23 декабрь 2022 яңалыклары
-
23 декабря 2022 - 17:00
Милләтнең әдәби авазы
Минем әдәби язмышымда «Казан утлары» журналы, мөгаен, хәлиткеч роль уйнагандыр... Утыз яшьләремдә, Монголиядә яшәп кайткач, мин шушы журнал редакциясенә эшкә урнаштым. Корректор булып. -
23 декабря 2022 - 15:00
Илбашы (дәвамы)
Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды. Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу – Минтимернең токымы шулай аваз сала иде... -
23 декабря 2022 - 14:00
Мизгел
Җаным тыныч, каным салкын хәзер, Тик хәтерем генә өзлегә! -
23 декабря 2022 - 10:00
Ике мизгел
Мин бу, аудым үлән арасына – Ару-талуларым соң чиктә. -
23 декабря 2022 - 09:00
Илбашы (дәвамы)
– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды. – Әни, дөресме шул? Әнисе сабыр гына: – Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде! Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды. – Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам!