Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Нәсел тамырларында сакланган хәтер...

Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» романын бәяләүгә шактый озак, авырлык белән килдем. Менә ничә еллар язарга иде дигән уй күңелдән китмәде. Инде күптәннән күз яшьләре аша укыган әлеге китап тынычлык бирми.

Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» романын
бәяләүгә шактый озак, авырлык белән килдем. Менә ничә еллар язарга иде
дигән уй күңелдән китмәде. Инде күптәннән күз яшьләре аша укыган әлеге
китап тынычлык бирми. Бу авырлык күтәрелгән тема – үткән хатирәләр,
тарих белән бәйләнә. Кайчандыр, Казан педагогия институтын тәмамлап
килгән елларда, татар дөньясын шаулаткан «Язгы аҗаган» романын укып,
М.Хәсәновның архивында сакланган «тарих»ны күреп әсәрләнгән идем. Бу
әле фән дөньясына беренче адымнар. Соңрак, аспирантурага укырга кергән
елларда, И.Салаховның «Колыма хикәяләре» роман-хроникасы басылып
чыкты. Шул вакытта җитәкчем академик Ф.М.Мусинның нәкъ менә шәхес
культы чоры, ХХ гасырның «ак таплар» белән чуарланган еллары белән
бәйле әдәбиятын өйрәнү юнәлешенә кертеп җибәрүе дә, күрәсең, очраклы
булмады. Үз вакытында колхозлашу еллары, шәхес культы, Ватан сугышы,
андагы хаталар, ялгышлар белән тулы бер тарихны әдәбият аша өйрәнү,
архив материаллары белән эшләү, Колымадан исән кайткан, алай гына да
түгел, кешелеклелеген, күңел матурлыгын, дөньяны, кешеләрне ярату хисен
югалтмаган Ибраһим ага Салахов белән озак еллар аралашып яшәү, аның өчен
«шәфкать фәрештәсе» булу – болар барысы да минем күңелгә тирән уелган.
Бәлки, мин кабат бу авыр хисләрне кичерергә теләмәгәнмендер.
Бу язма әдәбият тарихына сак, тирән игътибар кирәклеген онытылмаслык
итеп күңелгә сеңдергән, әсәрне аерым «бер утрау» итеп кенә түгел, чор, тарих,
алшартлар белән бәйләп анализларга кирәклеген өйрәткән хөрмәтле остазым
Флүн Мөслах улы Мусин истәлегенә дә бер ядкярь булсын.

***
Равилә Шәйдуллина-Мурат татар әдәбияты мәйданына – шигърияткә, проза
һәм балалар әдәбиятына да сиздерми генә килеп керде. Аның «Карт шомырт
хатирәсе» (2020) исемле ике кисәктән торган романы татар әдәбиятында зур
вакыйга булып, милли хәтерне, тарихи язмышларны һәм кеше күңеленең
нечкә хисләрен чагылдыруы белән игътибарны җәлеп итәргә, җәмәгатьчелекне
дулкынландырырга тиеш иде кебек. Әмма авторның «Ялантауга ай кунган»,
«Тау башында бүре бар», «Үксезләр», «Сихәтләнү», «Алмагач дәресе», «Батыр
малай», «Мүкләк белән Сөзгәк» кебек китаплары, гомумән, иҗаты да әлегә
тиешле югарылыкта бәяләнми, читтәрәк кала килә. Югыйсә биредә – инде
билгеле кебек күренгән тарихта яңалыкларга да урын зур һәм бу әсәр бер гаилә,
буыннар тарихы гына түгел, татар тарихының сәхифәләре буларак та кабул
ителергә тиеш. Ике кисәктән торган роман – авторның иҗат юлындагы мөһим
адымы гына түгел, бәлки, бүгенге татар прозасының лирик-экзистенциаль
канатын баетучы табыш та.
«Табыш» дигәнбез икән, исбатлап китик. Мәгълүм, романда колхозлашу еллары, анда җибәрелгән хата-ялгышларны чынбарлыктан алынган шәхесләр
язмышы аша тасвирлау төп урынны алып тора. Бу еллар белән бәйле
карашларның әдәбиятта чагылу тарихына тукталсак, биредә әллә ни яңалык юк
та кебек: Совет дәүләте тарихында мөһим вакыйга дип исәпләнгән колхозлашу
хәрәкәтенә аның беренче адымнарыннан ук зур игътибар бирелде. Табигый, бу
елларны, заман кешеләрен яктыртуга чорның идеологик карашлары, таләпләре
тирән эз салды, колхозлашу хәрәкәте яңа тормыш төзү өчен алып барылган
сыйнфый көрәш, халыкны караңгы тормыштан бәхетле яшәешкә алып чыгучы
бердәнбер юл дип бәяләнде. Әсәрләрдә дә төп ике лагерь тасвирланды: бары ак
төсләрдән генә торган колхозлашу яклы геройлар һәм хәтта киемнәре дә «кап-
кара» төсләрдән генә торган колхозлашуга каршы як. Болар, әлбәттә, заман
таләбе, язучылар алдына куелган таләпләргә җавап буларак язылган әсәрләр
иде. Ф.Сәйфи-Казанлының «Өч нарат» (1930), Ф.Хөсни «Җыр тыңлый» (1931),
Г.Толымбайның «Түбән елгада» (1932), М.Әмирнең «Безнең авыл кешесе»
(1933) әсәрләре шундыйлардан.
1960 нчы еллардан, ил тарихында барлыкка килгән кискен үзгәрешләрдән
туган иркенлектән соң, колхозлашу хәрәкәтен объективрак бәяләүгә омтылыш
арта. Мисал өчен, А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повесте, Ф.Хөснинең
«Утызынчы ел» романы шундыйлардан. Соңгысы – ХХ гасырның утызынчы
еллары шартларында язылган «Җыр тыңлый» әсәренең икенче варианты.
«Әлбәттә, элекке китаптан монда таш өстендә таш калмады», дип яза автор.
Чөнки инде колхозлашу вакыйгалары белән бәйле чорга караш байтак үзгәргән.
Ул вакыйгаларга автор яңа дәвер күзлегеннән карап бәя бирергә омтыла,
игътибарын үзгәрешләрнең кешеләр язмышына алып килгән тәэсиренә юнәлтә.
Һәм, ниһаять, үзгәртеп кору елларында М.Хәсәновның «Язгы аҗаган»
романы басылып чыкты. Язучы инде әсәрендә утызынчы еллар авторлары
белән турыдан-туры бәхәскә керә. Бу елларда кулак мөһере сугып, авылдан
куылган кешеләрнең, асылда, намуслы һәм тырыш хезмәт кешеләре булуларын
ача: җирнең тәмен белүчеләр, Иргали кебек асыл затлар Себергә сөрелде.
Икенче яктан, Халәп ише эш рәтен белмәгән «буш куыклар» дәүләт башына
килде дигән идея сюжет үстерелешендә ачылганнан-ачыла бара.
Әлеге фикерләр Равилә Шәйдуллина-Муратның романында тагын да
үстерелә төшә. Әмма биредә инде тарихилык, конкрет җирлек, реаль геройлар
– Равилә Шәйдуллина-Муратның нәселе, әтисе ягыннан бабасы Хәбибулла,
әнисе ягыннан бабасы Габделхәй гаиләләренең катлаулы язмышы әсәрнең төп
нигезе булып тора. Биредә инде тарихның ничек язылуына конкрет фактлар,
геройларның кичерешләренә тирән игътибар бар. Табыш – балачактан алып
тасвирланган геройларның язмышын, нәсел тарихын эзлеклелектә, ил тарихы
белән бәйләп, хәтта безнең көннәргә кадәр акрын гына үстерүдә. (Биредә
соңгырак чор әсәрләре дә күз алдында тотыла. Чөнки бу иҗат тулаем диярлек
гаиләгә бәйле гомум тарихны чагылдыра). Нәкъ менә шушы үсештә инде әле
моңа кадәр без белмәгән детальләр, тарихи хәтер ачыла. «Белмәгән әйбер
турында язмыйм, шуңа күрә тарихны өйрәнергә Себергә бардым», – дип
искәртә әдибә үзе дә романдагы вакыйгаларның документаль чынбарлыкка
нигезләнүенә басым ясап.
Романның сюжет сызыгында тоталитар режим – колхозлашу (1929–1933),
шәхес культы еллары корбаннарының язмышы ята. Юк, алай гына да түгел,
җәмгыятьтә бер-берсенә капма-каршы куелган төп ике лагерь, яңа совет
дәүләтен булдыручылар, коммунистлар – надан Шәрәфи, ирдәүкә Наһар, ата ялкау Галәү, үзенең мөгаллимен штык терәп, илдән куган сакау Мансур,
азгын кылый Камали, төрмәдә чиратлашып, кыз баланы көчләгән сакчылар
һәм «каршы як» – затлы, укымышлы нәсел вәкилләре Габдрахман хәлфә,
Хәбибулла, Котдус, Зөһрә, Йөзембикә һ.б. язмышлары ята.
Мәгълүм, колхозлашу сәясәте хәлле крестьяннарның мал-мөлкәтен тартып
алу һәм аларны күмәк хуҗалыкларга мәҗбүри кертүдән гыйбарәт була. Әмма
Габдрахман хәлфә, Котдус кебек алдынгы карашлы күпчелек бу сәясәтнең
файдасыз булуын аңлый һәм каршылык күрсәтә. Нәтиҗәдә, совет хакимияте
көч кулланып шәхси мөлкәтне тартып ала, каршы торучыларны Себергә,
сөргенгә җибәрә. Равилә Шәйдуллина-Мурат та романда депортацияләрнең
административ характеры, суд карарыннан тыш оештырылуы һәм кешеләрнең
яшәү өчен яраксыз урыннарга күчерелүе турында ачынып яза.
Романның төп сюжет сызыгы Габдрахман хәлфә гаиләсенең Себергә сөрелүе,
гаепсез җаннарның эчтән өзгәләнүе белән башланып китә: «Габдрахман хәлфә
җиделе лампаның филтәсен күтәрә төште дә Көлич авылында яшәүче дусты
Яковка хат язды: «Друг мой, Җәкәү, безне Себергә гонят, без с тобой больше не
увидимся. ...Двоих сыновей с сабой заберу. Но кызым Нәфисәне спасти надо.
... син ничек тә отправляй дучку Үзбәкстанга». Инде, сюжет барышы өчен
штрихлар эшләнде. Алга таба вакыйгаларны баетасы, үстерәсе калды. Авыл
куштаннарының мөгаллимне балалары һәм авырлы хатыны Зөһрә белән бергә,
көзге яңгыр астында Казан төрмәсенә озатулары, юл һәм төрмә газаплары,
Нәфисәнең качып китүе, әмма, сафлыгын саклап, үзе өчен көрәше нәтиҗәсендә
кулга алынып, Казан төрмәсендә сакчылар тарафыннан вәхшиләрчә мыскыл
ителүе, качуы, туганнарының түбән өендә бала табуы, аны ятимнәр йорты
ишеге төбендә ташлап калдырырга теләп тә, булдыра алмавы һәм, Үзбәкстан
якларына юл тотуы – болар барысы да шул дәрәҗәдә тетрәндергеч итеп язылган
ки, әйтерсең лә язучы да, син дә бу хәлләрне үз күзләрең белән күреп торасың,
һәм бу хәл бик авыр тәэсир калдыра. Әле балигълык яшенә дә кермәгән,
Солтангәрәйне саф мәхәббәт белән сөйгән яшүсмер кызның бу газаплары –
аерым бер төркемдә, һәр заманда булган, әмма бу чорда уңышлы туфракка
төшкән чүп үләне кебек аеруча тамырланып, кешелексезлек, әхлаксызлыкның
нинди дәрәҗәгә үсүен бәяләү мөмкинлеген ача. Сизмәстән, «Йа Хода, үзең
сакла!» дип куясың. Иң аянычлысы – бу гыйбрәтләр уйлап чыгарылмаган, ул
гаиләләр, ил тарихындагы фаҗига. Болар барысы да авторның табигатьтән
килгән таланты белән кушылып, бик оста, җырлап торган шигъри тел, инде
онытыла башлаган, татарга гына билгеле һәм татар әдәби теленә генә хас
борылмалар белән кәгазьгә төшерелгән һәм аерым төшенчәләр әдәби табышлар
дәрәҗәсенә күтәрелә алган.
Сюжет үстерелешендә әдибә, лирик чигенешләр ясый-ясый, укучы
алдында ике төрле картина тудыра. Беренчесе – утызынчы еллардагы татар
авылы, милли бәйрәмнәр, күмәк эш, татар өе, авыл тормышы – чиккән
ашъяулыклар, йорт эчен бизәү өчен дә, аерым бүлмә ясау ролен дә үтәгән
чаршаулар, чүпләмле сөлгеләр, милли ризыкларны тәфсилләү, оя-оя казлар,
мал-туар – үзенең кул көче белән булдырган, булганның кадерен белеп яшәүче
тырыш татар халкының «рәхәт, мул» тормышы – тарихи хәтер. Утызынчы
еллар татар авылының тулы, бөртекләп күрсәтелгән яшәеше. Икенчесе –
өмет чаткысы да күренмәгән караңгы, төпсез упкын – сөргенлек тормышы.
Тиешле дәрәҗәдә күмелергә дә «хаклары» булмаган, траншеяда ятып калган
меңәрләгән үле гәүдәләр. Монысы да – тарих. Әмма монысы инде Сталин һәм аның тарафдарлары тудырган системаның совет кешесен кол дәрәҗәсенә
төшерүенә «һәйкәл». Чөнки, әсәрдә төп геройлар белән бергә, вакыт, динамика,
хәл-вакыйгалар – автор фикеренең үзәгендә тора. Һәм алар шул чорның
панорамасын тудыруда әһәмияткә ия.
Шулай да, халык күңелендә әле бик кечкенә генә өмет чаткысы да бар –
«бәлки!». Шул бәлки яшәргә, кешелеклелек, ярату хисләрен саклап калырга
көч бирә. «Бәлки әле, теге керәшен Митрәй акылына килер. Яхъя абыең кебек,
безгә дә ирек килер... Теләчедә кыйналып кайткан Митрәйнең озак вакыт
җанбашын сөйрәп, кан сиеп ятканнан соң, мантый алмыйча, корышып, коры
сөяккә калып үлгәнен Мифтахетдин белми иде».
Садә гадилек һәм явызлыкның җәза алуы – тормыш законы. Илдә урын,
дәрәҗә өчен, кешеләр язмышын хәл итүчеләр рәтендә булу өчен гади күзгә
күренми торган көрәш барган бу чорда, сөргенлектән котылу җиңел булмый,
әлбәттә. Җәзалар чиктән ашканда, кеше характеры, холыклар арасында аерма
югала, диләр. Шуңа күрә В.Гроссманның бер герое, тоткынлыкта намуслы
кеше намуссыз кешедән беренчесенең начар эшләрне теләмичәрәк эшләве
белән генә аерыла, дигән фикер әйтә. Мөгаен, ул үзенчә хаклыдыр. Чөнки бу
әсәрдә дә «сөрелгән»нәрнең язмышлары бер-берсеннән аерылмый, аларның
язмышлары уртак.
Гомумән, әсәрдә «сөрелгән»нәргә – нәсел тарихын «язучыларга» зур
урын бирелгән. Бу вакыйгалар тарихи дөреслекне чагылдыру белән бергә
тоталитар системаның шәхесне юк итүгә корылган механизмын һәм аны
тудырган сәбәпләрне ачуга да ярдәм итә. Бу яшәешне автор ниндидер
ясалма буяуларсыз, әмма кырыс һәм шыксыз хакыйкате белән алга бастыра.
Төрмәләрдә бер-берсенә укмашып, тыгызланып утырган хәлсез хатыннар,
сакал-мыеклары җиткән, күзләре төссезләнгән, чарасызлыктан гаҗиз ирләр.
Себер салкыннарында ач-ялангач халыкның яшәеше, көн эчендә йөзләгән
үлем һәм авырлыклардан акылын җуйган халык: «Хәлфә, тавыш килгән
якка борылып карады да хәле китеп, ... утырды. Яр буеннан ике атна элек
ике баласын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган Балтач хатыны Әсмабикә
менеп килә иде. Өстеннән су агып тора. Ул өч яшьлек үле кызы Зөлхиҗәне
күкрәгенә кыскан һәм такмаклый-такмаклый елый, азрак торганнан соң,
Енисей буйларын яңгыратып көлә». Әлбәттә, сөргенлекнең фаҗигасен, җан
өшеткеч хәлләрне моннан да ачык, төгәл буяулар белән бирү мөмкин түгелдер.
Әсәрдә төрмә-лагерь җитәкчеләре һәм сакчылар да шушы дөньяның
аерылгысыз өлеше итеп, башлыча «караңгы» буяулар ярдәмендә сурәтләнә:
«Кырынмаган, йөзен җирән сакал-мыек баскан, ... сакчы Габдрахманның
йөзенә сасы тәмәке исләре аңкытып акырды».
Сөргенлекнең эпизод-тасвирлар ярдәмендә күз алдына бастырылган
кешелексез һәм рухсыз чынбарлыгы геройларның рухын сынау чарасы кебек
күз алдына бастырыла. Чөнки әлеге аяусыз, мәрхәмәтсез дөньяда тоткыннарны
рухи яктан сындыру максаты да куелган кебек. Автор үз геройларының
бу яктан да нык булуларын күрсәтү өчен аларның күркәм күңел дөньясын
әлеге хәяткә каршы куеп тасвирлый. Нәтиҗәдә бу караңгы, мәрхәмәтсез
яшәеш яссылыгында сөрелгәннәрнең күңел дөньясы тагын да сафрак булып
алга баса, халыкның фаҗигасе тагын да калкурак һәм укучыга тәэсирлерәк
булып гәүдәләнә: «Камил әтисенең каршысына килеп тезләнде дә башын
аның тезләренә салып ... елап җибәрде: – Әти, ... алда бернинди яктылык
күренмәгән коточкыч караңга тормыштан туйдым. Үзәкләргә үткән салкыннан, чебен-черкиеннән, сасы балык ашыннан, этләрдән дә явызрак сакчыларның
сүгенүеннән, җанны изүләреннән туйдым. Әти-и-и, бәлки...».
Бөек Ватан сугышы еллары романда колхозлашу дәверенең дәвамы буларак
сурәтләнә. Мәгълүм, бу тема белән бәйле әйдәп баручы тенденцияләр белән
беррәттән, сугыштан соңгы дәвердә әлеге дәһшәтле елларны, язмышларны
төрле яктан һәм тирәнрәк яктыртуга да игътибар көчәя барды. С.Хәким
язганча: «Бөек Ватан сугышы ераклашкан саен ачыла барды бөтен зурлыгы».
Әлеге әсәрдә дә дәвер хакыйкате барлык чынлыгы белән ачыла: «Барысы
да җиңү өчен!» дип яшәгән бу чорда да колхозлар тылда калучыларга,
хатыннарга, гарипләргә, ярым ятим балаларга терәк була алмый. Мисал итеп,
ире Фәйзрахманның үлеменнән соң ике ятимне ялгызы тәрбияләүче Фәхринур
язмышын китерү дә җитә. Гаепсездән гаепләнеп, чәчүлек бәрәңгесе, сыерының
конфискацияләнүе, балаларының ятимнәр йортына, үзенең төрмәгә озатылуы
– бу гамәлләрне берничек тә аклап булмый. «Наһар колагында Гыйниятулласы
кызына (Зөһрәгә) бүләк иткән зөбәрҗәт кашлы алтын алкалар иде... Наһар,
Фәгыйләнең алкаларга карап катып калганын күреп, тиз генә кызыл
косынкасын колакларына кадәр төшереп башына бәйләп куйды... хатынның
бармагындагы зөбәрҗәт кашлы алтын йөзеге, ... нур чәчеп, җемелдәп алды».
«Сәвиткә кирәк, Сәвит шулай куша...» дип, теләгәннәрен эшләп, үз рәхәтләрен
алга куйган Наһар кебек геройларга иркен юл ачкан бу хакимиятнең эшчәнлеге
әлеге вакыйгада гына да бөтен тирәнлеге, аянычы белән ачыла. «Алансудагы
хәлләр коточкыч. Кешеләр күршеләрен, туганнарын сата».
Бу урында чорга хас «курку, куркытып тору» мәсьәләсенә аерым тукталу да
дөрес булыр. Чөнки чор вакыйгаларында нәкъ менә куркыту – әсәрнең сюжет,
композиция факторы буларак, геройларның эчке дөньялары, хәтта әһәмиятсез
вакыйгалар белән дә идарә итә. Көчләү – тоталитар системаның төп нигезе. Ул
җәмгыятьтә аерым бер курку атмосферасы тудырып кына калмый, бәлки аларны
үзенең коралына, бер-берсенә әләк язу коралына да әйләндерә. Бу хәл бераз
соңрак, ХХ гасырның 1937-1938 нче елларында аеруча нык чәчәк атачак әле...
«Каршы як»ның әхлаксызлыгы табигатькә мөнәсәбәттә дә ачыла. Мисал
өчен, татар әдәбиятында гасырлар дәвамында кабатланып килгән, символик
мәгънәгә ия вакыйга, Галәүнең пар торнаның берсен атып үтерүе: «... синең
парыңның шырт-шырт итеп каурыйларын йолкып утыручылар… аларның
күккә күтәрелергә хаклары юк». Яки мәчет манараларын кисү вакыйгасы.
Кадимгә әнисе: «Эшләмә, улым, андый эшне, җиде буын нәселебез… Аллаһы
Хак Тәгалә кичермәс», – дип тезләнеп ялварса да, хакимият басымы көчлерәк
булып чыга. Әлбәттә, болар – Галәү, Шәрәфи, Наһар кебек геройлар – эпизодик
геройлар, әмма алар сюжетка кискенлек өсти һәм чор идеологиясенең асылын
ачарга ярдәм итә.
Гомумән, «Карт шомырт хатирәсе» романында геройлар системасы тарихи
хәтерне, милли кыйммәтләрне һәм әхлакый конфликтларны чагылдыру өчен
хезмәт итә. Мисал өчен, Габдрахман, Зөһрә, Нәфисә, Котдус, Йөзембикә –
әсәрнең идеологик һәм эмоциональ үзәген тәшкил итүчеләр. Даут, Фәгыйлә,
Камил – сюжетны алга этәрүче һәм төп геройларның характерларын ачучылар.
Гыйният, сюжетта катнашмаса да, тарихи контекстны тулыландыра.
Равилә Шәйдуллина-Мурат «Карт шомырт хатирәсе» романында геройларын
беркадәр идеаллаштырса да, бу алым аклана. Мисал өчен, Нәфисәнең
мәрхәмәтлелеге яки Габдрахманның сизгерлеге – әсәрнең эмоциональ тәэсирен
арттыра. Бу геройлар, гаилә һәм нәсел тамырларына таянып, авыр чорларда да әхлакый кыйммәтләрне саклый ала. Бу хәл исә әсәрнең төп идеясе – милли
хәтерне һәм рухи ныклыкны саклау белән бәйле.
Нәфисәнең язмышы – тарихи контекстта аерым игътибарга лаек. Ул Себергә
сөрелүдән котылса да, чор идеологиясе һәм яңа әхлакый нормалар аны
фаҗигале сынауларга дучар итә. Кылый Камали кебек хакимият вәкилләренең
азгынлыгына каршы торуы нәтиҗәсендә төрмәгә эләгүе, «иң гадел» судның
Нәфисәне гаепле дип табуы совет дәүләтенең «йөзен» күрсәтә. Төрмәдә
көчләү нәтиҗәсендә авырга узган Нәфисәнең чәчләре уналты яшендә агарып
бетә: «Күпме генә вакыт үтте, чәчәк атарга җыенган гөл кебек кызны нәрсә
эшләткәннәр!»
Камилнең язмышы да тарихи контексттан аерылгысыз. Сөргенлектә әтисе
Габдрахман белән бергә авырлыклар кичергән Камил дә тиз олыгая. Аның
әтисенә әйтелгән юату сүзләре – «Әти, син бер дә аптырама, Себердә бер
җае чыгар әле, син түлке кайгырма» – баланың гайре табигый тизлек белән
психологик яктан үсүенә дәлил. Зәйнәпкә булган саф мәхәббәт хисләре исә
аның күңел матурлыгын ача.
Йөзембикә, Габдрахман, Зөһрә һәм Камил кебек геройлар дин эзәрлекләнгән
чорда, тайгада мөселманча зират булдыру эшен башлый. Бу «авыр эштән
кайтып гасабиланып яту түгел, рухи ныклыкны саклауның иң зур үрнәге». Алар
алты еллык сөргеннән соң да Казанга өмет белән кайта. Камил белән Зәйнәпнең
бәби көтүе – символик мәгънәгә ия. Димәк, тормыш, нәсел дәвам итә.
Романда йорт образы да, тарихи контекстта, символик мәгънәгә ия.
Сөргеннән кайткан Габдрахман нәселенә Борискин бистәсендә иске йорт сатып
алына. Кайчандыр затлы мөселман гаиләсе яшәгән бу йорт хуҗалары «Англия
шпионнары» дип гаепләнеп сөрелгән. Йортның хәзерге хәле – «ишеге ачык,
тәрәзә пыялалары коелып беткән, пәрәвез ятьмәләре тузаннан кара тукыма
кебек» – совет сәясәтенең җимергеч тәэсирен күрсәтә. Габдрахманнарның
бу йортны пөхтәләп, «матурлык өрфиясе» куюы – милли һәм әхлакый
кыйммәтләрне торгызу символы.
Гомумән, Равилә Шәйдуллина-Мурат кечкенә генә детальләр аша да
геройларының эчке дөньясын һәм тарихтагы урынын ача белә. Мисал өчен,
Котдусның шомырт куагына мөнәсәбәте аның нечкә күңелен, мәрхәмәт иясе
булуын күрсәтә. Төп символ, шомырт агачы образы исә, автор сүзләренчә,
«нәселнең ныклыгын чагылдыра: яшен сукса да ул яңа ботаклар чыгара». Әлеге
образ әсәрнең буеннан-буена сузылып, вакыйгаларны бәйләүче бер деталь, төп
идеяне җиткерергә ярдәм итүче образ буларак та бәяләнә ала.
Әсәрдә аерым урын тоткан Хәбибулла Муратов һәм аның «Кукан»
кушаматлы гаиләсе язмышы белән бергә тирән үрелеп үскән тагын бер образ
бар – «Кукан» кушаматлы ат. Бу затлы нәсел үзенең уңганлыгы һәм дингә
үрнәк мөнәсәбәте белән аерылып тора. Кукан исә – Үзбәкстаннан кайтарылган
яхшы нәселле, затлы гарәп аргамагы. Колхозга кермәгән өчен Хәбибулла
картның Куканын, колыны Йолдызны авыл куштаннары алып чыгып китә. Иң
аянычлысы – кыйммәтләрне аера белмәүче бу кавем, нәселле гарәп аргамагын
сукага җигә. Ак бәкәлле, маңгаенда йолдызы булган колынын исә суеп ашый.
(Сүз уңаеннан, Черек күл буенда урнашкан «Кукан» кафесенда без еш булабыз.
Ләкин, стенага эленгән Кукан-ат образының мәгънәсе, тарихы шәхсән минем
өчен билгеле түгел иде. Менә нинди мәгънәгә ия икән ул «Кукан»! Казан
каласының үзәгендә мәдәни образ булып яшәүче тарихи Кукан!).
Габдрахман, Котдус, Хәбибулла карт кебек геройлар – үз тырышлыклары нәтиҗәсендә матур тормышка ирешкән гаиләләр – кулак дип гаепләнсәләр
дә, яңа җәмгыятьнең терәге булырга тиешләр иде кебек. Әмма, әсәрдә
үткән чор вакыйгаларының хәзерге заманга йогынтысына ишарә, бүгенге
югалтулар вакыт-вакыт укучыны сискәндереп куя: «Менә шундый кешеләрдән
сыйнфый дошман ясагач, безнең илебезгә кемнәр хуҗа була соң? Алтын
күреп азганнармы, булмаса Галәүләрме, Шәрәфиләрме, ирдәүкә Наһарлармы?
Денсезләр, сатлык-ялкаулар, эчкечеләр белән илне алга таба алып барырлык
дәүләт төзи алмаячаклар».
Гомумән, авторның стиле гаять үзенчәлекле, ул аның лирик-экзистенциаль
пафосында, образларның психологик тирәнлегендә чагыла. Халыкчан рух,
матур, нечкә борылмалар, мәкаль-әйтемнәрне мул, урынлы куллану да
геройларны һәм вакыйгаларны ачуның кыйммәтле чыганагына әверелә. Мисал
өчен, Габдрахманның Зөһрәне юату өчен әйтелгән «Башны ташка орсаң да,
баш ярыла, ташны башка орсаң да, баш ярыла» дигән мәкалендә сабыр булырга
чакыру ята. Мондый мәкаль-әйтемнәр сөйләмне образлы һәм тәэсирле итә,
геройларның эчке дөньясын ача.
Төс символикасы, антитеза алымы да стильнең үзенчәлеген билгели.
Шулай итеп, Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе»
романы – тарихи хәтерне яңарту, милли мәдәниятне саклау һәм кеше
язмышлары аша әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү, колхозлашу еллары,
депортацияләр, мәчет манараларын юк итү, Бөек Ватан сугыш чоры
вакыйгаларын, шул дәвер кешеләре язмышын тарихта калдыру, милли хәтер,
милли рух ныклыгын яшьләргә үрнәк итү ягыннан әһәмиятле. Габдрахман,
Зөһрә, Нәфисә, Йөзембикә, Камил – тарихи яссылыкта милли һәм әхлакый
кыйммәтләрне чагылдыручы геройлар.
Әсәр мавыктыргыч, вакыйгалар һәм сюжет сызыклары кызыклы. Әсәр
бер тында, елап, әрнеп, язучының осталыгына сокланып укырлык. Шуның
белән бергә, романда кирәксез лирик чигенешләрнең күп булуын да билгеләп
китү кирәк. Әлбәттә, алар әсәргә фәлсәфи-эмоциональ яңгыраш бирә. Әмма
бу хәл вакыт-вакыт сюжет таркаулыгына китерә. Чөнки бу чигенешләр, еш
кына, әсәрдә инде булып узган вакыйга-хәлләр яки геройларның кичерешләре
белән бәйләнә. Ягъни вакыйгалар тасвирлана, беркадәр вакыт үткәннән соң,
геройларның берсе аны кабат искә төшерә. Шул ук вакыйганы кабат, детальләп
сөйләп чыга. Бу – композицион алым, кулланылырга хаклы булган алым. Әмма
озынга сузылган бу кабатлаулар, еш кына озынга сузылган диалоглар, бер үк
фикернең кабатланып килүе ялыктыра, еш кына күңелдә, мин бу хәлләрне
укыдым бит инде, нигә кабатларга дигән уй туа.
Әлбәттә, «бу кечкенә деталь» әсәрнең әдәбият тарихында тоткан урынын
киметә алмый. Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе»
романы тулы бер нәсел тарихын, татар авылының эчке яшәешен, үткән
тарихтагы «ак таплар»ны реаль чынлыгында тасвирлавы, төзек, сокланырлык
матур әдәби теле белән соңгы еллар татар әдәбияты тарихында лаеклы урынын
алды.

 

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев