Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ХЕМИНГУЭЙЛАР БЕЗДӘН ЕРАКМЫ?..

Прозаикларыбызның күбесе тарих турында язалар. Бүгенге тормышның проблемаларын, кыенлыкларын, авыр хәлләрен һәм шуннан чыгу юлларын тикшергән әдипләр бармак белән генә санарлык.

Кайчагында үз-үзеңне милләтебезнең газиз баласы итеп кенә түгел, бөтен планетага
сибелгән татарларның бер вәкиле, бер якын кешесе итеп тоясың. Шушы халәт, әллә
кайларда, ерак илләрдә, хәтта океан артларында иҗат ителеп, безгә килеп җиткән,
яшьтән таныш булган китапларны актарганда барлыкка килә. Жюль Вернның «Серле
утрау», «Капитан Грант балалары», Сент-Экзюпериның «Нәни принц», Эрих Мария
Ремаркның «Көнбатыш фронтта үзгәрешләр юк», Эрнест Хемингуэйның «Карт һәм
диңгез» кебек әсәрләре әле дә яшьлек истәлекләрен, хисләрен яңарта. Андый әсәрләр
нык рухлы ихтыяр көченә ия булырга, әйткән сүзеңдә тора белү, намуслылык, теләсә
нинди шартларда да кеше булып кала белү кебек чын ир-ат сыйфатларын үстерә,
үзеңдә һәртөрле икейөзлелек, ялагайлык, хыянәт кебек әшәкелекләрдән арыну кебек
сыйфатларны тәрбияли.
Шушы урында бер уй туа. Мондый китаплар дөнья әдәбиятында гына түгел,
үзебезнең милли әдәбиятыбызда, аның хәзерге этабында да туып тора бит. Аларны
гел ерактан, чит илләрдән, океан артларыннан эзләп торасы юк.
Мин бу язмаларымда бөтендөнья әдәбиятындагы кайбер күренешләр янәшәсенә
үзебезнең милли әдәбиятыбыздагы мисалларны куеп карарга җөрьәт итмәкче булам.
Шулай да соңгы елларда бөтендөнья әдәбият байлыкларыннан, кыйммәтләреннән
без бераз читләштек, дөресрәге, безне читләштерделәр, әле алга таба да читләштермәкче
булалар. Моның тамырлары, серләре бәлки читтә, әллә кайлардадыр, мин әлегә бу
мәсьәләгә кагылмыйм. Сүз бу турыда түгел, ә дөнья кыйммәтләренең бер өлешен, аның
прозасының кайбер вәкилләрен мисалга алмакчы гына булам. Менә шундыйлардан
күренекле Эрих Мария Ремарк, Эрнест Хемингуэйның әсәрләре белән якыннан
танышкач, күңелемне уйлар, хисләр өермәсе бөтереп алды. Ник шундыйларны
үзебезнең иҗатчылар белән янәшә куеп карамаска?! Уртаклыклары сизелеп тора бит.
Әлегә Көнбатыш әдәбияты белән үзебезнекен янәшә куеп өйрәнүче, тикшеренүчеләрне
очратканым юк. Шулай да моны эшләргә кирәктер дип уйлыйм.
Әдәбият-сәнгатьнең нечкә, яшерен серләрен ачарга, аларны яшәеш кануннары белән
бәйләргә омтылганда, Эрнест Хемингуэй кебек классикларның иҗади табышлары
китап яратучы һәммәбезгә ярдәм итәр кебек тоела. Чөнки мондый табышлар аша
һәркемнең күңеленә намуслылык, гаделлек, тугрылык, үз сүзеңдә тора белү кебек
кешелек сыйфатлары сеңдерелә.
Бу иҗатка күз салганда, А.С.Пушкинның мәгълүм билгеләмәсе дә искә төшә: «В
жизни счастья нет, а есть воля и покой». Моның татарчасы: «Бәхет юк нәрсә ул, ә менә
ихтыяр ныклыгы һәм тынычлык, тыныч ләззәт дигәне бар». Боларны истә тотсак,
тормышта бәхет эзләп йөрүче Эрнест Хемингуэйның экстремаль омтылышлар һәм
эмоциональ тирбәлешләр белән тулы иҗатын ныграк аңлаячакбыз. Бу гыйбарәләрнең
тәэсире, әлбәттә, үзебезнең әдәбиятта да чагыла.
Шулай да Көнбатыш әдәбияты белән СССР халыклары әдәбиятларының бер-
берсеннән шактый аерылган, хәтта капма-каршы вазгыять шартларында үскәнлеген
дә онытып бетермик. Дөрес, татар классик прозасының дөньяның алдынгы проза
юнәлешенә бик якын торган чаклары да бар иде. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»,
Шәриф Камалның «Акчарлаклар», Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» әсәрләре шул чордагы дөнья әдәбиятындагылардан һич тә
кайтыш түгел. Тора-бара Советлар Союзындагы әдәбиятлар тормышны ничек бар,
шулай, үз матурлыгында, үз каршылыкларында күрсәтүгә юнәлгән дөнья әдәбиятыннан
читләшә башлады.
Әмма ничек кенә булмасын, бәлки, чыннан да, нәкъ шушы сәясәт аша олы
әдәбият билгеле бер казанышларга ирешә алгандыр. Ул чордагы Совет әдәбияты
«социалистик реализм» дигән исем белән тамгаланды. Арттырып, булмаганны
бар итеп, алдап-йолдап булса да, халыкны бөек матурлык, коммунизм тантанасы
якынлашачагына ышандырдылар. Асылда, шул чорның кырыс чынбарлыгы яхшы
максатлар гүзәллегеннән бик ерак тора иде.
Җитәкчелек, ул чактагы әдәбият-сәнгатьнең халыкка тәэсир итүдә гаять көчле чара
икәнлеген белеп торды һәм аның белән идарә итәргә, аңа тиешле юнәлешләр бирергә
тырышты. Сугыштан соң туган әсәрләрдән, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын
йолдыз», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр», Гомәр
Бәшировның «Намус», Шәйхи Маннурның «Муса», Мирсәй Әмирнең «Саф күңел»
романнары бик югары бәяләнде. Социалистик реализм тәгълиматы үзе үк әдәбиятның
төп вазифасы бүгенге көн хәлләрен түгел, ә укучыга ул хыялланган тормыш
перспективасын җиткерү дип өзлексез тукып, шуңа ышанырга чакырып торды. Бик
күпләр бу әле генә санап үткән әсәрләрне яраттылар, шулар рухында тәрбияләнделәр.
Инде бүгенге яңа иҗтимагый вазгыять шартларында әдәбиятта, аерым алганда,
татар прозасында кискен зур борылышлар булыр дип ышанучылар нык ялгыштылар.
Идеологик басымнан тиз арынабыз дигән өметләр җиңел һәм тиз тормышка ашмый
икән. Элек үткәрелгән генераль сызык, таләпләр әдәби процесста үз көчләрен
югалтмый. Әдәбиятчылар инде сүрелә башлаган ватанпәрвәрлек идеяләренә
реанимация ясарга кирәклеген дә яхшы аңлыйлар. Әмма борылыш җиңел генә
бирелми. Советлар Союзы җимерелеп, 30 ел үткәч, бөтенләй башка шартлар туды.
Капитализм мохитендә бизнес, кредитлар, инфляция, штрафлар, бәяләрнең күтәрелеп,
көннән-көн аза баруы гади кешеләрнең баш миләрен һаман да ныграк били, элек без
белгән олы категорияләрдән читләштерә.
Шулай да бүген дә татар прозасында дөньяның бөек классиклары белән янәшә
куеп чагыштырырлык әсәрләр дә туып тора. Элек балалар шагыйре дип йөртелгән
Рафис Корбан соңгы елларда нәкъ менә шундый, дөньякүләм әһәмиятле мәсьәләләрне
сәнгатьчә сурәтләүгә ирешкән әсәрләр тудырды. Соңгы 5-6 ел эчендә бу әдипнең
иҗатында, чыннан да, зур үсеш һәм активлык күзәтелә. Аның каләме бөтенләй яңа
яссылыкта активлашып китте. Бүгенге татар прозасында аның белән тиңләшерлек,
биш ел эчендә биш роман иҗат иткән бер генә әдипне дә таба алмассыз. Һәм хикмәт
саннарда гына да түгел. Сүз биредә милли әдәбиятыбызның глобаль масштабларга
тиңләшерлек гаять әһәмиятле, саллы функцияләре, тәрбия юнәлешендә, әдәбият-
сәнгать әһелләренең олы бурычлары турында да бара. Моны әдипләребезнең мәртәбәле
урыны – ул ил, дөнья әдәбиятларының бер кисәге дип тә аңларга кирәктер.
Бер-бер артлы тезелеп дөньяга килгән романнар барысы да халкыбызның олы
шәхесләрен, милли каһарманнарын сурәтли: Муса Җәлил, Исхак Әхмәров, Салих
Сәйдәшев, Нәкый Исәнбәт, Абдулла Алиш – боларның һәркайсы милләтебезнең
горурлыгы, дөнья күләмендә чиксез югары бәяләнерлек мөхтәрәм шәхес, асыл зат.
Рафис Корбан шуларның һәркайсының исемнәрен халык күңелендә яңарта, аларның
үлмәс образларын җанландыра.
Әлбәттә, аларның исемнәре укучыларга таныш. Әмма һәркайсы турында саллы,
күләмле романнар тудыру – бу инде башка мәсьәлә.
Игътибар итегез: болар барысы да бөек кешеләр – аларның һәркайсын «Мәшһүр
кешеләр тормышы» дигән ЖЗЛ сериясенә кертеп булыр иде. Шулай итеп, шушы
сайланышы белән Рафис Корбан, шул ЖЗЛның бер филиалын ясап, аның үсешенә
үзеннән өлеш кертә.

Икенчедән, әле без югарыда телгә алган һәм озак еллар әдәбиятыбызны иңләп алган
социалистик реализм идеологиясе дә биредә юк түгел кебек. Ул гына да түгел – бер
роман хәтта «Муса» дип түгел (монысы Шәйхи Маннур әсәренең исемен кабатлау
булыр иде), ә «Ватан» (2018) дип аталган. 2019 елда ул «Отчизна» дигән исем белән
русча, «Ата журт» дигән исемдә балкарча Нальчикта дөнья күрде.
Муса Җәлил – газиз Ватаны өчен гомерен биргән кеше. Шуңа күрә әсәрнең
шагыйрь исеме белән түгел, ә олы төшенчә – «Ватан» дип аталуы, бер карасаң,
аңлашыла да кебек. Укучысының яңа сәяси шартларга карашлары инде үзгәрә
төшкәнлеген белә торып, әсәрне «Ватан» дип атаса да, ул укучының игътибарын әсәр
исеменең яңгырашына түгел, ә Муса Җәлил образының элеккегә караганда яңачарак
чагылышына юнәлтә, ул укучының яңалыкларны әсәрнең сюжет тукымасыннан үзе
табып алачагына ышана.
Инде күп тапкырлар әдәбиятта яктыртылган Муса Җәлил образы аша автор үзенең
героена беркадәр башка ракурслардан якынлаша. Ул бик кыю рәвештә шагыйрь
биографиясендәге табу дип саналган ак тапларны юкка чыгара. Укучыларга моңарчы
күрсәтелмәгән һәм күрсәтергә ярамый дип саналган ялганнарны бетерә, тормышында
чыннан да булган очрашуларны, күрешүләрне документлардагы төгәллек белән
җиткерә – тормыш дөреслеген ачып бирә. Әсәрнең яңалык интригасы да – бу сүзләрне
яхшы мәгънәсендә алганда – нәкъ шул тирәлеккә нигезләнгәндер. «Ватан» романында
Муса Җәлилнең танышлары, очрашулары, балалары, оныклары турында документаль
фактлар бар, һәм алар байтак күп. Болар барысы да укучыларда зур кызыксыну тудыра,
әсәр җиңел телдә, аңлаешлы язылган һәм шагыйрь турындагы әсәрләр исемлеген,
биографиясен яңа яктан ача һәм тулыландыра. Бу урында шагыйребез Муса Җәлилнең
татар баласы гына түгел, ә илебез горурланырлык шәхес, хәтта бөтен кешелек дөньясы
өчен бик кадерле зат икәнлеге хакында уйласак, романның «Ватан» дип аталышы
аклана дибез.
«Әхмәров» (2020) романы да – аерым бер халыкның гына түгел, бөтен дөньяның
яшәеш хәрәкәте, язмышы белән нык бәйләнгән әсәр. Мәгълүм ки, Икенче Бөтендөнья
сугышында фашизмны җиңүдә хәлиткеч рольне берләшкән илләрнең каолициясе,
Советлар Союзы, Англия, АКШның бердәм тупланып көрәшүе зур роль уйнады.
Америка сугышка 1941 елның декабрендә Пёрл-Харбор фаҗигасен кичергәннән соң
гына тартылды. Әлеге борылышны әзерләүдә совет разведчикларының, беренче чиратта,
чыгышы белән Рафисның авылдашы булган Исхак Әхмәров исемле якташыбызның
роле аеруча зур. Әнә шул операциянең барышы, механизмы автобиографик штрихлар,
документаль фактларга нигезләнгән очрашулар аша искиткеч дөрес күрсәтелгән.
Сюжетның, вакыйгаларның масштаблыгына, киң колачлы булуына укучылар игътибар
иткәндер. Рафис Корбан әнә шундый масштаблы, дөньякүләм хәлиткеч вакыйгаларның
үзебезнең туган якка килеп тоташканлыгын образлы төшендереп бирә. Туган җир,
туган ил хәлләре, үзебезнең як, үзебезнең язмыш бөтен дөнья яссылыгына килеп чыга.
Бу мәшһүрлек әлеге романнарның барысын да сугарып тора. Якташлык җепләре
мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев биографиясендә дә ачык күренә. Милләт
каһарманнары Нәкый Исәнбәт, Абдулла Алиш кебек үзебезнең тирәлектә, җирлектә
үсеп чыккан талантлар, чыннан да, бөтен дөнья җәмгыяте уллары-кызларын
сокландырырлык.
Рафис Корбан геройлары һәм персонажлары ил, бөтен дөнья проблемалары,
киләчәге, перспективалары, бәхете өчен янып яшиләр, көрәшәләр, юлларында күп
җәберләүләр, кыенлыклар, фаҗигаләр кичерәләр, әмма чын кешеләр булып калалар.
Илебез үткән фаҗигале хәлләр, җәзалаулар, репрессияләр алар биографиясендә дә
чагыла. Бернигә дә карамастан, барысы да чын каһарманнар, милләт уллары, асыл
затлар булып калалар.
Рафис Корбанның иҗатында дөньякүләм әһәмиятле вакыйгаларны бирергә омтылыш аның иҗатын дөнья классигы Эрнест Хемингуэй шәхесенә яисә аның
иҗатына якынайта. Бу, чыннан да, шулай, әмма биредә төп-төгәл параллельләр,
янәшәлекләр эзләү артык кебек тә тоеладыр. Стильләрендә аерма шактый ук зур.
Әмма бу ике шәхесне бер-берсенә якынайткан билгеләрне дә юк дип әйтеп булмый.
Биографияләренең билгеле бер өлешендә үзләрен журналистлар дип санаган бу ике
художник бик тә актив рәвештә яңалык эзләүчеләр буларак, әлбәттә, бер-берсенә
тартым.
Экстремальлеккә омтылыш Хемингуэйны яшьтән сугыш кырларына китерә.
Ул анда канлы фаҗигаләрне күреп кенә калмый, үзе дә авыр тән җәрәхәтләре ала.
Бәхетебезгә, бу канлы эпопея аның гомере буена дәвам итми. Соңрак экстремальлеккә
омтылу коррида (үгезләр белән сугыш), сафари, табигать давылларына юлыгу, балык
тоту бәйрәмнәре стихиясенә бирелү кебек күренешләргә күчә.
Рафис Корбанның илгизәрлеге, экстремальлеге, яңалыкка һичнидән курыкмыйча
ыргылып торуы, әлбәттә, башка масштабтарак. Әмма монысын да охшашлык дип
әйтеп була. Университетта укуын ташлап, укыган белгечлеге буенча эшкә күчүе,
әледән-әле эш урыннарын алыштырып торуы, теләсә нинди эшкә куркып тормыйча
алынуы шундый холкының билгеләре бит.
Әлбәттә, иң зур охшашлыкны аларның чын гуманистлыгы, кешелеклелек,
намуслылык, ир-атларча ныклык дигән төшенчәләрне яклауда бик тиз табып була.
Кызыксынучанлык, тормышның яңа якларын ачарга омтылу – һәр язучы өчен бик
табигый әйбер. Һәркем бу юнәлештә нәрсәдер эшли, нидер таба. Бу хәл, әлбәттә, тик
кенә бер урында тормыйча, хәрәкәтләнүне, эзләнүләрне сорый. Хемингуэйлар өчен
ил чикләре, планета ызаннары аша атлауның һич кыенлыгы юк. Безнең әдипләр өчен
чит җирләрдә тормышны күзәтү, өйрәнү, әлбәттә, мәшәкатьлерәк. Рафис Корбан үз
профессиясе кешеләре – журналистлар, каләмдәшләре, язучылар белән очрашырга
ярата. Ил киңлекләрендә якут, алтай, башкорт, балкар, авар, нугай, кумык, мари,
чуваш, казакъ, төрек илләрендә аның иҗатташ дуслары байтак. Алар белән очрашулар
төрле милләт әдәбиятларының бер-берсе белән аралашуына, аңлашуына, иҗади
багланышларга китерә.
Э.Хемингуэй, язучылык һөнәрен үзләштергәндә, үзенә рус әдипләре И.Тургенев,
Ф.Достоевский, А.Чехов, И.Бабель, В.Кольцовларның тәэсире шактый зур
булганлыгын билгеләп үтә. Ә инде утызынчы елларда аңа республикачыларны
яклап көрәшкән хәрбиләр, журналистлар белән очрашырга, сөйләшергә дә туры
килгән. Тормыш дәвамында ул бик күп Америка һәм Көнбатыш әдипләре белән дә
аралашкан, әсәрләрендә язучылардан Гертруда Стайн (1872–1946), Шервуд Андерсон
(1876–1941), Эзра Паунд (1885–1972), Форд Медонс (1873–1939) тормышлары һәм
иҗатлары бәяләнә.
Эрнест Хемингуэйның үзе турында аның романнарында, повестьларында
язылганнардан да белеп була. Дөрес, ул үзе турында беренче заттан, ягъни «мин»
исеменнән язмый, әмма беренче заттан сөйләүче журналистларның, язучыларның
төрле исемнәр аша бирелгәннәре байтак. Алар үзләренең иҗатлары, әсәрләрен ничек
язулары турында сөйлиләр һәм аларның күбесендә, чыннан да, автор күргәннәр,
кичергәннәр, кичерешләр һәм аның үз характеры чагыла. Мондый урыннарда гыйбрәт,
тәҗрибә алырлык итеп язылган иҗат психологиясе турында кызыклы юллар бар.
Ни өчендер безнең татар әдәбиятында әдипләрнең үз иҗат процессы, иҗат
психологиясенә мөрәҗәгать итү, шуны яктырту бик сирәк күренеш. Әллә бу тагын
үзебезнең йомыкыйлыгыбыздан, үзең турында язу тыйнаксызлык була дип, артык
тыйнак булып кыланганнан киләме?
Безнең язучыларыбыз, шул исәптән Рафис Корбан, үзләренең бай иҗат
тәҗрибәләрен, геройлары аша үз исемнәреннән ачсалар, бу укучылар өчен бик
кызыклы булыр, күңелләрен баетыр иде. Чыннан да, иҗат тәҗрибәң белән уртаклашу традицияләре татар әдәбиятында әлегә аз шул. Бу юнәлештә соңгы елларда (алар да әле
30-40 ел элек) Әмирхан Еникинең «Кояш баер алдыннан» әсәрен генә күрсәтә алам.
Бәлки әдипләребезгә, чыннан да, тыйнаклык күрсәтеп, кояшлары баеганны көтеп
утырмаска, язучылык һөнәре белән бәйле иҗат байлыкларын башкаларга өләшергә
вакыт җиткәндер инде.
Әле әйтелгәннәр безнең бу хезмәтебезнең үзәгенә куеп тикшерелгән Рафис
Корбанга да турыдан-туры кагыла. Әлбәттә, Р.Корбанның эчке халәте, эчке
кичерешләре, автобиографик дөньяны ачу юнәлешендә Э.Хемингуэйдан күп нәрсә
ала алыр иде. Монда татар язучысына ялган тыйнаклык, үз-үзең турында күп сөйләргә
ярамый – моны мактану шикелле кабул итәрләр дигән, безнең каныбызга сеңгән чикләү
комачаулык итә кебек тоела.
Э.Хемингуэй геройларына (алар төрле исемнәр белән аның әсәрләрендә бирелсә
дә) авторның шәхси, автобиографик хәлләре салынганлыгы шиксез. Күпне күргән, олы
тормыш юлы үткән, күп очрашулар шаһиты булган олпат язучы, чын художник, үзенең
бай тәҗрибәсен укучылары белән уртаклашса, ул җәмәгатьчелеккә бик зур тормыш
мәктәбе була ала. Үзебезнең татар язучыларының да шушы юнәлештә укучыларга
җиткерерлек зур мәгълүматы, эстетик бай багажлары бар. Ә аны ачу-ачмау үзебезнең
авторлардан, үзебезнең егет-кызларыбыздан тора. Бу тупланманы укучыларга мулдан
өләшсәләр, безнең язучыларыбыз да отар, ныграк танылырлар иде. Рафис Корбан
каләменнән төшкән юлларны укыганда, мин шуңа кат-кат ышандым.
Олы изге төшенчәләрне плакатлардагыча төртеп, кычкырып торгандай итеп күрсәтү
укучыда әдәби зәвык тәрбияләми, ә, киресенчә, бик күп әдипләрнең иҗат фантазиясен
тышаулап тора. Мондый очракларда героик шәхес табигый кешелек сыйфатларыннан
мәхрүм кала, ышандыру көчен югалта һәм аяклы лозунг яисә аяклы плакатка, гел дөрес
сүзләр генә сөйләп йөрүчегә, бер дә ялгышмый, абынмый торганга әверелә – сәнгати
образ булып яшәүдән туктый. Татар прозасында моның мисаллары күп булды. Әмма
Рафис Корбан каләменә андый куркыныч янамый. Ул үзенең геройларын чынбарлыкта,
ничек булганча, көндәлек тормыш ваклыклары, стихиясе эчендә күрсәтергә тырыша.
Тагын бер тапкыр Хемингуэйның иҗади принцибы искә төшә: ул вакыйгаларны, тормыш
агышын сурәтләү белән мавыкмый, сурәтләүне түгел, күрсәтүне өстен итеп куя.
Хемингуэй героеның үз-үзен тотышы, сөйләме, кәефе, күз алдыннан кичергәннәре
аша аның эчке дөньясы ачыла. Шуннан чыгып, без әйләнә-тирәне, тирәлекне, хәтта бик
зур иҗтимагый вакыйгаларны күз алдыбызга китерә алабыз. Тормышта гына түгел,
әдәбиятта-сәнгатьтә дә элеккеге, искергән кануннарны теләсә кем җимерә дә алмый.
Моның өчен яңача масштаблы рәвештә тормышны киң күзаллау, яңача уйлану кебек
сыйфатлар үзләре генә җитмәскә дә мөмкин.
Хәзерге татар прозасында әнә шундый яңалык тарафдарлары күп түгел. Искергән,
таушалган алымнарны, өрлекләрне сүтеп, алар урынына яңаларын торгызу һәркемнең
кулыннан килми. Шулай яңалыкны яклаучы эшенә ник Рафис Корбан алынды дигән
сорауга җавап биргәндә, мин әдипнең характер сыйфатларына укучының игътибарын
юнәлтер идем. Кешелеклелек, кыюлык, хөр фикерләү, яңалыкка омтылу кебек нәрсәләр
иҗат энергияң ташып торса гына, яңалык тормышка ашырыла ала. Менә шушы гаять
тә кызыклы һәм уңдырышлы тупланма яшәп, ныгып, ачылып китсен өчен яшәешнең,
шәхси тормышының ниндидер борылышларының туры килүе, аерым шартлар да
кирәк була торгандыр.
Әдипнең «Болдин көзе», әнә шушы соңгы 5-6 ел дәверенә, иҗат алиһәләренең
«Амин» дип әйткән чакларына туры килгәндер. Иң зур кыенлык, әлбәттә, әдәби стиль
чараларын кулланганда, шуларны үзгәрткәндә генә очрый һәм табыла ала.
Рафис Корбан әсәрләрендә авторның үзен очрату кыенрак, ул үзе бөтенләй күренми
дисәң дә була торгандыр. Әгәр дә зур зыялы шәхес буларак әсәрләрдә ул үзе килеп
керсә, хәл-вакыйгаларга герой-персонажларга үз мөнәсәбәтен белдерсә, бу аның язганнарын нык җанландырыр иде. Очрашу, күрешү, әңгәмәләр аша тупланган бу
иҗат багажының файдаланылмыйча ятуы үземә аяныч тоела.
Хәлбуки, Э.Хемингуэй автор образын ачуның зур мөмкинлекләрен таба алган. Ул
бу вазифаны үзенең геройлары-персонажларына йөкли. Байтак әсәрләрдә ул язучы,
автор образын бирә һәм шуларның хәл-әхвәлләре, уйланулары-кичерешләре аша иҗат
процессы гәүдәләнә. Бер романында ул үз-үзенә көненә билгеле бер сәгатьләрдә өстәл
артына утыру таләбен куя. Билгеле бер күләмдә нәрсәдер язмыйча, ул өстәл яныннан
кузгалмаска тиеш.
Рафис Корбан иҗаты дигән феномен – ярыйсы ук панорамалы күренеш. Мәсәлән,
бүгенге күзлектән карап, үткәннәрне иңләгәндә, милләт каһарманнары образларын
тудыру өчен үзеңдә дә чын милли халыкчан һәм кешелек сыйфатларының булуы зарур.
Башкаларны, моңарчы язганнарны кабатламаска да кирәк. Шуңа күрә Рафис Корбан
үз геройлары тормышындагы хәлиткеч борылышлар, иң экстремаль вакыйгаларны
гына үзәккә куя, аларны вакыт ягыннан тыгызлап, концентрацияләп бирә. «Ватан»,
«Алиш», «Әхмәров», «Җидегәннән төшкән нур», «Артык кешеләр» романнарының
теләсә кайсын алыгыз – аларда геройларның берсенең дә бөтен биографияләре
тормышларының эзлекле һәм киң агышында түгел, ә шул экстремаль, хәлиткеч
вакыйгаларның тыгыз концентрациясе рәвешендә бирелә. Шулар гына бирелсә дә,
һәр геройның кемлеге, казанышлары, мәсләкләре тулысынча ачыла. Бу алым, әлбәттә,
скульптор-художниклардан һәр артык детальне кисеп, төшереп калдыруны сорый.
Шушы мөнәсәбәттә Рафис Корбан язганнар Эрнест Хемингуэй алга сөргән
алымнарга, аның экстремаль вакыйгалары сайланышына һәм лаконик стиленә
якыная. Әлбәттә, моңа тулысынча ирешү бигүк җиңел түгел, чөнки дөнья художнигы
Хемингуэй һәм татар язучысы Рафис Корбан биографияләрендә шактый зур аерма
бар. Дөнья язучысы өчен күргәннәрен үз эчеңә генә салып, бикләп калдырмау бик
әһәмиятле. Әдипләребез дә бу юнәлештә классиклар салган юлларны сайласалар иде.
Хемингуэйның, Гертруда Стайн, Скотт Фицджеральд кебек мәшһүрләрнең
күрсәткән юллары, бәяләмәләре дөнья бәясенә торырлык. Рафис Корбанның да хәзерге
әдәбият процессында үз ягындагы шәхесләр белән аралашу тәҗрибәсе бик зур. Дөрес,
үз романнарында ул классиклар аша безне бик күпләр белән таныштыра. Ә менә
бүгенге танышларын үз күзләре, үз карашлары күрсәткәнчә сурәтләсә, бу бик әйбәт
булыр иде. Мәсәлән, замандашлары, каләмдәшләренә дә герое исеменнән генә түгел,
үз исеменнән бәя бирү начар булмас иде. Хемингуэйда әнә шул бар, безнекеләрдә бу
юк – чөнки әле яшисе бар, якындагы кешеләр турында ничек сөйләргә? Э.Хемингуэйда
мондый курку, шикләнү, сагаюлар булмады.
Минем үземне бу әдипнең бигрәк тә ихласлыгы, тормыш вакыйгаларын башкалар
боерыгы яисә кушуы буенча түгел, үзенчә күрүе, бәяләве сокландыра. Үзеннән-үзе
уңай герой кебек яшисе килә башлый. Хәтта аның героен яисә персонажын беркадәр
үзең дип аңлый башлыйсың, һәрнәрсәне аларча, алар булып, үзең бәяләргә керешәсең.
Янәсе шушы минутларда мин Испаниядә йөрим. Памплона, Сарагоса, Бискайя
буйларында йөрим, корридада үгезләр белән сугышам яисә, әтиемә ияреп, филләр
эзәрлеклим, арысландай киекләрне күзәтәм, елгаларда форель, диңгез-океаннарда зур
балыклар тотам, Париж, Наварра, Мадрид отельләрендә, кафеларында күңел ачам,
ул арада озакламый кулыма корал алып, Испания республикачыларын яклап, сугыш
кырларына китәм. Кайда гына булсам да, мин һаман да гап-гади бер кеше булып калам.
Менә мондый халәт, шушы классик әдипнең әсәрләрен укыганда, үзеннән-үзе килә.
Каян килә икән ул? Авторның кабатланмас стиленнәнме? Әллә нәкъ безнең үзебезнең
милләт кешесенеке кебек гап-гади уйларыннанмы?
Классиклар сихере сине бөтереп, әнә шулай әллә кайларга алып китә.
Ә бит бу сихер әллә кайларда түгел, үзебезнең каләмдәшләребез әсәрләрендә дә
туып тора торгандыр. Мин шушы хакыйкатькә ышанам.

Халәтеңне, хәтта яшәешеңне авторныкы белән янәшә кую алымы татар прозасында
бигүк еш очрамый. Биредә сүз хикәяләрнең мин исеменнән сөйләү турында гына
бармый. Автор мин исеменнән сөйләгәндә дә, гадәттә, ул башка бер затныкы булып
тоела – синең үзеңнеке түгел. Ә менә Хемингуэйны укыганда, син укучы буларак
үзеңнән-үзең шул шәхес булып яшисең, аның күргәннәре, кичерешләре шәхси
үзеңнеке булып тоела. Син – укучы – үзең шул кичерешләр, күргәннәр дөньясында
яши башлыйсың. Бу халәткә художник безне ничек алып килә соң?
Мәгълүм ки, беркем дә – ул хет әллә нинди милләтпәрвәр, ватан патриоты, милли
каһарман булмасын, гел шулай бөек уйлар белән генә яшәми. Аның шушы мизгелдәге,
шушы минуттагы хәле, халәте бар. Хемингуэй әнә шуларны күрсәтү белән укучыны үз
артыннан ияртеп алып китә, аны үзенеке итә. Монда бөек гыйбарәләр, зур тасвирлау
алымнары соралмый. Тасвирлау түгел, күрсәтү аша ирешә моңа бөек художник. Моңа
үзенә бер стиль ярдәмендә ирешелә. Хемингуэй исә искиткеч кыскалык һәм конкретлык
стиле белән дөньяга танылды бит. Моңа һәркем ирешә алмый. Шул исәптән безнең
татар прозасы вәкилләре дә. Шулай да нәкъ шушы стильгә омтылыш бар – һәм ул
безнең прозаикларыбыздан Рафис Корбанда сизелә. Әлбәттә, ул моны Хемингуэйга
иярәм дип язмый торгандыр. Әмма аның прозасында шундый охшашлык бар.
Кешенең күңелендә бөеклек, олылык, югары уйлар салынып, шулар аның
кешелеклелеген тәэмин итсә дә, ул гел шулар белән генә яши дип күрсәтелсә, һич
тә дөрес булмас иде. Әле аның кешеләргә гадилеге, көн итү мәшәкатьләре, бүгенге
торышы, яшәеше бар – герой шулардан читләштерелсә, укучы аңа ышанмас иде.
Менә шушы бүгенге көндәлек халәтне бирә, җентекләп күрсәтә белү Рафис Корбан
әсәрләрендә бар – һәм менә нәкъ шулар әлегә милли прозабызда моңарчы күрелмәгән
стиль – Рафис Корбан стиле турында сүз куертырга мөмкинлек бирә.
Күп әсәрләрендә Хемингуэй үзенең язучы яисә хәбәрче, корреспондент икәнлеген
яшерми һәм турыдан-туры үзенең язучылык хезмәте турында, бу эшнең никадәр
мавыктыргыч булуы турында сөйли. Үз-үзеңне эшкә мәҗбүр итү, язу дисциплинасы
турында да кызыклы юллар бар. Бер урында ул, кулыңа каләм алып, үзеңне мәҗбүр
итеп утырту һәм 700-800 юл язмыйча өстәл артыннан җибәрмәү турында сөйли.
Ник безнең язучыларга да үзенең иҗат тәҗрибәсен, әдәби процессны бүген ничек
аңлавын, әдәбият мәсьәләләре турында фикерләрен каләмдәшләре белән бәхәсләшүен
яисә шул уңайдагы карашларын үзенең укучысы белән уртаклашмаска?!
Рафис Корбан моны эшли дә, булдыра да алыр иде. «Артык кешеләр», «Җидегәннән
төшкән нур», «Алиш» романнарында Нәкый Исәнбәт, Салих Сәйдәшев, Кәрим
Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, шул ук Абдулла Алиш кебек бөек шәхесләрнең иҗат
дөньялары, шәхси тормышлары белән бәйләнештә бик җылы итеп, җентекләп
күрсәтелгән бит. Без бу урында мәсьәләгә Рафис Корбанның үз шәхси дөньясы
аша заманыбызның әйләнә-тирәдәге бүгенге кешеләр, әйләнә-тирәдәге күренеп,
очраштырып йөри торган талантларыбыз турында да күп нәрсәләр яза алу мөмкинлеге,
перспективасы барлыгын гына искәртеп үттек.
Җәмгыять, тормыш, яшәеш – бер яктан, икенче яктан, художник мәсьәләсе
әдәбиятның үзәгендә торды. Ягъни художникның һәм аның җәмгыятьтәге урыны,
тормыштагы, яшәештәге роле. Чыннан да, бу мәсьәлә бервакытта да, бер чорда да
көн кадагыннан төшмәде, гел актуаль булып кала бирде.
Күзәтүләребезнең, хезмәтебезнең үзәгенә куелган бөек әдип Эрнест Хемингуэй
иҗатында бу чагыштырма, капма-каршылык яисә янәшәлек аеруча ачык сизелә. Әмма
бу очракта янәшәлектән дә бигрәк, күбрәк капма-каршылык турында сөйләшергә
мәҗбүр булабыз. Бу мәсьәләне олы художник күбрәк үзенең героен экстремаль,
кайчагында хәтта чыгып булмаслык ситуацияләр, вакыйгалар, хәлләр аша чишәргә
омтыла.
Героебызның хәле еш кына әсәрләрдә фаҗигале чикләргә барып җитә һәм һәлакәт
баскычына күтәрелгән хәлдә өзелә.

Әсәрләренә генә түгел, әдипнең үз тормышының фаҗигале тәмамлануына да
күз салсак, тормыш пикларыннан чыга алмаган әдипнең олы фаҗигале бәйләнешен
ачыграк аңларбыз.
Үзебезнең татар прозасы әһелләрен дә мондый ситуация яисә контрапункт
читләтеп үтмәде. Аларның тормышлары да авыр, хәтта чыга алмаслык хәлләргә
куелды. Егерменче гасырның утызынчы – илленче елларында атып, җәзалап үтерелгән
талантларын гына искә төшерегез.
Әлеге хезмәттә без карый торган Рафис Корбан иҗатында талант һәм җәмгыять
темасына бик зур урын бирелә. Фашистлар төрмәләрендә гомерләре өзелгән Муса
Җәлил һәм Абдулла Алиш, узган гасырда үзебезнең илдә кыерсытылган Салих
Сәйдәшев, Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт һәм җәзаланган Галимҗан Ибраһимов,
Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш кебек талантларны ул әсәрләрнең
үзәгенә куеп тикшерә, анализлый. Һәм хикмәт фаҗигаләрдә генә дә түгел. Автор
әлеге шәхесләрнең үзенә бер төрле энциклопедиясен тудыра. Укучы әлеге шәхесләр
яшәешенең яңа, әлегә без белмәгән яклары белән таныша. Бу очракта да дөньяның
бөек художнигы белән милли язучыбыз арасында фикер, тема, сюжет, проблемалар
уртаклыгы турында сүз йөртү мөмкинлекләре ачыла.
Чыннан да, шушы мөнәсәбәттә дә, шулай ук фәкать татар прозасы турында гына
сөйләгәндә дә, Рафис Корбан иҗаты аша укучыга нинди күп яңалык килгәне аңлашыла.
Дөрестән дә, төп стимуллар булып бу урында кыюлык, яңалыкны эзләү һәм ачу, моны
эшләү өчен геройларның экстремаль шартларда эш-хәрәкәтләре сайлана. Әлбәттә,
болар барысы да «Ватан», «Алиш», «Артык кешеләр», «Җидегәннән төшкән нур»
әсәрләрендәге әдәбият-сәнгать әһелләренә генә түгел, бу өлкәдән читтәрәк торган
профессия вәкиле Исхак Әхмәров образына да кагыла.
Әлегә без әдипнең тормышта булган, чыннан да, эз калдырган, документаль
фактларга нигезләнгән биографияләр, талантлар турындагы әсәрләре хакында
сөйләдек. Әмма шушы урында тагын бер хакыйкать ачылып килгәне сизелә. Рафис
Корбанның төп максаты аерым шәхесләрнең образларын гәүдәләндерү генә түгел икән.
Ул, гомумән, халкыбыз, илебез үткән, кичергәннәр аша бүгенге яшәешне, үзебезнең,
илебезнең, төбәгебезнең бүгенге хәлләре панорамасын ачарга тели икән. Моны раслау
өчен документаль фактлардан да бигрәк, язучының уйлап чыгару сәләтенә нигезләнгән,
әмма барыбер әйләнә-тирәбездәге тормыштан алып язылган «Тәүбә көне» исемле яңа
повестена мөрәҗәгать итү дә җитә.
Моны шул геройның маҗаралары сюжеты дип кенә бәяләү аз булыр иде.
Хемингуэйның проза стилендә күзгә нык ташлана торган берничә сыйфат бар.
Күзгә нык ташлансалар да, алар шактый ук табигый тоелалар. Шуларның берсе –
аның су агышы шикелле эзлекле табигыйлеге. Укучысын ул әнә шулай агып
торган инеш суы эзлеклелеге сыман салмак кына алып кереп китә. Гадәттә, башта
персонажның карашы аша әйләнә-тирәсе, күз күреме ераклыгындагы күренеш,
антураж бирелә. Кыска гына җөмләләр аша шул минуттагы картина гәүдәләнә.
Тыныч кына сөйләм алымы укучыны да шул тыныч тонга, шул эзлеклелеккә көйли
һәм тыныч, ипле тонга, ипле сөйләмгә җайлаштыра. Биредә авторның артык хисләргә
бирелүе дә, обстановканы, шартларны бәяләү дә юк диярлек. Бәяләү булганда,
ул авторның ләззәте яисә кабул итмәве рәвешендә күренеп китүе мөмкин. Әмма
озаклап, җентекләп аңлатулар очрамый. Укучының үзенә дә сизгер булырга кирәк.
Язучы вакыйгаларны, күренешләрне тезеп барганда, кирәксез икәнлеген безгә
төшендереп, аңлатып тормый. Бик кискен, фаҗигале күренешләр янында озаклап
тукталмый, битараф кына шул күренешләр, вакыйгалар яныннан узып китә кебек.
Нәрсәнең эре, нәрсәнең вак, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген дә укучы
андый урыннарны үзе аерып алырга тиеш. Әсәрләрдән моның конкрет мисалларын
да күрсәтергә була. Хемингуэй, моны укучының үзенә тапшырып, аның зирәклеге, акылы, зәвыгының камиллегенә исәп тота сыман. Аның каравы, кирәкле эпизодлар,
күренешләр үтә конкретлыгында укучыга җиткерелә. Мондый конкрет күрсәтү,
ишеттерү алымы диалогларга да карый. Хемингуэйны чын-чыннан диалоглар
остасы дип санарга мөмкин. Автор кабатлауларны ярата. Кабатлана торган фразалар,
фикерләр, гыйбарәләр ярдәмендә геройның бу минутларда нинди уйлар эчендә
булуын, күңеленең нинди утларда кайнаганын яисә нәрсәнедер күңеленә салмавын,
яисә алардан читләшергә теләвен дә аңлап-аңлатып була. Боларны, әлбәттә, автор
стиленең үзенчәлекләрен, алымнарын, аның фикерләү һәм күрсәтү алымнарын үз
иткән, яраткан укучы бернинди кыенсынусыз, каршылыксыз кабул итә. Монда купшы
сүзләр, буш яңгыравыклы фразаларның әсәре дә юк.
Мондый стиль белән якыннан таныша алган татар прозачылары үзләренең иҗат
багажларына, әйтергә яраса, арсеналларына күп нәрсә ала алырлар иде.
Төп фикерне нык туплап, концентрацияләп бирү омтылышы да үз язучыларыбыз
әсәрләрендә дә, Аллага шөкер, бар. Бу бик әйбәт һәм укучыларыбызны шатландыра.
«Тәүбә көне» повестенда төп фикер, төп проблема, әсәрнең төп мәгънәсе бер, әмма
бик ачык, конкрет сюжет интригасы аша, кабатлап өстәүләр һәм лирик, психологик
кичерешләр аша ачыла. Сюжет интригасы бик гади сыман булса да, ул геройны гайре
табигый, ягъни гадәттән тыш, хәтта экстремаль хәлләр уртасына кую яисә аны шунда
ыргыту ярдәмендә башкарыла.
Әле генә коры җирдә көн иткән герой, онытылып китүе аркасында, океандай киң
диңгез, су кочагында һәлакәт алдында кала. Моннан чыгу, котылу, исән калу хәзер аның
үз кулында, үз теләгендә генә түгел. Шунда ук язмыш вердикты, язмыш җәзасы дигән
нәрсә калка. Автор җавапны да бик тиз таба, бу хәл геройның бозыклыгы, юньсезлеге,
әшәкелеге өчен күкләр җәзасы кебек аңлашыла, гәүдәләнә башлый.
Кеше һәм табигать бөеклеге, яшәешнең котылгысыз үз кануннары, гасырлар буена
үтәлеп килгән тәртипләр янәшәсендә яисә каршысында үземчә яшим һәм булдырам
дип бәргәләнү, көчәнү, әллә кем булам дип мактанулар бик вак нәрсәләр булып кала.
«Тәүбә көне»ндәге Ислам Мөхәммәтович су стихиясендә очраклы рәвештә генә исән
кала. Чынбарлык, язмыш тарафыннан ул тиешле җәзасын да ала. Әмма бу бәндә өчен
язмыш җәзасы чын сабак булырмы, юкмы? Мөгаен, тормыш биргән сабакларны ул
аңламас та, кабул да итмәс, чөнки кешеләрне, беркемне дә санламаска гадәтләнгән.
«Бер уч туфрак» повестенда, соң булса да, атасы туган җирләрдән бер уч туфрак
алып кайтып, каберенә салу теләге тормышка ашмый кала. Барысын да вакытында
башкарырга кирәк, һай, кеше гомере кыска, көннәре санаулы шул.
Хемингуэйның «Карт һәм диңгез» повестеның нигезенә тирән фәлсәфә уйлар
салынган. Кеше җиңәме, әллә стихияме? Бу дилемма зур сорау астында.
Бөек акыллы затлар гомерләре буена шул сорауга җавап эзләгәннәр. А.С.Пушкинның,
«Дар счастливый, дар случайный – жизнь, зачем ты нам дана?» дип, шигъри фәлсәфи
аваз салуы очраклы түгел. Ягъни «Тормыш – бәхетле бүләк, очраклы бүләк, ни өчен
безгә бирелгән ул?!» дигән бит бөек Пушкин...
Әнә шулай итеп, һәр язучы безне тормыш агышына, көрәш, яшәеш стихиясенә
юнәлтә.
Биредә сюжет интригасын кору аеруча әһәмиятле. Әлбәттә, бу интриганың үзенә
геройның максатка баруы куелган. Шулай да нинди максатлар?
Максатның конкретлыгы еш кына әсәрне әсәр итә, укучыны кызыксындыра, автор
артыннан алып китә һәм бу үзара бәйләнеш әсәр дәвамында югалмый. «Кыңгырау
кемгә карата чыңлый?!» исемле мәшһүр романда утызынчы елларда Испаниядә
фашистларга каршы барган сугышның конкрет өлеше бирелә. Романның персонажлары
һәм төп герое бер максат белән яшиләр. Фашистлар өчен үтә дә әһәмиятле булган
стратегик күперне үз вакытында, иң кирәкле вакытында шартлату. Максат та, уйлар
да шул операция тирәсендә, шуның фонында – ахыр чиктә моңа ирешелә дә, әмма вазгыять инде үзгәргән була, аның әһәмияте калмый диярлек, максатка ирешелә, әмма
зур югалтулар хисабына, әсәрнең төп герое тормышының соңгы минутлары килеп
җиткәндә, шушы 700 битле романның соңгы бите ябыла. Шушы сюжет интригасы
фонында бер мизгелдә әсәр барышына, вакыйгаларына игътибар кимеми, мәсьәләләр,
геройлар, персонажлар тулысынча ачыла.
Максатка бару интригасы һәрвакыт зур масштабларда, күләмнәрдә булмаска да
мөмкин. «Карт һәм диңгез»дә карт балыкчы зур балык тоту турында хыяллана. Гомере
буе хыялланып яшәп, инде шуңа ирештем дип, көймәгә шул зур балыкны тагып алып
кайтканда, аның табышын акулалар ашап бетерәләр – балыгының башы гына кала. Ә
яшәргә кирәк – тормыш барыбер дәвам итә.
Рафис Корбанның «Тәүбә көне» белән «Бер уч туфрак» повестьларында геройларың
максатка ничек барулары хакында әйттек инде. «Әхмәров», «Ватан», «Алиш»
романнарында төп максат – фашизмны җиңү икәне дә әйтелде. Бу – бик зур, хәтта
корбаннар сорый торган максат. «Артык кешеләр»дәге төп сюжет интригасы авыр
шартларда сәнгатькә хезмәт итүгә корылган.
Күрәсез, анализлый торган язучылар әдәбият-сәнгать кануннарын бик дөрес
аңлыйлар. Әсәрләренең бөтен компонентларын әнә шундый олы һәм кечкенә сюжет
интригаларына нигезли беләләр.
Ничек кенә сөйләсәң дә, кешенең яшәү рәвеше кечкенә һәм зур шатлыклардан,
ләззәтләрдән тора. Әсәрләрдәге герой-персонажлар да тормышның ләззәт-
шатлыкларыннан үзләрен мәхрүм итмәскә тырышалар. Монысы да үзенә күрә бер
максат – ягъни тормышның гүзәллеген, матурлыгын тоеп яшәү ләззәтенә ирешү.
Әмма шундый омтылыш үзмаксатка әверелсә, башка мәнфәгатьләр онытылып яисә
кичерелеп, туйдыра башласа – монысының башка көтелмәгән борылышларын көт
тә тор. Тормыш, яшәеш фәлсәфәсенә бәйле кичерешләр муллыгы, күп нәрсәләргә
ирешелгәч, яшәүнең кызыгы калмавына төшендем инде дип ялгыш уйлап, психологик
планда авышулар бөек художникның шәхси һәлакәтенә алып килә.
Олы язучылар ирешелгәннәрдә туктап кала алмыйлар – алар гел хәрәкәттә, яңалык
эзләүдә һәм, күңелендәгене үз эчендә калдырмыйча, башкалар белән аралашуда.
Әнә шундый хәрәкәт, тормыш давылларында кайнап тору, аның дулкыннарында кая
табадыр омтылу, йөзү, бәхетебезгә күрә безнең әдәбиятыбызның, аерым алганда,
прозаның йөзен билгели. Бүгенге көндә шушы юнәлештә үсәргә татар прозасының
көче җитәрлек. Яңа исемнәр калка, үсә тора.
Хәрәкәт тизлеге үсә. Гомумән, бүгенге яшәешнең темпы, хәрәкәте тизләнештә.
Бәлки шуңа күрәдер, китап укучылар да бүген инде элеккеге, салмак, озын су буе
җәелгән романнарга исәп тотмыйлар.
Прозаның киләчәге тормышның үзе кебек мобиль жанрларда. Алар төрле исемнәр
белән аталсалар да, бу шулай.
Укучы игътибары кискен, энергияле, яңалыгы ташып торган дәртле жанрларга
күчә. Рафис Корбан, Марат Кәбиров, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин, Рәдиф
Сәгъди, Вахит Имамов, Солтан Шәмси, Фирдүс Гыймалтдинов һәм башкалар. Санап
бетергесез күп исемнәр, аларның әсәрләре бүген татар прозасының умыртка баганасы
булып тора.
Әлегә без өлкән язучыларыбызның исемнәрен атамадык. Санап кителгән
казанышлар бары тик өлкәннәр тудырган җирлектә генә барлыкка килә алалар.
Мәсәлән, Вакыйф Нуруллин, Марат Әмирханов, Айдар Хәлим, Фоат Садриев кебек
остазларның әсәрләре җирлегендә. Шулай ук мин бу урында аңлы рәвештә бүгенге
прозаның гаять көчле ташкынын искә алмадым. Бәлки мине гендер күренешен яклауда
гаепләрләр. Әмма ничек кенә булмасын, татар әдәбиятында хатын-кызлар прозасы
да үз кануннары буенча үсә һәм мул җимешләрен бирә. Аларның әсәрләрендә дөнья
хәлләрен, кешеләрнең тормышларын, көнкүрешләрен дөресрәк итеп аңлату да бар. Без ир-ат затлары алар белән бәхәсләшмибез – гомумән, прозабызның шушы тармагына
анализны башка вакытка калдырып торыйк. Дөресен әйткәндә, әлегә шушы минутта
гүзәл затлар тудырган байлыкны аңлатырга һәм үзләштерергә мин фәкать эстетик
яктан әзер түгел. Әлегә гафу итеп, кичереп торыгыз.
Төп темадан – ә ул дөнья әдәбияты классигы белән милләт прозаигы иҗатларын
мөмкин кадәр янәшәрәк, якынайтыбрак куеп караудан, анализлаудан гыйбарәт иде –
мин шуннан читләшә башладым кебек.
Заман агышына иңләп, аның панорамасын күзәтеп, бүгенге хәлләребезне, яшәеш
күренешләрен янәшә куеп, ихластан аңлату, тикшерү сәләте Ходайдан һәркемгә дә
бирелгән әйбер түгел.
Прозаикларыбызның күбесе тарих турында язалар. Бүгенге тормышның
проблемаларын, кыенлыкларын, авыр хәлләрен һәм шуннан чыгу юлларын тикшергән
әдипләр бармак белән генә санарлык.
Бозык капитализм, акча, базар мөнәсәбәтләрендәге гаделсезлек, коррупция,
интернет баткаклыгына кереп батып, шундагы фейклар, тәртипсезлекләргә
ияреп, кешечә йөзеңне югалтулар... Боларны әдәбиятчылар күреп тора, тик шушы
баткаклыктан чыгу юлларын алар да белеп бетерми торганнардыр. Җәмгыятебезнең
кая таба баруына чаң сугып кисәтүчеләр дә шулар булырга тиеш иде кебек лабаса!
Әмма татар прозасының һаман да юк-бар тормыш ваклыкларының тузаннарын
кагынган көне. Чаң сугарга күптән вакыт, чаң сугып кына котылып булса! Татар
телебез үзебезнең күз алдында мескенләнеп, югалып бетеп бара. Тормышыбызда
халык бәйрәмнәре, спорт ярышлары, шоу, күңел ачулар көннән-көн зуррак урын били.
Испания халкы өчен коррида – үгезләр сугыштыру, үгезләр артыннан йөгерешү кебек
күңел ачулар иң яратыла торган бәйрәмнәрдән санала. Шушы бәйрәмнең барышын,
бөтен матурлыгында, кискенлегендә ничек үткәрелүен аеруча ачык итеп Эрнест
Хемингуэй сурәтли алды. Без ул бәйрәмнең нәрсә һәм нинди икәнлеген нәкъ шул
Хемингуэй язмалары аша гына күз алдына китереп яшәдек дисәк, һич тә арттыру
булмас. Дөрес, еллар үткән саен корриданың үзен барып күрү мөмкинлеге гел арта
бара. Әмма татар баласы өчен аеруча кадерле күренеш ул испан корридасы түгел,
ә «Рубин» һәм «Ак барс» уенчылары тарафыннан футбол һәм хоккей уеннары. Тик
әдәбиятыбызда шушы чит җирләрдән килгән уенчылардан төзелгән командалар
катнашындагы уеннарның хозурлыгын, популярлыгын, драматизмын күңелләргә
сеңдерерлек итеп түгел, хәтта гади генә итеп, художество дәрәҗәсенә җиткереп дип
әйтеп тә тормыйм – әлегәчә сурәтләп тә, аңлатып-аңлатмыйча да әйтеп бирүче татар
әдибе әсәрен күргәнем юк.
Юк, күңелне бик төшермик әле. Аның каравы үзебезнең Сабан туебыз бар! Менә
кайда ул халык тантанасы, халык бәйрәме! Корридалар бер якта торсын. Менә бу
урында татар прозачылары үзләрен күрсәтә алалар. Бу бәйрәм турында белеп, яратып
язган язучылардан зур исемлек төзеп булыр иде. Мин инде Галимҗан Ибраһимов
(«Алмачуар»), Фатих Хөсни («Йөзек кашы») исемнәрен әйтеп тә тормыйм. Бүгенге
прозаикларыбызның теләсә кайсын алсаң да, Сабан туе тирәсендә һәркем ат уйната
белә. Шул исәптән бу язмада иҗаты турында сүз барган Рафис Корбаныбыз да. Күптән
түгел генә ул «Соңгы Сабантуй» дигән бик матур хикәя язды.

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев