Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ЗАТЛЫ ӘСӘР УКЫГАЧ...

«Казан утлары» журналының быел февраль санында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Юл азагы бер нокта» повесте басылып чыкты. Шәхсән үзем әлеге әсәрне зур кызыксыну белән укыдым.

«Казан утлары» журналының быел февраль санында Айгөл Әхмәтгалиеваның
«Юл азагы бер нокта» повесте басылып чыкты. Шәхсән үзем әлеге әсәрне зур
кызыксыну белән укыдым.
Айгөлнең исеме бүгенге көндә әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә, театр
сәхнәләрендә киң таралган. Аның әсәрләре яктылыкка өнди, кешелек
дөньясында бәхеткә маяк булып кабул ителә. Айгөл Әхмәтгалиева – эзләнүчән,
көчле ихтыярлы, оста каләм иясе. Нинди генә эшкә тотынса да, аны камил
итеп башкарып чыга, ул куйган максатына ирешүче киң эрудицияле зыялы
язучы. Аның һәр әсәрендә гомумкешелек кыйммәтләре сызык өстенә алына,
геройлары саф күңелле, ихлас, әхлаклы. Тискәре персонажлар да яхшы якка
үзгәрә, рухи дөньясы байый. Шуңа да аның әсәрләре якты; әхлакый яктан
караганда, чиста итеп иҗат ителә.
«Юл азагы бер нокта» повестенда да язучы үз принципларына тугры
кала. Әсәрен яза башлаганчы, Айгөл Әхмәтгалиевага шактый күп эзләнергә
– мәгълүматларны барлап, архивта казынырга, бихисап документларны
җентекләп өйрәнергә, аларны тарихи вакыйгаларга туры китереп, бер төенгә
җыярга һәм әле күпмедер каршылыкларга да очрарга туры килгәндер. Әсәрдә
исемнәре телгә алынган геройлар көл астыннан казып чыгарылган энҗе
бөртекләре кебек. Тарих китабының катламнары астында күмелеп каласы
исемнәрне, аларның ачы язмышын, уй-фикерләрен мәңгеләштерү олы хөрмәткә
лаек. Мондый олы хезмәтне – зур әһәмияткә ия булган җитди әсәр язуны – бик
сирәк язучылар гына башкарып чыга ала.
Әсәр тарихи темага багышлана: 1757 елның 21 июлендә Россия
империясенең генерал-фельдмаршал Сергей Федорович Апраксин командалык
иткән армиясе Пруссия территориясенә басып керә. Тарихка ул җидееллык
сугыш дип кереп кала. Шушы хәрби операциягә 1756 елның 9 октябрендә
500 кешелек башкорт, 500 кешелек татар отрядлары да юлга җыенып китә.
Әсәрдә аларның юлда күргән михнәтләре, кешеләр белән бергә, атларның да
авырып, хәлсезләнеп, чит җирләрдә ятып калулары, яуга кергәч кырылулары
турында бәян ителә.
Айгөл Әхмәтгалиева әсәр башында, сюжет сызыгын билгеләгәндә, отышлы
деталь – козгынның ямьсез коңгылдавын кертә. Козгын – әдәби әсәрдә бәла
килүен хәбәр итүче образ. Тормышта да аның коңгылдавын халык өнәми. Бу
деталь белән язучы геройларына афәт киләсен кисәтеп куя. Миртимернең кече
улы Габидулла, кызуканлыланып, козгынга атарга тели. Олы улы Атнагол аны
туктата. Язучының әйтергә теләве – хәбәр бирүчене юк итеп кенә тормыштагы
бәла-казадан котылып булмый. Һәлакәтне китереп чыгаручыларга каршы
көрәшергә кирәклегенә яшерен ишарә, чынлап та, соңыннан өскә калкып чыга: Атнагол 1774 елда Пугачёв яуларында халык иреге өчен көрәшә. Козгын
тавышы мәгънәсез бу походның һәлакәткә китерүенә ишарәләп каймалап
бирелә: әсәр азагында да юлчыларны каһкаһәләп көлеп озата бара.
Әсәр башында тыныч тормышта яшәп яткан элекке вулыс старшинасы
Мотыйгулла, аның улы – хәзерге старшина Миртимернең йорт-курадагы эш-
мәшәкатьләре, кунак каршылаулары тасвирлана. Почта ямщикларының еш
тукталып, ат-икмәк талаулары белән бәйле конфликтны чишү өчен Тәфкилевка
мөрәҗәгать итүләре сурәтләнә. Икмәкне яңгырлар башланганчы җыеп алу
өчен янып эшләп йөргән көндә старшинага патша указы килеп төшә. Тәүлек
эчендә патша хезмәтендәгеләргә үз атларында Уфага килеп җитәргә диелгән.
500 кешелек башкорт отрядына старшина итеп – Кыдрачны, аның ярдәмчесе
итеп Миртимерне куялар. Миртимер шунда бернәрсәнең дә очраклы булмавына
инана. Аның бу чинга куелуы, һичшиксез, үзләрендә кунак булып, итен-балын,
атын төяп алып киткән генерал-майор Тәфкилев Котлымөхәммәт (Алексей
Иванович) ихтыяры белән эшләнгәне көн кебек ачык.
Подполковник фон Боргентрейх командалыгындагы, исемнәре бозып,
русчага әйләндерелгән кичәге крестьян ирләреннән торган отряд, көзен
Каршин авылыннан чыгып китә һәм 1757 елның 19 августында Гросс-
Егерсдорф янындагы каты бәрелештән соң, Новгород губерниясенә кайтарыла.
Миртимергә туган йортына кайтып егылу бәхете тими. Уфага кайтып
җиткәч, Миртимерне һәм берничә старшинаны яңа сәфәр көтә: ул пайтәхеткә
– Елизавета Петровна катына тугрылыкка ант бирү өчен делегация составына
кертелә. Петербургта аның өчен «юл азагы – бер нокта» булып чыга.
Айгөл Әхмәтгалиева төп героен көчле рухлы, ныклы ихтыярлы, үзен авыр
хәлгә куйса да, халкының мәнфәгатьләрен кайгыртучы, соңгы сулышына кадәр
милләтенә тугрылыклы итеп сурәтләгән. Миртимер, бу походка киткәнче,
гади халык белән зиннәтле сарайларда яшәгән түрәләр арасындагы капма-
каршылыкны күрми, тоймый гомер кичергән. Авторның әсәргә салган идеясе
– Миртимернең Петербургта алтын каймалы залда алтын белән йөгертелгән
савыт-сабалардагы тәгамнарны күреп, байлар дөньясында үзенең уенчык
булуын аңлавы. Ул шушында бу әфәнделәрнең җәһәннәм аръягына барып
башын салган, канын койган, саулыгын калдырган, бетләп беткән ирләр,
күзләре эчкә баткан бичара хәлсез атлар, тол хатыннар, ятим балалар,
яшь түккән аналар бәрабәренә череп баеп яшәүләрен аңлый. Бу да аның
какшаган саулыгына саллы күсәк була. Икенчедән, үз халкын вак милләтләр
дип мыскыллап атаулары бәгыренә төшә – сабыр савыты ташып түгелә.
Сугышның алгы сызыгында, рус солдатларына юл ярып, үз-үзләрен аямыйча
сугышкан гаярь ватандашларын кимсетүне авыр кичерә. Шушы урында бер
фикер туа: Миртимер исән калса, һичшиксез, гади халык бәхете өчен көрәш
юлына басар иде. Миртимер ул – интеграль образ, ягъни әсәрнең уртак
экспрессив яңгырашын китереп чыгаруга, бер төркем образлар, ассоциатив
бәйләнешләр тудыруга хезмәт итә торган үзәк образ. Вакыйгалар үзәк образның
уй-кичерешләре аша күзаллана. Шул ук вакытта Миртимер Мутин – тарихи
шәхес, безгә трагик артист буларак билгеле Мохтар Мутинның нәсел җебе
Миртимергә барып тоташа.
Әсәрдә зур ихтирамга лаек булган тагын бер образ – шагыйрь Габдессәләм
юкка кертелмәгән. Татар, башкорт халкы гомер-гомергә кайгысын да, шатлыгын
да җырга салган – шуның белән юанган, яшәргә көч алган, башкаларны
дәртләндергән. Габдессәләмгә бу сугыш та, канкоеш та, чит җирләрне яулап алу да кирәкми – ул илаһи шигърият дөньясында яши. Ләкин ул гади халык
сыман патша указларына каршы бара алмый, язмышына буйсынып, тугры
хезмәт итә.
Язучы тарафыннан геройларның портретлары оста бирелә. Әсәр башында
ук төп геройны тулысы белән күз алдына китерәбез: Миртимер – имәндәй
баһадир гәүдәле, киң аркалы, олы куллы, коңгырт күзле, ут чәчеп торган
куркусыз карашлы, аяк очларын як-якка киң каратып, дөпелдәтеп басып
йөрүче, егетләрчә җитез азамат ир. Алдашуны, ялганны сөйми, турыдан бәрә.
Олы улы Атнагол тач үзе; кече уллары Габидулла – Әбеди йөз чалымнары
белән әнисенә охшап, нәфис булса да, җилдән җитез, кызу канлы һәм тәвәккәл
егет. Уртанчы уллары Сәфәргали ауга йөрергә, балык тотарга яратмаса да,
эшчән. Күбрәк хуҗалыкта булырга ярата һәм киләчәктә 13 класслы чиновник
дәрәҗәсенә ирешеп, дворянин була. Миртимер улларын башта солдат
хезмәтенә лаеклы булып, йөзгә кызыллык китермәсеннәр дип тырышса да,
үзе поход барышында солдат тормышының ачысын-төчесен татыгач, җир
кешеләре булсыннар дигән фикергә килә.
Повестьны укуы рәхәт, чөнки күңелгә ятышлы итеп, лексик чаралар,
троплар белән баетылып язылган. Айгөл Әхмәтгалиева һәр әсәрендә төрле
тел-сурәтләү чараларын оста куллана. «Юл азагы бер нокта» әсәрендә дә
шулай: уклау йоткандай утыруларның, алларында маймыл биетәләрмени,
күз кабаклары кургаш кебек тәмам авырайган иде, бозны эретердәй җылы
аһәң түгел иде кебек чагыштырулар; нигә кәнфитләнеп торырга, күзләрен
шакмакландырды, давыл булып атлы гаскәр килә, күләгәгә әверелгән
гаскәриләр кебек метафоралар; ул тәмуг кисәве буш кул белән китәр микән,
оча торган армия, гаскәр йоны йолкынган тавык кыяфәтендә, савым сыеры
булып көн иткәннәргә шикелле метонимияләр; типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр;
төн карасы шикелле үк кара, зур күзләрен тутырып бер мизгелгә генә текәлеп
карады да; алтын каймалы зал кебек эпитетлар; бер бөртек чәч калмады:
җүләрләр, аның акыллы башын ташлап киткән булдылар; җил дә куып тота
торган түгел кебек сынландырулар; теле чишелә төште, кырык эш кырык якка
чәчелеп ята, ашаган табагына төкерергә яраткан, бәгыренә без булып кадалу,
авызлары белән кош тотып калу дигән фразеологизмнар; эт күңеле – бер
сөяк; эт – эткә, эт – койрыкка; кул – кулны, ике кул битне юа; кемгә – нәрсә,
кәҗәгә – кәбестә; чүп өстенә чүмәлә; бер кичкә – кер мичкә; күренмәс түмгәк
ат өркетә сыман мәкаль-әйтемнәр бик күп урын алып тора, күзне иркәли.
«Казан утлары» – халкыбызның яраткан журналы. Аның битләрендә менә
шундый затлы әсәрләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев