Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Зөлфәт Хәким – кеше күңеленең метафизик төпкелләрен ачучы

(«Серле тәңкә» романында романтизм һәм метафизик реализм синтезы)

Хәзерге татар прозасына бәя бирүче әдәбият белгечләре стиль, иҗат методлары
һәм юнәлешләрне билгеләгәндә, кызыклы гомумиләштерүләргә килә.
Милли әдәбиятыбызны тирәнтен тикшергән галимә Д.Ф.Заһидуллина үзенең
хезмәтендә, бу дәвер татар прозасы турында сүз алып барганда, ике юнәлештәге
хәрәкәтне күрсәтә (Загидуллина Д.Ф. Татарская литература ХХ – нач. ХХI в. :
«мягкость модернизма-авангарда-постмодернизма (к постановке проблемы)»
– Казань: ИЯЛИ, 2020. – С. 256). Беренчесе – реализм, романтизм, модернизм
традицияләрен баетып, синтетизм ярдәмендә эчтәлекне киңәйтә барган магистраль
юл, икенчесе – шартлы-метафорик формага өстенлек бирү, тулысынча шартлы
модельләргә корылган, постмодернизмга таба хәрәкәт юлы. Галимә тарафыннан
анысының аерым эзләнүләр, тәҗрибәләр, мәдәни экспериментлар дәрәҗәсендә баруы
исбатлана. Галимә хәзерге прозада авангард алымнар, символлаштыру, психологизм
мөмкинлекләреннән үзенчәлекле файдаланган, мистиканың, мифологиянең, тарихи
материалның милли яңгырашка китерүен тәэмин иткән реалистик юнәлешнең өстенлек
итүенә басым ясый.
Зөлфәт Хәким иҗатының татар әдәбиятында милли традицияләргә таянып, яңа
алымнар алып килүе билгеле. Әдипнең соңгы еллардагы прозасын өйрәнү ХХI гасыр
башы татар әдәбиятының үсеш-үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итә.
«Серле тәңкә» романы – язучының Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы
Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең
туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан
Язучылар берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби
әсәрләр конкурсының «Роман» номинациясендә 2 нче урынны яулаган әсәре
(Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары. 2024. – № 4. – 9-82 б; №5. – 8-68 б.).
Әлеге романда нәкъ менә алда әйтелгән күренешләрдән романтизм һәм метафизик
реализм синтезы күзәтелә.
Әсәр романтик мәхәббәт тарихы, борынгы тарих, метафизик катламнардан тора
(Равилнең Лаурага мәхәббәте, ул хиснең гомер буе геройга йогынтысы; тарихи шәхес
Гәүһәршадның язмышы һәм хәзерге Казан; хикәяләүче геройның уйлары рәвешендә
бирелгән фәлсәфи, лирик, психологик катлам).
Романның сюжет сызыгын «метафизик эзләнүче герой» – татар егете Равилнең
чегән кызы Лаурага яшьли уянган мәхәббәте һәм алар белән ерак тарихтагы ретро
вакыйгаларны бәйләп торган серле тәңкә турындагы бәян тәшкил итә. Сөйгәне бүләк
иткән данлы вакыйгаларга шаһит, тарихи шәхесләр кулында булган борынгы тәңкә
Равил тормышының төрле мөһим этапларында йә югала, йә пәйда була.
Дракула суктырган бу тәңкә, Кырым җирләрендә булып, Казанга килеп, аннан тагын дөнья гизеп, Равилнең тормышында катнаша. Герой үзенең төрмәдән азат
ителүендә, җиңел генә укырга керүендә, театрда дан казануында тәңкәнең роле бар
дип ышана (әсәрдә башка герой исә истәлекле дисбене сакласа да, андый нәрсәләргә
ышанмавын әйтә).
Лаура сөйләгән буенча Дракула акчасы булган Гозело нәселен коткарган,
Миреланы саклаган бу тәңкәне кайчандыр Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең
кызы Гәүһәршад үзенеке итәргә теләгән. Әсәрдә Гәүһәршадның фетнә күтәрүдә
гаепләнгәннән соң, дәүләт эшләреннән азат ителүе, ә инде руслар Казанны алгач,
Кабан күленә сикерүе, сихерчелек сәләтенә ия булып, дошманнарыннан мәңге үч алып
торырга ант итүе хакында риваять барлыгы әйтелә (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан
утлары. 2024. – №5. – Б. 68). Әсәр ахырында язучы «Кемнән үч ала икән ул хәзер?..»
дип куелган сорау төрле мәгънәдә укылышка урын калдыра.
Тормышында зур бәлагә тарый язган Равил: «Кемгә бәхет китерергә мөмкин
мондый әйберләргә ышану?!» – дип, тәңкәне Кабан күленә ыргыта.
Автор әсәргә тарихта булган шәхес – Гәүһәршад образын кертә. Чынлыкта
Гәүһәршад – Ибраһим хан белән Нурсолтан ханбикәнең кызы, Мөхәммәдәмин
ханның сеңлесе. Гәүһәршад 1531–1545 елларда Казан ханлыгындагы иҗтимагый-
сәяси вакыйгаларда актив катнаша, 1531–1533 елларда, балигъ булмаган Җангали
хан заманында, дәүләт белән идарә итә. Мәскәү тарафдарлары Булат Ширин,
Нарыйк улы Чура бәк, Кече Али морза һ.б. белән берлектә Казан ханлыгының эчке
тормышында һәм тышкы сәясәтендә Кырым ханнары йогынтысы көчәюгә каршы
көрәшә, Рус дәүләте белән мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән җайга салуны яклый.
Ул – 1531 елда Сафагәрәй ханны Казан тәхетеннән кууны оештыручыларның берсе.
Җангали хан балигъ булганнан соң (1533), аны нугай бәге Йосыф кызы Сөембикәгә
өйләндерүне хуплый.
Казан тәхетенә 1536 елда кабат утырган Сафагәрәй яңадан Мәскәү бөек кенәзе
хакимиятенә каршы кискен сәясәт үткәрә башлый. 1546 елда Казан аксөякләренең
кырымлылар идарәсенә каршы чыгуы нәтиҗәсендә Гәүһәршад җитәкчелегендәге
Мәскәүгә йөз тотучы төркем кабат Сафагәрәйне тәхеттән кууга ирешә. Ләкин
Сафагәрәй тиздән нугайлар ярдәмендә тәхетне үзенә кире кайтара, Гәүһәршад үз
тарафдарлары белән эзәрлекләүләргә дучар ителә. Шуннан соңгы язмышы билгесез
(Гәүһәршад. Казан патшабикәсе: https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednieveka/
shheslr/grshad Онлайн – энциклопедия Tatarica). Ягъни реаль вакыйгаларны
тулыландыру җәһәтеннән төп персонажларның исемнәре дөрес бирелгән, вакыйгалар
хронологиясе дә, фәнни әдәбиятта күрсәтелгәнчә, тарихи документлар белән расланган
факт-вакыйгалардан гыйбарәт.
Гәүһәршад образына башка язучы – Ольга Иванова да мөрәҗәгать иткәнен (Иванова
О. Повелительницы Казани. Гаухаршад. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2019. – 382 с.)
әйтеп китәргә кирәк. Әлеге язучының герое да З.Хәким тасвирлаган образга охшаш:
яшьтән үк якын туганнарыннан үзсүзле булуы һәм ирек сөючән, буйсынмаучан
характеры белән аерылып тора; астыртын, хәйләкәр һәм мәкерле, интригалар остасы,
шул ук вакытта зирәк акыллы, кыю һәм максатчан – морадына ирешмичә тынычланмас,
катлаулы хәлләрдән җиңел чыга белә. Ике язучы да аны үз мәнфәгатьләрен генә
кайгыртмыйча, дәүләт иминлеген дә күз алдында тотып эш йөртергә тырышкан шәхес
буларак гәүдәләндерә. Авторлар Гәүһәршад белән бәйле сәхифәләр аша ханбикәләрнең
ханнар алып бара торган сәясәтне читтән генә күзәтеп торучы гына түгел, шул сәясәттә
актив катнашучы да булуын күрсәтәләр.
«Казанда соңгы вакытта гел ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыга, бер-бер
артлы кискен вакыйгалар гөрләп тора, даны әллә кайларга таралган Казан-кала чын
мәгънәсендә кайный. Мәскәүлеләргә яки нугайларга бәйле багланышлар тудырган
астыртын вә мәкерле эшләр, төрле нәселләрнең үзара низаглары, әле моннан, әле тегеннән янаган дошманнарның кинәт килеп чыгуы – болар барысы да илне гел
киеренкелектә тота, монда беркем дә эленке-салынкы яшәми, һәрчак киләсе көн
сынауларына әзер тора иде. Бу болгавыр заманда кичәге дус кинәт дошманга әйләнә,
бүгенге дошман, көтмәгәндә, иртәгә дустың булып куя. Дөрес, дөньяда һәркем үзенә
файда китергәнне генә эшли, алдан күбрәк үзен кайгырта – бу исә Кырымда да, башка
илләрдә дә шулай. Гәүһәршадның шушы кискен, тетрәндергеч вакыйгаларның эчендә
кайныйсы килә. Аның абыйсы – хан, ул үзе дә Ибраһим хан кызы, үги әтисе дә – дан
тотучы Кырым ханы. Ил-көн ыгы-зыгысын читтән күзәтеп торасы килми, ханның
сеңлесе булу гына аны канәгатьләндерми, ил-көн тормышында гөрләтеп яшисе, яшьнәп
катнашасы килә аның. Кырым ханбикәсе Нурсолтанның кызы дәүләт эшләренә тәэсир
итәргә хаклы – Гәүһәршад шулай уйлады.
Сәер нәрсә беренче көннәрдән үк күзгә ташланды – Казанда кешеләр сөйләшкәндә,
сүзләрен саклык белән генә әйтәләр, бер-берсеннән шикләнәләр, бер-берсенә бигүк
ышанып җитмиләр шикелле тоелды» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары.
2024. – №4. – Б.38).
Әсәрдә төрле күренеш, образларга ассоциатив параллельләр бирелә. Әйтик, хәзерге
заманның бер герое авызыннан автор мондый фикер уздыра: «Казанны Мәскәү дә
ала алмыйча җәфа чиккән – немец инженерлары ярдәм итмәгән булса, Иван Грозный
да яулый алмаган булыр иде Казанны» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары.
2024. – №5. – Б.24).
Мирела Гәүһәршадка болай ди: «Казан – тынгысыз урын. Казан хәзер дә үзенә
буйсынмый, җире, урыны шундый, бу урын гел кемгәдер, бигрәк тә читтәгеләргә,
буйсына торган җир» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары. 2024. – №4. – Б.45).
1499 елда Гәүһәршад, Казанга Миреланы алып килеп, уңышка ирешкәнме?
Символлар, обереглар, табынган, могҗизалы дип саналган әйберләр Казанга ярдәм
иттеме дип, язучы риторик сорау куя (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары.
2024. – №5. – Б.54).
З.Хәким әсәрендә Гәүһәршад образы Казанны төрле якка (Кырым, Мәскәү)
тарткалауны татарның таркаулыгын күрсәтү өчен отышлы алынган. Бүгенге көнне
тасвирлаганда да шуңа охшаш күренеш бирелә – наркотик, корал сату белән
шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнәр территориаль яктан хакимлек итәр өчен
көрәшә.
Шул рәвешле, 1481–1546 еллардагы Казан тирәсендә барган вакыйгаларга нисбәтле
тарихтагы проблемалар белән хәзерге актуаль мәсьәләләр аваздаш булып чыга.
Реалистик әсәр булса, «Серле тәңкә» романында борынгы тарих мәхәббәт тарихына
фон гына булып калу куркынычы тудырыр иде, нәкъ менә метафизик катлам исәбенә
бу җитешсезлек аклана.
Д.Заһидуллина татар прозасының метафизик ярлары турында фикер йөрткәндә
(Загидуллина Д.Ф. Татарская поэзия и проза рубежа ХХ-ХХI веков. Эстетические
ориентиры и художественные поиски: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во,
2018. С.135), татар прозасында логик яктан аңлап бетереп булмый торган, акыл
ирешә алмаслык нәрсәләр хакында метафизик эзләнү рус әдәбиятындагы кебек
кеше белән социум арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр фонында түгел, ә бәлки
кешенең үзенең «мин»ен эзләү, үзенең билгеләнешен аңлау нигезендә баруы
турында әйтә.
Метафизик реализм – дөньяда булган объектларның, мөнәсәбәтләрнең алар
турындагы фикерләребезгә яки аларны кабул итүебезгә бәйсез рәвештә яшәвен,
чынбарлыкның күзгә күренми торган дөнья, күңелебезнең яшерен өлеше, аның
тирәнлекләре белән бәйләнешен күрсәтә (Кленцос Д. Вызовы метафизическому
реализму. Стэнфордская философская энциклопедия. 2021. Эдвард Н. Залта (ред.):
https://translated.turbopages.org/proxy_u/en-ru.ru.0b8062a0-66e6a2a4-6be315d6-74722d776562/https/plato.stanford.edu/archivES/FALL2017/entries/realism-sem-challenge/).
«Серле тәңкә» романында да аң төпкелендәге психологик һәм фәлсәфи
башлангычларның үзара органик бәйләнеше өстенлек итә.
«Кайчан да булса төзәтеп, тәүбә итеп булыр, гафу итәрләр, кичерерләр
дип ышанып, гөнаһлар кылабыз, аннары тәүбә итәбез, урлыйбыз, үтерәбез,
аннары ярлыкау сорыйбыз. Без һәрвакыт җимерәбез, аннары яңадан
төзеп, торгызып куябыз. Без могҗизалар көтәбез, ә үзебез шул ук вакытта
могҗизалар өмет иткән җаныбызны җәрәхәтлибез. Без әллә нәрсәләргә табынабыз,
экстрасенсларга, төрле билгеләргә ышанабыз... Кеше үз-үзенә ышанычын
югалтты, ахрысы» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары. 2024. – №5. – Б.67);
«...бүгенге көн, хәзерге чынбарлык, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, багланышлары –
һич кенә дә сокланырлык түгел, киресенчә, гади, примитив булып күренә. Үзенә
хыянәт итмәгән, дөрес яшәгән кешегә нәрсәгәдер, кемгәдер табыну кирәк микән?..
Мәхәббәткә кеше табынмый кала алмыйдыр шул» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан
утлары. 2024. – №5. – Б.47).
З.Хәким иҗатына хас булган фәлсәфи агымда әсәрнең лейтмотивы бирелә:
«Алданырга омтылып, кеше нәрсә өмет итә... Бүген яшә, бүгенге әйбернең кадерен
бел» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары. 2024. – №5. – Б.48); «...Әгәр гасырлар
узганнан соң пычракта казынып яшәргә, караклар белән сөйләшеп утырырга,
түбәнсенергә туры килә икән, тарихи әйберләргә сокланып караудан ни мәгънә?!
Алданырга омтылып, нәрсә өмет итә кеше, нәрсә эсти? (Хәким З. Серле тәңкә. –
Казан утлары. 2024. – №5. – Б.48); «Чынбарлыктан канәгать түгелме? Бүгенге көн
элеккеләренә караганда начаррак, киләчәк көннәр бүгенгедән яктырак булырга тиеш
дип саныймы? Син хәзер менә монда, бүген яшисең, менә син! Үткән заманнар
синнән башка булган, ә киләчәк нәрсә алып килер – белмисең. Яшә бүген, яшә
хәзер! Бүгенге әйбернең кадерен бел!» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары.
2024. – №5. – Б.48).
«Бүгенге көннең нәрсәсе кадерле? Илдә кан коеп, җитмеш елдан соң дөрес юлдан
бармаганбыз дип, мәчетләрне, чиркәүләрне җимергәннән соң, аларны яңадан төзеп,
тарихны ничек телисең, шулай язып, тираннарга һәйкәл куеп, аннары аларны аударып...
Кемнең, нәрсәнең кадерен белергә тиеш мин?» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары.
2024. – №5. – Б.48) – ди Равил, ә романтик яшьлеген искә алганда хәзерге тормыш
моделенә узган гасырдагы кешеләрнең чисталыгы, ихласлыгы каршы куела.
Шул рәвешле, геройның аң төпкелендәге бүгенгедән канәгатьсезлеге уйлар
рәвешендә кабатланып килә. Нигездә реализм, романтизм синтезы кысаларында калып,
әсәрдә цивилизация, аерым бер ил тарихында яки шәхес язмышында очраклылыкның
роле хакында фикер йөртелә.
Д.Заһидуллина, татар әдәбиятында романтик проза белән янәшә үскән метафизик
әдәбиятны аерып чыгарып, метафизик прозага хас билгеләр төсендә синтетик
характерлы булу, аң агышы, cаташу-галлюцинацияләргә мөрәҗәгать итүне, эчтәлектә
иҗтимагый проблематикадан милли проблематикага күчә бару, һәр очракта да милли
мәсьәләләрне калкуландыру бүгенге прозаның да үзенчәлекле сыйфаты булып
торуын билгели (Загидуллина Д.Ф. Татарская поэзия и проза рубежа ХХ-ХХI веков.
Эстетические ориентиры и художественные поиски: монография. – Казань: Татар.
кн. изд – во, 2018. – 287 с.)
Фәлсәфи, романтик, психологизм көчле билгеләнә торган әсәрләре белән шушы
юнәлешкә нигез салган язучы З.Хәкимнең каралган романында милли сыйфатлар
калку күренеп тормый. Алар «җемелдәүче» герой, әйтик, милли рухның, милли
яшәешнең өстенлеген раслый торган ак яулыклы, кулында дисбеле олы җанлы
Галимә әби кебек образларда чагыла. Язучыга Равил образы аша да маңкортлык нәтиҗәләре хакында фикерне үстерергә мөмкинлек бар иде, ләкин бу герой динсез
узган гасырда формалашкан шәхес буларак ышандыра. Тормышның театр булуына
инанган, үзе дә артист Равил читләр уенында кысылып кала яза. Яшерен эчтәлектә
«уяу булмасак, Казанны Гәүһәршад заманындагы язмыш көтә» дигән фикер укыла
ала.
Наркокурьер Хартман, «разборкаларга», хәбәр илтергә, килешү төзергә
йөртелгән Лаура, поездда очраган Владимир язмышлары аша әсәрдә хыянәт, курку,
мәрхәмәтсезлек, кичерә белмәү, акчага табыну күренешләре яктыртыла.
Равил белән Секач кушаматлы карак арасында барган сөйләшүдә, Равилнең
уйларында язмыш, күрәчәк, генетика, тормыш кануннары, кешенең җирдә яшәү
мәгънәсе, үлем, үлемсезлек, җан, мәхәббәт, явызлык, рух турында фәлсәфә, кешене
танып белү хакындагы фикерләр кузгатыла: «...кешегә яхшысы да, начары да кан
белән күчә, язмыш дигән нәрсә бар, күрәчәк дигән нәрсә бар» (Хәким З. Серле
тәңкә. – Казан утлары. 2024. – №5. – Б.45).
Тарихчы галим Гариф атлы герой болай ди: «Бер үк нәрсәләргә табындык. Ил
революция, сугышлар аша үтте, күпме символларга табынды халык, кешене үзе
булудан тыйды. <...> Әмма демократия булу белән, төрле кеше төрлечә уйлаганны
белдек»; «...тарихтан дәрес алып, киләчәгеңне югалтмаслык итеп яшәү. Үзең якты
булсаң, киләчәгең дә якты булачак» (Хәким З. Серле тәңкә. – Казан утлары. 2024. –
№4. – Б. 58) – әлеге сүзләрдә әсәрнең идеясе ачыла.
Әсәрнең герое уйларында экзистенциаль, эмоциональ төсләр, лиризм белән
баетылган ритмик кабатлаулар, билгесезнең метафизик сурәтләре, «мин»ен эзләү аша
үзенә ышанып яшәүгә, гаилә, мәхәббәт кыйммәтләренә килә.
Шул рәвешле, татар романтик прозасындагы аң агышы, традиция буларак
килгән сентиментализм алымнарына мөрәҗәгать итеп, З.Хәким реалистик җирлектә
психологизм аша кеше күңеленең метафизик төпкелләрен ача.

Венера Макарова, филология фәннәре докторы.

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо Вам, Венера Файзиевна, за столь содержательные,красивые и интересные материалы.