Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Халык шагыйре

(Рәшит Әхмәтҗанның тууына – 85 ел)

Рәшит Әхмәтҗан узган гасырның 60–90 нчы еллар татар поэзиясе үсешенә
үзенчәлекле өлеш керткән зур талант, халкы бәхете бәрабәренә дөньялыкта
ахыргача янып бетү фидакарьлеге күрсәткән олы шәхесләребезнең берсе.
Чичәнлек аһәңнәре белән сугарылган поэтик фикерләвендә ул барыннан да
бигрәк төрки-татар шигърияте традицияләрен кыю дәвам иттерүче булса,
җан нечкәлеге, күңел тирәнлеге, ихласлыгы, максатчанлыгы, ныклы иманы,
кешелеклеге, гражданлык сыйфатлары аның үз табигатенә, шәхес хасиятләренә
– бөтен тормыш-яшәеше, иҗат биографиясенә барып тоташа.
Ни кызганыч, әлеге талант һәм шәхес феномены бөтенлеген өйрәнүгә бик
аз игътибар ителгән, димәк ки, поэтик нечкәлеге дә, иҗат эволюциясе дә, иң
аянычлысы – мирасының үзкыйммәте дә күләгәдә торып калган. Ул иҗат иткән
поэтик җәүһәрләр, югыйсә, күптән инде, милли поэзиябез антологиясенең
түрендә лаеклы үз урынын алырга тиеш иде кебек. Рәшит Әхмәтҗан
шигърияте турында сөйләгәндә, ахыр чиктә, без гомумтатар поэзиясенең соңгы
казанышлары турында да сүз алып барабыз түгелме соң?! Бит аның чичәнлек
таланты күктән төшкән модалы термин, яисә архаик бер язу стиле, срогы
чыккан поэтик тулгау гына түгел. Шигъриятебезнең ул аерылмас бөтенлеге.
Автор «Кандыз елгасы» (1 т., 269 б.) шигырендә бергә уйнап үскән иң
якын балачак дуслары – Кандыз буе талларын бер дә юкка шушы кадерле,
затлы исем белән олыламыйдыр: «Сулыш ала алмый тора идем, / сагышымны
салдым суларга. / Ә дулкыннар миннән: «Син кем?» – диеп / кыенсына сыман
сорарга. / Әллә кайчангы мин. Танымыйсыз мине, дулкыннар. / Мине сөйгән
дулкыннарны инде кочагына алган упкыннар. / Ярларыгыз, чичән талларыгыз
/ чиксезлектән нигә чакырды? / – Килеп җиттем менә – юлдашларым / һәлак
булган еллар аркылы». Сагынуын белдереп, «йолкынган таллар»ын күреп, алар
кочагына ташланмый лирик герой. Бу табигать һәм җәмгыять «чичән»нәренең
әлеге дөньялыкта аз йолкынмавын ул яхшы белә... Мең үлемнән исән калып
кайткан җырчы-шагыйрь, сулышын эчкә йотып, инде чишмәсенә килеп –
«сиңа күчеп», аның алдында эчтән гафу үтенергә кирәк таба: «Синең кебек,
мин яшәүгә бирдем / йөрәгемнең һәрбер тибешен».
***
Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстан
Республикасының Баулы районы Татар Кандызы авылында дөньяга килә.
Анда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1957-1958 еллларда Бөгелмә
шәһәрендә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, шуннан үз һөнәре буенча
нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендә ташчы булып эшли. 1961–1964
елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1969 елда аны тәмамлап, башта Татарстан АССР Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре
буенча инспектр (1969–1974), аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»)
һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980
елдан хезмәт биографиясен озак еллар буена «Казан утлары» журналында дәвам
иттерә. Авторның әдәби мирасы чагыштырмача зур түгел: ул үз вакытында
чыгып килгән унлап шигырь китапчыгы һәм аларның берничә сайланмасыннан
(шул исәптән 2013 һәм 2014 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья
күргән ике томлыгы) гыйбарәт. 1970 елдан шагыйрь – СССР (Татарстан)
Язучылар берлеге әгъзасы, «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе»
(1991), Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты.
Рәшит Әхмәтҗан 1995 елның 7 гыйнварында бакыйлыкка күчә.
***
1966 елда, мин Казан дәүләт университетына укырга кергәндә, Рәшит
абый инде III курс студенты – ул чор яшьләренең күбесенә хас булганча,
тормыш мәктәбен үткән – эшләп һәм армиядә хезмәт итеп кайткан, дөньяның
әчесен-төчесен шактый күрергә өлгергән, бездән – мәктәпне яңа бетереп
килгән малай-шалайдан җиде-сигез яшькә өлкәнрәк, җитмәсә, инде китабы
да басылырга өлгергән – шагыйрь буларак та таныла башлаган җитди бер егет
иде. Аралашуда ул үзен бик гади тотып, үз тиңедәй сөйләшкән, хәтта гонорлы
әлеге яңа буын студентларына билгеле бер хөрмәт белән дә карый сыман тоела
иде. Рәшит абый тулай торак тормышының беренче көннәреннән үк безнең
рәсми булмаган лидерыбыз – дус-сердәшебез булып китте. Татар бүлегенең ул
чакта, нәкъ без күз алдына китергәнчә, яшь шагыйрьләр белән кайнап торган
чоры иде: шигърияткә форма яңалыгы алып килгән нәни китаплары белән
шул заман яшьләренең кумирына әверелгән Рәдиф Гатауллин без укыган
татар бүлеген әле ике ел элек кенә, Равил Фәйзуллин исә бер ел элек тәмамлап
чыккан. Бу талантлы яңа буынның каләмдәш кордашлары Гәрәй Рәхим белән
Рөстәм Мингалим әле университетның V курсында укып йөри, аларның
күзгә-башка күренүләре үк безгә илһам өстәп тора. Педагогия институтын
тәмамлаган тагын бер кумирыбыз Ренат Харис яшь каләм тибрәтүчеләрне
«Татарстан яшьләре» газетасы каршында яңа оештырган әдәби түгәрәгенә
тартып, шигырь язуда безгә үзенең кыйммәтле киңәшләрен бирә. Айдар Хәлим
белән балалар бакчасында – ул каравыллаган эш урынында очрашып та без
иҗади консультацияләр алырга җай табабыз. Бүлектә үзебезнең «Әллүки»
әдәби-иҗат түгәрәге эшли, факультетта ай саен 5-6 метрга сузылган «Әдәби
сүз» исемле стена газетасы чыгып килә, анда да даими шигырьләр басыла – бер-
бер артлы яңа иҗат йолдызлары кабына тора. Көндәлек вак-төяк аралашулар
үзебезнең икенче тулай торак коридоры очындагы «Көфер почмагы»нда
кичке сеансларда дәвам итә. Анда үзара аралашу, көндез баштан кичкәннәр
турында мәгълүмат уртаклашу, әле генә иҗат иткән шигырьләрне укып фикер
алышулар бергә үрелеп бара. Бүлек шагыйрьләренең ул үзенә күрә бер иҗат
лабораториясе, иҗат штабы сыманрак иде. Рәшит абыйдан тыш аның үзәгендә
Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт Маликов, Разил Вәлиев, Эдуард Мостафиннар
активлык күрсәтә. Безнең төркем егетләре Ринат Мөхәммәдиев, Шаһинур
Мостафин, мин дә тиздән аларга килеп ялганабыз. Өлкәнрәк шагыйрьләрдән
Клара Булатова да шулай ук бездә – III курста укый икән. Төркемдәш кызыбыз
Нурия Измайлова аның белән бер бүлмәдә яши иде.

Бүлеккә ел саен яңа студентлар, иң мөһиме – каләм тибрәтүче һәм шигырь
язучы яңа исемнәр өстәлә торды. Бездән соң монда Зиннур Мансуров, Рәшит
Бәшәров, Рашат Низамиев, Нәҗибә Сафиналар, тагын бер елдан Наис Гамбәр,
Роберт Миңнуллин, Марсель Галиев, Фәннур Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Асия
Минһаҗева кебек талантлар – әнә шундыйлардан. Кызыгы шунда: язучылар саны
һич кимеми, бәлки, киресенчә, арта гына бара иде – баштарак «язмаучылар» рәтендә
йөргәннәр арасыннан да тора-бара һич көтмәгәндә – әдәби иҗатка соңыннан
килеп кушылган дистәләгән каләм ияләренең китаплары матбугатта пәйда булды.
Рәшит абый һәм Клара апалар төркеменнән үсеп чыккан шундый үтә тыйнак «яңа
ачылган» талантларга мисал итеп Харрас Әюп, Флүс Латыйпов, Роза Туфитуллова,
Роза Мулланурова, Рәшит Ягъфәров, Ләлә Сабирова, Сәгыйть Хафизов, Рәфикъ
Юныс, Фатих Макаев, аннан соңгы төркемнән Фәрит Гыйльметдин, Рафаэль
Сибат кебек автор-талантлар бүген хәтергә килә. Әнә шундый көчле потенциаль
иҗади-поэтик кодрәткә ия булган икән ләбаса ул елларда татар бүлеге... Ә моннан
алдагы елларда әдәби иҗатка һәм фәнгә килгән дистә-дистә якты исемнәр?! Ни
гаҗәп, татар бүлеге, гомумән, татар милли рух үсешендә сугыштан соңгы егерме
ел эчендә үзенә күрә Мәскәүнең татарчалаштырылган яңа Әдәбият институты
һәм Фәнни академия үзәге бурычын үтәп килгән!
***
Рәшит абый белән миңа ике тапкыр студентлар отрядында һәм шабашкада
– төзелештә дә янәшә торып эшләп алырга туры килде. Беренчесе – 1967
елның җәендә. Әйткәнемчә, Рәшит абый әле армиягә кадәр үк Әлмәттә
данлыклы Социалистик Хезмәт Герое Саттаровның ташчылар бригадасында
зур төзелештә эшләп килгән бишенче разрядлы профессиональ ташчы иде.
Алексеевский районының Ялкын авылында безнең отряд кирпечтән ике катлы
кунак йорты төзергә алынды. Арабызда карап торган бердәнбер профессиональ
ташчы оста Рәшит абый иде.
***
Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгәндә дә миңа Рәшит
абый белән якыннан аралашып, аның ике-өч шигырь китабын редакцияләп
чыгарырга насыйп булды. Хәзер ул китапларын укып карыйм да, шигырьләрнең
кайберләрен инде мин кайчандыр ятлап ук алган булганмын кебек тоела. Әдәби
очрашу, шигырь кичәләрендә алар, кат-кат тыңланып, күңелгә тәмам кереп-
берегеп, сеңеп калганнардыр, күрәсең.
Хәер, хикмәт анда гына да түгел, ахрысы. Төп сәбәп, мөгаен, шагыйрь
фикерләвенең үзенчәлекле поэтик аһәңендә булса кирәк.
***
Рәшит Әхмәтҗан иҗатында халыкчанлык сыйфатларын эзләп әллә кая
барасы түгел, бу аның тумышында, Ходай салган эчке табигатендә, аны
үстергән әти-әни тәрбиясендә, гаилә традицияләрендә – төбе-тамыры
тирән катламнарга барып тоташкан ата-баба йолаларында; әмма бу гаҗәп
нечкә, уникаль симбиоздан үсеп чыккан үзлек уртак шартларда да охшаш
нәтиҗәләр бирергә ашыкмый, чичәнлек талантының барлыкка килү сере
гади логик аңлатудан тирәндәрәк ята – һәрбер сәләт төре кебек үк, ул
Шәхес – Җәмгыять – Илаһның бербөтен поэтик фикерләүгә әверелгән уртак потенциаль гәүдәләнеше-миссияседер. Бүгенге заманның дөньякүләм рухи
глобальләшү кичергән этабында бу сайланыш аеруча кыйммәтле. Әмма
халык рухи яшәешенең әлеге калкып чыккан меңьеллык традицияләре
эзсез югалырга уйламый! Сәнгати фикерләвендә чөнки чичәнлек тышкы
тема-идеяләр аерымлыгы, сурәт ясалышы, үзгә бер тел-стиль яңгырашында
гына чагылыш тапмый, аның иҗат шәхесен халкы язмышында нинди югары
биеклекләргә алып чыгуын алга таба анализлаганда без бик ачык күрербез.
Узган гасырның 60–70 нче еллар татар шигъриятендә каләмдәшләребез Клара
Булатова, Рәшит Әхмәтҗан, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим,
Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Гаделша һ.б. иҗатында чичән фикерләвенең яңа
әдәбиятта Акмулла, Тукай, Бабич, Такташ, Туфаннар аша күчеп яшәп килгән
күптөрле гәүдәләнешен очратырга мөмкин. Һичшиксез, әлеге авторларның
бергә уку чорында бер-берсенә ясаган тәэсирләре дә булмый калмагандыр. Без
күзаллаган гадәти чичәнлекнең Клара Булатова поэтик фикерләвендә чиста-
натураль кизләү рәвешен бәреп торуын да биредә ассызыклап үтәсе килә.
Аның хәтта бишенче курста үзенең фәнни диплом эшен дә, профессураның
абстракт-логик фикерләвен гаҗәпкә калдырып, тоташтан шигъри тезмә
белән язып тапшыру фактын искә төшерик. Рәшит Әхмәтҗанның чичәнлеге
беркадәр арткарак яшеренеп, язма поэзия традицияләре белән синтезлашып
яши. Һәм әлеге катнаш стиль башлангычы аның иҗатында елдан-елга көчәеп,
һәр ике төр шигърият тәҗрибәсе белән баетылган поэтикасы заман яшьләре
поэзиясендә беркемгә дә охшамаган яңа фикерләү стиле барлыкка китерә.
Кордашлары Р.Фәйзуллин, Р.Гатауллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Мингалимнәр үз
иҗатында кыю-яңа поэтик тасвир формалары эзләү тәҗрибәсе ясаганда, Рәшит
Әхмәтҗан бу өлкәдә барыр юлын инде үзе өчен күптән ачыклаган, иң мөһиме,
ул елларда әдәбиятка килгән яшьләрнең утны-суны кичеп кайткан авторитеты
классик шагыйрь Хәсән Туфанның да югары хуплау сүзен алган иде. Шуңа
күрә ул чордашлары төркеменнән беркадәр читтәрәк торып, хәтта аларның
шигърият сөючеләр дөньясын шаулаткан бер вакытта (бу биш шагыйрьнең
дә Тукай премиясе алган булуын һәм аларга халык шагыйре исеме бирелүен
искә төшерик, хәтта төркемдәше Клараның, поэзиягә аңардан соң килгән
Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Роберт Миңнуллиннарның да яңалык эзләүдә
һәм бәяләнүдә үзен узып китүләренә әллә ни исе китмәде шикелле – кемгәдер
гади тоелган, әмма аның яшьлек интуициясе белән сайлап алган иң авыр иҗат
юнәлешен җан таләбе бәрабәренә иксез-чиксез тау-таш актаруын дәвам итте:
Дуслык дигән бәхет тә бар – дуслашыгыз.
Уртагызда яшәмәсен дошманыгыз.
Уртада – җан. Җанда телең, туган илең,
Җанны яклап янган утка ташланыгыз.
« Д (услык дигән бәхет тә бар...» 2 т., 140 б.)
***
Рәшит Әхмәтҗанга шигырьләрдә үз поэтик аһәңен һәм иҗатында үз җан
шагыйрен эзләп тапканчыга кадәр шактый гына тырышлык куярга туры килә:
тематикасында бер-бер артлы алмашынып торучы: табигать күренешләре,
әнисенә, бала чагына, яшьлегенә, укуга, яшәү мәгънәсен ачыклауга, иҗат
мәсьәләләренә, тормыш-яшәү проблемаларына багышланган күп кенә
шигырьләре әнә шул хакта сөйли. Эзләнүләре, һичшиксез, чынбарлыкны идея-эстетик, психологик үзләштерү ягыннан да төрләнеп бара. Шулай да иҗатының
төп үзгәреш яңалыгы, безгә калса, авторның шигъри шартлылык принципларын
кискен үзгәртүе белән бәйле. «Ышандыңмы?» (1т., 120 б.) шигырендә ул әнә үзен
табигать стихияләре рәвешендә күзаллый: «Җилкән генә булсам, мәрхәмәтләр /
көтеп торыр идем җилләрдән... / Ярый әле мин – ут! Йөрәгемне / сөю табып,
ягып җибәргән. / Нигә булыйм җилкән?! Болай да бит / һәр уй белән күңел
җилкенә. / Туңучылар җирдә шактый әле, / җылытучы кояш бер генә».
Иҗатында имидж тудыру, ягъни лирик героен укучысына билгеле бер
социаль ракурста тәкъдим итү ягыннан да үзгәрешләр сизелми калмый:
әле ул үзен Такташчарак итеп: «көтүче егет» дип атый, әле аны тормышта
Есенинчарак – аерым язмышлы шәхес ролендә сынап карый: «Бер мәхәббәт
табалмадың, егет, / ялгыз иреннәрне мең үбеп. / Хәмер эчтең, – шуңа бүген
җаның / ят кулына калган җир кебек. / Сизәсеңме, чая яшьлек китә, / яши
алмый синдә коллыкта. / Юк, озатмыйм сине. Дулап-елап / озатсыннар
җилләр, яңгырлар. / Сагынып җырласаң да яшьлегеңне, матәм маршы
булып яңгырар»/ («Юк, озатмыйм», 1 т., 121 б.). Монда инде яшәү фәлсәфәсе
дә үзгәрми калмый, әлбәттә: «Күзләреңнән элек көлеп торган / мәхәббәтең
кайда югалды? / Нинди ялганны үтердең дә, / кем йөрәге исән-сау калды? /
Кая узып киттең батырларның / каны белән сызган чикләрне?! / Белмисеңме
әллә: яшьлек, яшәү / һәм туган ил – тик бер икәнне!»
Таләпчән авторга үзе канәгатьләнерлек итеп язу өчен шактый укырга,
өйрәнергә, төпченергә туры килә. Заманы һәм үзе өчен билгеле бер үсеш
дәрәҗәсенә дәгъва белдергән әсәрләренең берсе итеп без аның бу елларда
язылган «Без яшь идек» шигырен (1т., 51 б.) атап үтә алабыз.
Шигырь хезмәт биографиясен яңа башлап җибәргән лирик геройның,
кышкы суыкларга түзеп, ачык һавада эшләгән яшьлек көннәре хатирәсен
үз эченә ала: «Әнкәй җибәргән бияләй җылы иде, / ләкин озак чыдатмады
аны ташлар... / ташлар гүя үземне дә тетә башлар». Әмма берничә ел
узуга, яшьлегенә ул нәкъ менә шушы сынаулы авыр көннәр казанышы белән
бәя бирә: «Тетелделәр бияләйләр, сүтелделәр, – / зыкы суык... таш өшеми,
куллар өши. /Күтәрдек без сине, Әлмәт, биекләргә, / бураннарда, суыкларда
күктән төшми». Классигыбыз Хәсән ага Туфан әле үз вакытында ук әлеге
әсәрнең тормышчанлыгын, шигърилеген аерып алып, юкка гына югары
бәяләмәгәндер?! Әсәрдә, сугыш һәм сугыш арты еллары поэзиясендә киң урын
алган – чынбарлыкны тематик аспектта, патриотик рухта пафослы сөйләп чыгу
урынына, шартлы гомумиләштерү ята.
Рәшит Әхмәтҗан университетта укыган алтмышынчы еллар – барыннан
да элек, бөек романтик җилкенүләр, галәмгә чыгу, һава, диңгез, җирнең
яңа күрелмәгән киңлекләрен – котып, чирәм җирләрне үзләштерү, студент
отрядлары шаукымы, хезмәт-җыр эйфориясе, физик һәм лириклар көч
сынашуы. Бу шаулы атмосфера, әлбәттә, шагыйрьдән өр-яңа шигъри аһәң
сорый иде. Авторның «Сәлам бир» (1 т., 98 б.) шигыре чорның әнә шул
кайтавазы булып тора: «Мин, тормыш, синдә яшь капитан! / Җыр – минем
диңгездә җилкәнем. / Беркайчан юк иде бу кадәр / упкыннар күзенә кергәнем».
Монда яңа яшәү рухы, аның тылсымлы диалектика бөтенлеге һәм заман
шигърияте: «Ярларга бәрелсәм – онытма, / китәрмен, һәлакәт кил дисә. /
...Сәлам бир, чүлләрдә берәр көн / әгәр дә чал юлчы күренсә».
Эстетик танып белүнең тагын да бер мөһим казанышы ул – субъект һәм объект
башлангычларының үзара керешүе – ерак абстракт хыял белән чикләнмичә, сәнгатьле фикерләүнең тормыштагы герой дөньясы белән күзгә-күз очрашуы,
танып белүнең турыдан-туры сиземле-тәэсирле сурәтләргә әверелүе: «Бер
кычкырдым бөркет канатының / каурыйлары калган кыядан. / Кайтаваздан
куркып, яшь кошчыклар / күккә күтәрелде оядан. / Күз арыганчы карап озатып
калдым / биштәремне җиргә куйдым да; / Йөрәккәем ташка уелса да, – / юк,
куркыныч түгел бу дөнья!» /(«Бер кычкырдым...» 1 т., 226 б.). Яшь шагыйрьнең
азаккача («ташка уелганча») янарга бирелгән эчке шигъри анты иде бу.
Инде «Уем тирән» (2 т., 12 б.) дип исемләнгән шигырьдә авторның тасвир
объекты тагын да тирәнәя һәм киңәя – конкрет тарихи төсмер ала: «И Әллүки,
кабат афәтләр / килмәсеннәр җирем өстенә, / без болай да барлык газапның
/ тәмен имдек ана сөтендә. / Карт дөньяның иң яшь кисәге / безнең маңгай
үзе иде бит: / сугышларга чапкан атларның / тояклары аңа тиде бит».
Авторның сугыш башланганда ике айлык сабый булуын искә төшерсәк, тасвир
деталенең матур сүз өчен генә кертелмәвенә төшенербез. Ни генә булмасын,
шигырь очкыны, яшен утыдай, җанны көйдереп ала – автор темпераментының
ярсулы специфик асылы булып кала. Игътибар итегез, шагыйрьнең поэтик сүз
төгәллеге еллар-көннәр төгәллегендә, логик сүз ачыклыгында түгел, ә бәлки
шигъри йөрәк тибеше ритмында яңгыраш таба: чичән шагыйренең эчке дәрт-
ялкыны, эчке заряд-энергиясе дә әнә шунда концентрацияләнгән.
«Үзем сөйли белмәм кебек, сөйли белмәм, / уйларымны сөйләр кебек сезгә
көн яктысы. / Күрәсезме, гөл күзенә чык тамса да / балкып китә бәхетемнең
бер яртысы» / («Үзем сөйли белмәм кебек», 1 т., 132 б.) Психологик халәтнең
монда поэтик бер стиль-сурәткә тупланышы чагыла.
Халкыбыз рухының «Идегәй»ләрдә формалашкан тулы форматлы эстетик
туглаулы бу кодрәтле иҗади потенциалы, бәхетебезгә каршы, безнең заманга
да, аерым алганда, Рәшит Әхмәтҗан шигъриятенә дә исән-имин көе килеп
ирешкән. Әлбәттә инде, анда яңа чор сулышы, башка заман шәхесе гаме:
«Ташлар белән үтә танышлык бар, / мин аларга күптән бәрелдем. / Күп
шакыдым ташка, дөньяның мин / ниндилеген әйтеп хәлемнең. / Ташны ярып
чыга агымсулар, / ташны ярып үсә имәннәр. / Башны ташка бәреп, ташны
күптән / бабаларым вата белгәннәр. / Ташлар белән үтә танышлык бар. /
Берәүләрнең карап күзенә, / сөйлим әле ташлар ярып тапкан / дөреслекне
салып сүземә». – «Үлемсезлек!» идеясе шагыйрь тарафыннан шулай җиткерелә
(«Күп шакыдым ташка», 1 т., 81 б.).
Ниһаять, автор тормышына эчке мәгънә, иманына ныклык, иҗатына
гомерлек илһам биргән – вөҗдан шагыйре Хәсән Туфан килеп керә: легендар
шагыйребез Әлмәттә яшь авторның шигырьләре белән таныша, өч көн буена
аның белән бергә төзелештә кирпеч өешә – поэзиядә гомерлеккә бөек остазына
әверелә.
Әлбәттә, болар Рәшит Әхмәтҗан иҗатында чагылыш тапмый калмаган:
«Акка кызыл ачык булып төшәр» (1 т., 165 б.) шигыренә алынган «Сез дә минем
йөрәк язмаларым, / юлда төшеп калган хат кебек...» сүзләре исә гади эпиграф
кына, гадәти тема башлангычы гына түгел, аңа гомер буе өйрәнер стимул, яңа
вөҗдан бизмәне, «ятлар-дуслар» бөтенлегенең төп фәлсәфи-әхлак ачкычы,
шагыйрьлек миссиясенең изге вазифасы: «Эзли күңел җилләр арасыннан, /
җилләр арбасыннан актара. / Имляны җил таный алмаса да, / хәбәр итеп
тора: хат бара. / Котылганнар, димәк... Палачлары / көн дә капшап торган
төрмәдән. / Җил кулыннан алар һаман әле / ил кулына барып кермәгән...»
Эчке рухи халәт шунда, эстафета – җан гозере булып, бер шагыйрьдән икенчесенә күчеп дәвам итә: «Озатыгыз мине дөньяның, дип, / сагыш
саргайтмаган ягына, – / шагыйрь җаны һаман уйларымда / яралы кош кебек
кагына. / Дәвам итә алмыйм шигыремне, / мин кәгазьнең җәйдем ап-агын: /
акка кызыл ачык булып төшәр, / яралы кош... язар калганын».
Әлеге иҗат принциплары турында җитди-принципиаль сүзен автор үзенең
«Ак гөнаһ», «Бер әйтәчәк» шигырьләрендә дә уңышлы дәвам итә. Биредә
остазының шагыйрьлек хакыйкате буларак иҗатта фанилыкны түгел, нәкъ
менә «туфанилыкны» раславы кат-кат ассызыклана.
Менә шушы чын шагыйрьлекнең ни икәнен тәгаен билгеләгәннән соң гына,
«Шагыйрьләр»дәге (1 т., 310 б.) «дөньяның – шигырь бүлмәсе икәнлеге һәм
«шагыйрьләрен яклый, саклый алган» халыкның гына җирдән китмәве турында
әйткән фикерләрнең асыл мәгънәсе күпмедер ачылып китәргә мөмкин.
«Агачлар яфрак коя» (2 т., 20 б.) шигырен автор чичән шагыйрьләрчә
хикмәтле сүз әйтүдән башлап җибәрә: «Соңгы кат сайраган кошның / кычкыра
кебек җаны: / «Дөнья еласа, тик җырлап / юатып булмый аны!» Бу хикмәттән
соң тасвирны табигать күркәмлеген чичән шигърияте нечкәлеге белән
терелткән җан лирикасы алыштыра: «Яфраклар өстендә – көннәр, / яфраклар
астында – төн. / Әй, көннәр-төннәр яналар, – / урман өсте ал төтен. / Ташлы
тауларга талымның / таралган тамырлары. / Тал гынамның иңнәрендә /
биш-алты яфрак бары. / Яфраклар тотынып тора / җиһан киңлекләренә. /
Асылынып, тау тирбәлә / талымның иңнәрендә».
Һәм менә кабат хикмәт – төп җитди темага әйләнеп кайта автор: «Талгын
җилләрдә дә, каен, / тирбәлмәле, тирбәлмә! / Җил – хәбәр, аның артыннан /
давыллар килә әнә! / Өзелерләр яфракларың, / ансына җаның чыдар. / Әй авыр
була, әгәр дә / тамырдан йолкысалар».
Күрәбез, бу инде зур язмышлы поэзия!
Бүлекне Рәшит Әхмәтҗанның үзе исән чагында бер генә шигъри кичәдә
дә укымый калдырмаган – күптән безнең күңелләрдә ятланып беткән ике
шигыре белән тәмамлыйк. Инде хәзер яхшы аңлашыла: бу әсәрләрнең икесе
дә авторның программ шигырьләре булган икән ләбаса! Аларда шагыйрьнең
поэтик үзенчәлеге, төп иҗат принциплары һәм бөтен барыр шигъри максаты
сызылган булган. Аларның беренчесе – «Алдан әйт» (1 т., 304 б.) шигыре:
Дөньяда буран!..
Ничек соң
Тын гына шигырь сөйлә.
Эх, кышкы төннәр күңелдән
Кояшны эзләп килә.
Йә кырда җилләр ыжгыра:
Әйтерсең бүген менә
Бәхетсез ятып елый күк
Кешеләр йөрәгенә.
Гади генә тоелган бу шигъри юллар инде сине сискәндереп «уятмый»
калмый... Шунда, «буран симфониясе» тынычланып калган арада, шагыйрь
үз укучысына ихлас сүзләрен әйтеп калырга ашыга: «Мин бала чагымнан
килгән / көтүче егет булам. / Алдан әйт: нәрсә куркыныч – / нинди җил, нинди
буран? / Бураннар алар йөрәкнең / үтәчәк көне генә. / Ал гөлләр безнең бүләк
ич / кешеләр гомеренә...»

Менә ул шаулы яшәвебезнең поэтик ярату сүзен үз укучысына шулай
ышандырырлык итеп әйтеп бирә алган заман каһарманы!
Нибарысы биш строфадан торган «зилзилә»ле тормыш симфониясе
дәвам итә. Шагыйрь чордашларын юатып кына калмыйча, шаярту катыш
канатландырып, аларга хикмәтле-зирәк чичән-шагыйрь сүзен дә җиткерүгә
ирешә: «Бәхетсез кеше елый, дип сөйләдем юри генә». Бөтен хикмәт шунда
– «Кыюлар ятып еламый кешеләр йөрәгенә». Меңнәр күңеленә өмет кузгата
алган симфония тәмам. Әмма аның якты аһәңе җанда гомерең буена яшәп кала:
Бу кышкы төннәр күңелдән
Кояшны эзләп килә.
Иртәгә кояш нәкъ минем
Күңелдән чыкмас димә.
Күргәнебезчә, әсәрнең төп девизы: тормышны тирән Ярату һәм зур бәхет
өчен Көрәш стихиясеннән бер минутка да аерылмыйк!
Шигырьләрнең икенчесе «Бәйрәм» (1 т., 281 б.) дип атала. Монысы да
шагыйрьнең «фирменный» әсәре:
Без мәңгегә, без мәңгегә монда.
Эх, бу җирне күпме таптады
Безнең йөрәк бәйрәмнәребезнең
Кыңгыраулар таккан атлары!
Монда без милләтнең мәңгелеккә барып тоташкан – шуңа ифрат кадерле булган
йөрәк бәйрәмнәре тантанасын ишетәбез. Әмма әсәрнең төп көче – рухында бөек
кешелек тойгыларын саклап калуда, ягъни җиңелеп тә җиңә белү көчен җуймауда!
(«Туган җирдә дошман каберләре... / каберләрдән ирләр үч алмый»).
Шигырь, үз тыңлаучысын әнә шулай өермәдәй бөтереп алып, ерак үткәннәр
тантанасына гына илтеп калмый, бүгенге көннең тыйнак, әмма кодрәтле
әхлакый җиңү чынлыгына да алып кайта. Без Тукайлы, Такташлы олы
традицияле классик шигъриятебез юлына килеп чыгуыбызны тоябыз.
***
Сөю-мәхәббәт шигырьләре Рәшит Әхмәтҗан мирасында үзәк урыннарның
берсен алып тора. Бу аның тормышта эчкерсез-ихлас булуыннан, әдәби иҗатта
да шушы интим тойгы-кичерешләрне үз иткән халыкчанлыгы белән бәйледер,
мөгаен. Һәрхәлдә, авторның ярату темасына язылган әсәрләрендә гадилек һәм
үтә күренмәлелек укучы игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итә. Шигъри юллар,
бер укуда ятланып, күңел дөньяңа кереп кала: «Зәңгәр кыңгыраулар өзәргә /
кичтән килдең таныш үзәнгә. / Күз йомарга әзер чәчәкләр, / такыялар үрсәң
бүтәнгә» / («Зәңгәр кыңгыраулар өзәргә...» 1 т., 241 б.).
Аларда яшьлек дәрте, киләчәккә омтылыш, тирән оптимизм бөркелеп тора:
«Әллә инде кыр казлары кайта, / яктылыклар арта бу якта. / Онытмагыз
– сөю канатында / очып киткән сөю елата. / Үкенербез. Алар килгәнче без /
ак яулыклар бирик кызларга. / Зәңгәр күзләрендә зәңгәр һава – / кыр казлары
очып узарга / («Әллә инде кыр казлары кайта...» 1 т., 213 б.).
Бу шигырьләрдә җитмешенче елларның шартлы диалектик каршылыклары
ярылып ята: «Ишегемнән кермәсәң дә – төшемә кер, / килеп кит мин сагынуга түзмәгәндә; / сөям! – диеп әйтер идем – үзең юк шул... / Син – диңгездә, мин
чүлләрдән эзләгәндә» («Ишегемнән кермәсәң дә...» 1 т., 228 б.).
Авторның мәхәббәт шигырьләре кыска, гыйбрәтле һәм шигъри канатлы.
Аларда тоташтан чичән шагыйре темпераменты кайный: «Яшьрен сөйсәң дә, сөюне
/ ай күрә, кояш ала. / Ала да давылга бирә – / давыл дәрьяга сала. / Талбасмалар
аша гына / барып булмый ярыңа. / Талбасмалар илтә бары / сандугачлар ягына».
Чичән-шагыйрь төп максаты – хикмәтле фикерләүгә корылган идеясен
шушы үтемле күргәзмә тасвир аша азагынача илтеп җиткерә: «Гөлләргә
гомер бирсә дә / сандугачлар сулавы, / яшь гомергә ямь өстәми / ярның янда
булмавы» / («Ай күрә, кояш ала», 1 т., 240-241 б.). Әсәр мавыктыргыч җыр
ташкынына әверелә.
Шагыйрьнең мәхәббәткә багышланган әсәрләре бер үк вакытта ашкынулы
һәм якты, моңсу һәм уйчан. Романтик сөю тойгыларына хас булганча, алар
кайнар һәм дәртле: «Кулыма алтын богаулар, / кил әле, кидер, иркәм, / югыйсә
сазым кылларын / өзәрлек итеп чиртәм» («Җыр», 1 т., 303 б.).
Яшь геройларның күңел халәте, рухи өлгерүе, тормыш тәҗрибәсе
гадәттә һәркемгә якын булган табигать күренешләре янәшәсендә үстерелә.
Алар берлегендә кабатланмас гармоник бөтенлек туа. Рәшит Әхмәтҗанның
композитор Хөснул Вәлиуллин белән язган «Акчарлаклар» җыры да шушы
уникаль гармониянең гүзәл бер үрнәге. Эстрада сәнгатендә ул иң якты, иң тирән
кичерешле мәхәббәт җырларыбызның берсе. Халкыбызның «Гөлҗамал»ы кебек
үк, ул да күңел төпкелендә яткан әллә нинди фаҗигале яшерен аһәң-моңнарны
өскә күтәреп чыгармый калмый. Тик аермасы шунда: «Гөлҗамал» милләтебезнең
ерак тарихи-социаль торгынлык-йомылу чорын символлаштырса, «Акчарлаклар»
татар яшьләренең соңгы XX һәм XXI гасырларда глобаль төстә читкә бәхет
эзләп китү бәхетсезлеге фаҗигасен җанландыра. Җыр тексты гаҗәп кыска,
ул төп сюжет сызыгын ачкан өч икеюллыктан һәм якын кешеңне гомерлеккә
югалту әчесен тагын да тирәнәйтеп-ассызыклап килгән – үзара охшаш та,
контраст та булган өч кушымтадан гыйбарәт. Җырның беренче юлларыннан
ук иңнәреңә аерылышуның котылгысыз кырыс җиле килеп сарыла, бәгырьне
телеп, әрнүле хушлашу тойгысы биләп ала. Акчарлакларга кушылып җанның
беренче сулкылдавы үкси: «Кораб китте зур юлларга, еракларга, / карыйм
күздән югалганчы шул якларга; / сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар... /
чит җирләрдә каерыла пар канатлар». Икенче куплетта аерылышу зилзиләсен
ашыга-ашыга хикмәтле акыл үз кулына ала. Шул ук акчарлаклар кайдадыр
кабынып куйган өмет чаткысын тергезүгә ярдәм итә: «Мәхәббәтне ала алмый бер
упкын да, / хыянәтне күтәралмый бер дулкын да... / сез китмәгез, акчарлаклар,
акчарлаклар; / кавышуны вәгъдә итә пар канатлар». Өченче куплетта, ни
кызганыч, безнең бәхетне кабат реаль тормыш кырыслыгы ялмап алгандай
була: «Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап, – / кайтыр микән тагын миңа
юллар урап?» Ике арага бетмәс тирән җан җәрәхәтенә әвереләчәк шыксыз язмыш
дулкыны китереп суга: «Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар... мәхәббәттә
кирәк икән пар канатлар!» («Акчарлаклар», 2 т., 15 б.).
Рәшит Әхмәтҗан, шушы классик җырындагыча, гомер буена шигърияттә
зур Сөюгә дан җырлады! Шагыйрь мәхәббәтенең көче, бу төр жанр әсәрләренең
ачкычы һәм төп үзенчәлеге әнә шунда.
Ассызыклап үтәргә кирәк, Рәшит Әхмәтҗан мәхәббәт шигырьләрендә
хис шагыйре генә түгел. Аның лирик кичерешләре белән янәшәдә һәрвакыт
төгәл рациональ фикерләүгә корылган акыл эшчәнлеге дә урын ала. Авторның әледән-әле хикмәтле сурәт төрләренә мөрәҗәгать итүе дә буш урында тумый.
Шагыйрьнең кешелеклелеген күзаллаганда аның бу синтез табигатьле сыйфаты
аеруча мөһим. Автор иҗатындагы «Бар да, дисең, матурларга карый...» (1 т., 50
б.) шигыре әнә шул бөтенлекнең бер гүзәл үрнәге. Монда без, мәхәббәт кебек
гаять четерекле-нечкә тема хакында сүз барганда, шундый дәлилле абстракт
сөйләшүгә тап булабыз: «Башкалар күк ник мин матур түгел, / сипкелләрем,
дисең, сибелгән. / Әй, сеңелем, җирдә яшәмичә / кемнең матурлыгын кем
белгән?» Героинясына «сеңелем!» дип эндәшүе (ә бу инде хатын-кызга булган
мөнәсәбәтнең әнидән кала иң дәрәҗәлесе!) һәм үзенең фәлсәфи хикмәте белән
беренче строфадан ук ышанычлы логик кылларга көйләп куюы эшнең иң авыры
үтәлүен ачык күрсәтә. Ә бит героиняның үз логик дәлилләрендә дә реальлек
шактый зур: «Бар да, дисең, матурларга карый, / ә сөюдән – бары җыр миңа.»
Шагыйрьгә үз тормыш тәҗрибәсен илтеп җиткерү өчен биредә шактый
көчле поэтик дәлил соралуы күз алдында. Әсәрдә тасвир җитди лирик белдерү
интонациясенә күчеп дәвам итә: «Көзгеләрдән карап үз күзенә / күз тидергән
кызлар кайгырсын. / Җырсыз мәхәббәт юк! Ә аларның / бүген җырлар җыры
бармы соң?..»
Бөек гуманист шагыйрьнең үз инанулары биеклегеннән әйткән бу хак
фикеренә каршы килү мөмкинме икән?! «Сеңлесенә» ул үз сүзен ахыргача
чичән шагыйрьләрчә сәнгати хикмәт югарылыгында гомумиләштереп
җиткерер көч таба: «Ярат, сеңелем, / Җирдә сөюләрне / үтерә алганы юк
беркем дә. / Тик карлыгач бул син үз күгеңдә, / акчарлак бул зәңгәр күлеңдә. /
Адашыплар ялгыш бу дөньяның / китә күрмә ямьсез ягына. / Ярың көтә сине...
бу дөньяда, / Сөю сине үзе сагына».
Татар поэзиясендә кешелекнең төп бәхете – олы Сөю турында болай
йөрәкләргә үтеп керерлек итеп тагын кайсы гына шагыйребез әйтә алды икән?!
Рәшит Әхмәтҗан иҗатының буеннан-буена сузылып лирик герой
мәхәббәтенең катлаулы үз драматик тирән язмышы ачылып китә: «Кыл уртада
әйттең сөймәвеңне – / син каласың, тагын мин юлга... / Ярты гомер узды
килә-килә, / ярты гомер калды кайтырга».
Башка шигырьләрендә дә тасвир авторның әнә шулай сиземле картина
һәм абстракт фикерләүгә таянган логик сурәтләре белән бергә үрелеп бирелә:
«Хәбәр салдым бөтен дөньяга – / Сине эзләп, дөнья ут яга. / Озайтырга
/ синең көннәрне, / Мин утларга ягам төннәрне». / («Бүген елның иң кыска
көне», 2 т., 17 б.).
Иң кызыгы шунда: яратучы-гашыйк кешенең логикасы инде башка беркем
логикасы белән дә туры килә алмый: «Афәтләр килгән диярсең, / күршеләр
хәсрәтләнә: / «Күрегез: бер ялгыз башы / бер йортта яши әнә. / ...Башкалар
алыммыни соң, / башкалар гөлеммени? / Сине сагынудан туктап, / таш булып
калыйммыни? / Мин ишек кагам, баш иям, / өйдә юк икән, диям. / Ишексез-
биксез дөньяда / тик сине генә сөям». / («Ишексез-биксез дөньяда» 2 т., 34 б.).
Бик табигый хәл: чын гашыйкның мәхәббәткә һәм дөньяга үз үлчәме:
«Сагышларымнан сары нур булдым, / Кайгыларымнан кара нур булдым. /
Нурсыз дөньяга нур булып тулдым, – / Кемнәрдер уйлый: имеш, хур булдым».
/ («Сагышларымнан...» 1 т., 229 б.).
Шунысы анык: шагыйрьнең сөюдә дә бөек гуманистлыгы күз алдында:
«Сөю миңа тугры булды – беркайчан да алдамады. / Булды өмет өзелгән
чак – ялгамады. / Җанны – җанга җыр итсә дә, кол итсә дә – / Сөю хаклы.
Һәм мин гомер буйларына аның яклы.» / («Сөю миңа...» 1 т., 230 б.). Иң азактан исә авторның укучыларына бүләккә дип чичәнчә туглаган
хикмәтле бер Сөю җыры: «Яр сөйгәннәр – менә бездәй моңлы була, / Яр сөйгәннәр
– менә бездәй җырлы була, / Җырлаганнар – менә бездәй үлми җирдә, – /
Гашыйкларның ни күргәнен сора бездән. / Бездәй сөйсәң – ил эчендә батыр туа, /
Батыр булса – туган ил дә матур була. / Кая барсаң – шунда батыр булалмасаң,
/ «Мин кем?» диеп, мәхәббәттән кат-кат сора» / («Яр сөйгәннәр...» 1 т., 298 б.).
***
Рәшит Әхмәтҗан иҗатының төп специфик үзенчәлеген тулырак күзаллар
өчен, лирик әсәрләре белән беррәттән, икетомлыгына кергән башка жанрлар
– аерым алганда, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре, алты поэмасы һәм
авторның «Ачлык мәйданы» дип исемләнгән поэтик циклы – ярым драматик
гамәли-публицистик репортажы турында да берничә сүз әйтеп китик.
Балалар шигъриятендә автор артык җитди. Эштән арып һәм йончып кайткан
бик күп әтиләр сымак, ул өйдә тулысынча бушанып-туарылып – күңелендәге
якты балачак хатирәләрен (сугыш чоры баласында, бәлки, алар бик бай да
булмагандыр) һәм хыялларын шартлы шигъри уен таләп иткәнчә иркенләп
ачып бетерми кала.
Авторның әледән-әле поэмалар жанрына мөрәҗәгать итүе исә, башлыча,
җәмгыятебездә чишелеп бетмәгән проблемаларның артык күбәеп китүе
белән бәйле. Бу очракта күләмле-җитди романнарга эпик-тезмә поэмаларның
ярдәмгә килүе бик табигый. Әлеге җитлеккән чуаннардан арыну өчен,
һичшиксез, үткен хирург пычагы сорала. Шагыйрь язган поэмалар алар –
яшәешебезнең үз вакытында дәваланмаган сызлавыклары. Чынбарлыкның
символик проекциясе буларак, ул әсәрләрнең исемнәрендә үк автор кузгаткан
кискен проблемалар ярылып ята. Рәшит Әхмәтҗанның икетомлыгына кергән
поэмаларын, гомумиләштереп, илебез тарихының тере-психологик җәрәхәтле
поэтик елъязмасы дип атарга мөмкин булыр иде.
Шагыйрьнең шактый ук күләмле «Карачкы» (1989) поэмасы да
үткәннәребезнең шундый фаҗигале бер ядкаре. Әмма бу тарих рәсми
комментарийлар, тышкы формаль даталар, саннар белән түгел, ә бәлки кешеләр
язмышын үзәккә куеп тасвирлаган эчке кичерешләр өермәсе аша, димәк, күпкә
мөһимрәк-кыйммәтрәк чынбарлык детальләре аша күзаллана. Тарихка һәйкәл
танк-пушкалардан куелмый. Яшәешнең баш каһарманы – Кеше үзе. Бәхетнең
Илаһи нигезе – тормыш, ярату, кешелек! «Карачкы»ның үзәгенә алынган тере
тарихи һәйкәл – ул милләттәшебез. Бу каһарман бүген балалар куркытыр
хәлгә килгән – һаман үлә белмәгән «Төрек Садыйк» кушаматлы бер адәм. Бар
күргәннәрен авылдашларына әйтеп бетерми торып, ул үлә дә алмый: аның җан
хәтерендә үзе сөргеннәрдә чакта, баласын җуеп, авылдагы бөтен вәхшилекләрне
башыннан кичергән – алай булса ирен көтеп алалмыйча якты дөньядан китеп
барган – җирдәге иң зур җәфаларны күргән «соңгы бала» төрек кызы Әмен.
Поэмада үткән сәясәткә әче нәфрәт белән янәшәдә төрки халыклар туганлыгы
һәм бөек Сөюгә мәңгелек һәйкәл булып, Әменнең авылдаш хатыннары янында
яр буенда кер бәләкләгәндә туглаган үлемсез чичән-кыз җыры яңгырый.
«Көтмәгән идем җәзаның / Мондыен мәхәббәттән, – / Сизми дә калдым, ул
мине / Тәмугка тәгәрәткән. / Мине илдән урлап киткән /Мәхәббәткә сугыгыз!
/Шомлы ага суыгыз...» / (2 т., 171-172 б.).
«Карга каргышы» (2001) дип аталган соңгы поэмасының без үсмерләр өчен язылуын күрәбез. Балалык-үсмерлек психологиясе әсәрнең бөтен
структурасына сеңдерелгән: «Чыпта белән тыштан тышласак та, / эчтән
ныгытсак та ишекне, / күлмәгемдә бары бер тишек бар, / суык таба шушы
тишекне. / Кошлар гына кайтып коткардылар / кышкы салкын дигән
каргыштан. / Күзебезгә кояш нур салса да, / аягыбыз бозга ябышкан. / Безнең
Алла – бер кабарлык икмәк. / Тезләндерде барлык баланы. / Кодрәте – киң!
Ләкин ач үлемнән / быел саклап кала алмады».
Әнә шушы эчкерсез, ихлас җанлы пионерлар, өлкән активистлар күрсәтмәсе
буенча – әле чәчелмәгән яңа уңышны саклыйбыз дип, бөтен карга ояларын
туздырырга, үзләренә зур йөкләмәләр алып, әрләннәрне үтереп бетерергә
керешәләр. Әмма табигать алардан өстенрәк булып чыга: соңгы кабымнарын
балаларына бүлеп ашаткан бик күп әниләр үз туган җирләрендә ачлыктан
кырыла, милләт язмышы карга ояларыннан да хәтәррәк булып туздырыла,
кешеләрнең туып-үскән йорт-җире, тулы авыллары бушап шып-шыр кала.
«Аучылар кибете»ндә (1988) дип исемләнгән поэма үзенең, нигездә,
драматургия жанры чикләренә якын торуы белән хәтердә кала. Без әсәрдә
төрле дәрәҗәдә актив катнашкан биш герой белән очрашабыз.
Беренчесе – башка бөтен каһарманнарны да шартлы бер сюжет сызыгына
төйнәп, уртак тамаша залына – каладагы «Аучылар кибете»нә туплаган, үзе
дә әсәрдә фәлсәфи-психологик тасвир монологын башкарган Автор. Икенчесе
– Урал төбәгеннән килгән аучы малае – әтисеннән мирас итеп саф күңел,
«чиксез тел һәм хәтер» алган Табигать баласы яшь егет. Өченчесе – кибеттәге
Сатучы яшь кыз. Дүртенчесе – чиратсыз пычак сатып алган Бозык күңелле
егет. Бишенчесе – иксез-чиксез чиратка баскан – Чират торучы Халык.
Яшь егет үзенә мирас итеп нинди «тел һәм хәтер» калдыруларын гашыйк булган
чибәр сатучы кыз белән танышканда бик тиз ача: «Күзләренә табындырып, егет
/ каушап калган кызны шаярта: / – Сездә, туташ, телне үтерә торган корал
бармы, аны кем сата? / Болай да бит сәер соравыннан телсез калган иде кыз
бала. / Сорый юлдаш: / – Ә хәтерне, туташ, / үтерә торганнарын кем ала? /
Тәкъдимемне теркәп куяр идем, / Бармы сездә, юкмы ул дәфтәр: / Халыкларның
асыл улларына / Пуля үтми торган күлмәкләр / Ник сатылмый? Барлап карасагыз,
/ Исән калганнары бик сирәк. / Күрәсезме, туташ, сезнең эштә / Кимчелекләр әле
бар, димәк... / Үртәп куя: / – Дары һәм чакманы / Ник сатасыз бер үк кибеттә?
/ ...Йөрәгендә кызның ут кабынды, / Ә дарысы – анысы егеттә...»
Чиратсыз кереп пычак сатып алган шома егетнең белгән үз эше: иптәшләре
белән җыелып килеп, яңа алган пычак белән куркытып, кызны үзенә
буйсындырмакчы.
Ә Чират торучылар башта корал ала, дефицит товар беткәч, таралышып,
һәркем үз ихтыяҗын канәгатьләндерерлек – иксез-чиксез гадәти яңа чиратка
баса: сугыш инвалидлары фатир чиратына, дәүләт түрәләре чираттагы
орденга, милләт кызлары «Үз баласын җиргә тудырмаска» врачка чират тора,
маңкортлар түземсезләнеп әзер-мул бәхеткә чират көтә...
Әсәр азагында Кызның да без, ниһаять, катгый үз репликасын ишетәбез:
«Һуштан яза-яза, «юк» диде ул, / мәхәббәттә бүген мин калам!»
Авторның «Бишташ» (1987) поэмасы башлыча философик трактатны
хәтерләтә. Фәлсәфи фикер сөреше биредә ифрат киң аспектта алына, чөнки
кешенең яшәгәндә һәм үлгәндә генә түгел, хәтта үлгәч тә таш белән мөгамәләсе
дәвам итә, әмма әсәрдә бу дәвамлы җанлы диалог психологик язмышлар белән
тиешле дәрәҗәдә ныгытылып җитмәгән кебек тәэсир калдыра.

***
Рәшит Әхмәтҗан иҗатының буеннан-буена тагын бер бик мөһим үзәк
проблемаларның берсе «Ата-Ана йорты – Туган йорт» темасы сузылып үтә.
Автор әнисенә ике дистәләп шигырен багышлаган. Аның чагылыш аспектлары
гаять төрле: ул аны якты дөньяга китерүче генә түгел, багып үстерүче дә, телгә
өйрәтүче һәм беренче тәрбиячесе дә, киңәшчесе, ярдәмчесе, илһамчысы да,
шул ук вакытта кисәтүчесе һәм саклаучы-яклаучысы да. Ана йөрәге тоташ
игелектән тора. Чөнки Алла мәхәббәте – кодрәт аша иңдерелгән ярату булса,
Ана сөюе ул – аның чиксез игелеге аша килгән мәхәббәт! Шагыйрь шәхесен,
нигездә, Әни формалаштыра. Рәшит Әхмәтҗан натурасының игелекле
сыйфатын да, һичшиксез, ул сеңдергән. Игелек шагыйрьнең бөтен иҗаты
буйлап сузыла. Шигырьләрдән күренгәнчә, поэтик эзләнүләрендә аның
янәшәсендә һәрвакыт ышанычлы киңәшче булып олы сөюле Әнисе тора.
Улының эчке рухи дөньясы белән Ана аерылгысыз бәйләнештә.
Ә шагыйрь улының рухи халәте шигырьдән шигырьгә нечкәрә бара: «Утка
ни бәйләп булсын соң – / ут булып янган мәлем»; шагыйрь улының ачылган
офыклары, гомумиләштергән фикер сөреше торган саен киңәя төшә: «Әнкәй,
мин монда-а-а, яшәүнең / бер нәни көймәсендә. / Җир шары үзе әйләнә / йөрәгем
тирәсендә» / («Әнкәй, мин монда-а-а», 1т., 130 б.).
Рәшит Әхмәтҗан шигъриятенең игелеккә тартымлыгы әле башлангыч чор
иҗатыннан ук күзгә ташлана. Ни гаҗәп, бу кырыс, шыксыз дөньяда кешеләргә ул
кичүе авыр булган үткелләрне махсус эзләп табып, алар белән янәшәдә атларга
– яшәешләрен күпмедер җиңеләйтергә тырыша. Шагыйрь профессиясенең асыл
мәгънәсен, шагыйрь язмышының илаһи миссиясен чын-чынлап әнә шул чакта
– аның олы Шәхесе белән очрашканда аңлый башлыйсың. Автор иҗатыннан
бер-ике мисал китереп үтик: беренче шигырьдә – лирик геройның үз юлында
җәрәхәтле бер кошка килеп юлыгуы тасвирлана: «Кем таш атсын яраланган
кошка?! / Ул бәрелгән инде кыяга. / Йөрәге сау, – аны менгердем мин / кыя
башындагы ояга. / Безне җир дә, күк тә яралады, / яраланып мин дә еладым; /
якынайдым кеше йөрәгенә – / изгелеге шунда дөньяның» / («Кем таш атсын...»
1 т., 79 б.). Икенче әсәре – дүртьюллыгы ятим бала хакында:
Ятим, ятим...
Әгәр үги ана
Чакырмаса пешкән ашына –
Гомер буе сабый яланаяк
Әнкәсенең йөгерә каршына.
(«Ятим, ятим...» 1 т., 213 б.).
Әнкәсе назын эзләп катлаулы гомер юлына ашыгып иртә кузгалган сабый
язмышын автор әнә шулай күзаллый. Мондый нечкә җан һәм поэтик тасвир
кодрәтенең, табигать тарафыннан бик сирәк талантларга гына бирелүе күңелдә
бернинди дә шик уятмый. Әйткәнебезчә, Рәшит Әхмәтҗанда аларның һәр
икесе мулдан бирелгән.
Туган йортта борын-борыннан Ана мәхәббәте белән янәшәдә Ата мәхәббәте
һәм Әби-Баба мәхәббәте дә бер-берсен тулыландырып исән-имин яшәп килә.
Үсмер шәхесенең ул тулы канлы гармоник бербөтенлектә өлгереп җитүе
өчен бик мөһим. Тикмәгәмени Ана Бала сөйләшүе шигырьләрдә киң колачлы
диалог тәшкил итә.

Әлеге комплекслы сөйләшү-темалар бөтенлеге авторның «Ачлык мәйданы»
шигъри циклында өстәмә тулылыкта яңгыраш ала. Үткән гасырның туксанынчы
елларында илебездә булып үткән демократик үзгәрешләр эчендә торып – җанлы
тарихи гамәлләр белән үрелеп баруы әсәрне тагын да мавыктыргычрак итә,
аның әһәмиятен арттыра. Монда яшәү гаделлеге, халыклар арасындагы дуслык-
тигезлек, милләт азатлыгы кебек заманның иң актуаль проблемалары үзәккә
куелган. Әсәрдә дөньяны төрлечә күзаллаган ак яулыклы әбиләр – «догалы
читекләр» һәм «дагалы итекләр» бер мәйданда очраша. Һәр ике якның бу
тарихи сыналу үткән көннәре; уртада исә – милләт каһарманнары («Шөкер
әле, халык безнең якта – үләчәкбез җылы кочакта»).
Әлеге әсәр шигъри яктан, шагыйрь талантының өлгереп җитүен күрсәтсә,
шәхси тормышында гражданлыгын раслаган – яшьлек хыялларының гамәли
чагылыш тапкан иң бәхетле көннәрен үз эченә ала. Милләтебезнең ул кешелек
каршында үз бәхете өчен көрәштә өлгереп җиткәнлеккә җитди имтихан тотуы.
Һәр тормыш детале биредә чичән-шагыйрь язмышын чагылдырган психологик
кичерешләр, хикмәтле фәлсәфә, поэтик сурәтләр ярдәмендә тормыш чынлыгына
әверелә. Милли яшәеш «туган йорт», «ил йорты», «иман» төшенчәләре аша
гомумиләшеп, дөнья-җиһан чикләренә чыгып зурая, тирәнәя.
Күрелмәгән драматик вакыйгаларны колачлаган әлеге поэтик репортаж –
рухи ачлыкка каршы 14 көн буена дәвам иткән кешелекле көрәш көндәлеге.
«Ачлык мәйданы» ул чәчелгән милли хакыйкатьнең тирән яшәү фәлсәфәсенә
әверелүе, сибелгән поэтик хикмәтләрнең бер бөтенлеккә җыйнау тәҗрибәсе.
Күргәнебезчә, Әни кеше милләт, туган тел, туган йорт, сәнгать, гореф-
гадәт, иман, физик яшәеш һ.б. якларга да битараф кала алмый; тулы канлы
бала тәрбиясе максатында, кирәк чакта, Ата-Баба вазифасын да үз өстенә ала.
Боларның барысын да Ана өстәмә мәшәкать итеп түгел, ә бәлки Илаһи вазифа
итеп башкара. Чөнки үзенең чын бәхете дә, барыннан да элек, әнә шунда.
Димәк, шагыйрьнең милләт теленә «И син телем, әнкәм, җанкисәгем!»
(«Ачлык мәйданы», 2 т., 104 б.) дип эндәшүе дә уйдырма сурәт кенә түгел.
Аның өчен ул изге бер символик мәгънәгә ия: «Керләр чайкый әнкәй, керләр
чайкый, / уе китә сулар төбенә. / Әйтерсең лә шулай диңгез айкый / телбизәкләр
эзләп телемә. / Бар дәверләр аша хәтерләгез: / ничек өйрәндек без сөйләргә?! /
Сүзләр өчен бирдек күзләрне без, / каныбызны бүлдек сүзләргә. / Тел югалтса
егет – ил югалткан, / Сүз югалтса – иле оялган. / Ә чын сүзләр безнең иреннәрдә
/ ничә кабат канга буялган...»
Әлеге мәкаләмне дә шагыйрьнең шушы көчле рухлы шигыре белән
тәмамларга уйлаган идем дә, соңгы строфаны укыгач, тукталып калдым: «Ә
таш ярда әнкәй керләр чайкый, / Уе китә сулар төбенә. / Әйтерсең лә шулай
диңгез айкый / Телбизәкләр эзләп телемә» / («Керләр чайкый әнкәй...»1 т., 237 б.).
Беренчедән, ул безнең заман өчен артык оптимист яңгырый; икенчедән,
сурәт детале дә бүгенге өчен бик үк туры килеп бетми кебек: керне инде хәзер
машинада гына әйләндереп чыгаралар, болай чайкап торучы юк, андый сулары
да калмады. Телбизәкләр эзләп маташучылар да бармы икән?..
Заманалар үзгәрә, табигать үзе дә бүген шактый башкачарак кабул ителә,
бүгенге тел өйрәнү ситуациясе өчен авторның «Куркыныч» (1 т., 85 б.) шигыре
күбрәк туры киләдер, мөгаен: «Су өсте тып-тыныч. – Иң соңгы дулкыным –
син, – диеп, бу дөнья дәшәр күк... куркыныч!» Хәер, финал өчен монысы инде
артык пессимистик рухлы бугай.
Әлбәттә, автор үзе исән булса, мөгаен «Илгә бирергә дигәнем» (2 т., 19 б.) шигырендәге: «Без калыйк әле, сандугач, / канатлар көйгән җирдә. / Кайчан
моң беткәне бар соң / үз илен сөйгән ирдә?! / Җилләре тынды кибегеп, / җир
яна-көя һаман. / Минем хәл түзәрлек әле, / гөлләремнеке яман. / Җан гына
калды, гөлләрем, / кан гына калды миндә, – / илгә бирергә дигәнем, / иң авыр
көннәремдә...» юлларын яисә үз-үзенә сарказм белән язылган «Яшь чагында...»
(1 т., 134 б.) шигырен сайлап алыр иде кебек:
«Яшь чагында авыр ташлар – тау астында, / җиңел ташлар гына тора
тау башында. / Буыннарым аша шулай таулар күчте: / таш ватылган
тавышлар бар тавышымда. / Таш ватылган тавышлар бар сагышымда, /
Шул тавышлар – елларымның агышында. / Очраштык та... тавышымнан
куркырсың дип, / «Сөям» диеп дәшми торам мин каршыңда. / Тау астына
очармын күк дәшсәм әгәр, / тау башында да шәп түгел минем хәлләр. / Ничек
инде тавыш моңлы, матур булсын, / гомергә бер сиңа «сөям» димәсәләр.
/ Еллар гына һаман дәшә: – Әйдә, гашыйк, / тау астыннан... тау башына
ташлар ташыйк!»
Хәер, юк, мондый авыр вакытта үз эчке халәте белән чикләнмәс ул, халкы,
милләте, аның киләчәге, мәктәбе турында күбрәк кайгыртыр иде. Әнә бит
«Безнекеләр» (1 т., 259 б.) шигыре нәкъ шундый әсәрләрнең берсе:
«Моң ага җир күкрәгеннән, / Кем җырлап җылый тагы? / Сөю, синең
ятимәңме? / Ятимеңме юлдагы?»
Автор халкыбызның яшәп үткән бөтен катлаулы тарихи юлын күз алдына
китереп бастыра. Ап-ачык булып чичән шагыйрьнең хикмәтле ике фикере
ишетелә:
«Җыр килә тарих юлыннан, / Моң килә ага-ага: / «Үлсәм иде бер ир бала /
Туган көнне дөньяга».
Шагыйрьнең ишарәсе аңлашыла: димәк, үлгән батырлар урынына яңа батыр
кирәк! Әмма моның проблемалы авыр ягы да юк түгел – бүгенге феминизм
белән катнаш инфантил заманда (әнкәнең барлы-юклы бер иркә малае булган
чорда) кайдан табарга кирәк ул батырны?! Малай дип болай кистереп әйтерлек
аерма калдымы икән әле?
Әмма чичән шуның белән дә чичән – ул һәрвакыт зирәк акыллы, шигырьнең
икенче өлешендә бу тулысынча аклана: «Кыз бала җылый икән лә, / Кыз бала
җырлый икән».
Шулай итеп, сүз сөреше кисәк икенче якка борылгандай була. Әмма бөтен
хикмәт шунда, үзгәреш алдагы тар логикага гына кайтып калмый. Кызның
«хәтфә үләннәргә кушылып җырлавы» әсәрнең бөтен идея-фикерен бөтенләй
башка аспектка күчереп куя: «Ул җырны кайда ишетсәң – / Туган ил шунда
булыр!»
Алдагы кыска, аңлаешлы, яктылык белән өртелгән строфаларда әсәрнең төп
идеясе, шагыйрьнең укучыга җиткерәсе асыл сүзе ачыла: «Хәтердә шундый
сеңелләр, / җанда яши электә – / ярлары үлсә яуларда, / алар үбеп терелткән.
/ Терелгән минем нәселем, / сау, тере килеш калган; / без янып яшәгән саен,
/ утларда дөрли ялган». Һәм әсәрдә соңгы нәтиҗә: «Үлсәм иде бер кыз бала
/ Туган көнне дөньяга! / Дөньяга безнең күңелдән / Әнә шундый җыр ага...»
Афәрин, шагыйрь, нәкъ халкың күңелендәген әйтеп бирә алдың!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев