрен якларга да урын калдырмады бит. Бер атка мескеннең кулларын, икенчесенә аякларын бәйлиләр дә, атларны чаптырып, тәнен икегә өздереп, дала буйлап җибәрләр. Болай да ачлыктан кырылган Урдага күпме күз яше түгелергә тора! Ләкин Үзбәк дәшмәде.