Иҗаты – милләтнең йөз аклыгы
Айрат Суфиянов иҗаты белән танышлыгым дүрт-биш ел элек интернет аша башланды. Әсәрләренең интернетка чыгарылган кадәресе белән танышып кына да мин аның көчле лирик булуын тоемладым, ике арадагы фикер-хисләр уртаклыгын тойдым.
АЙРАТ СУФИЯНОВ ЛИРИКАСЫНА БЕР КАРАШ
Айрат Суфиянов иҗаты белән танышлыгым дүрт-биш ел элек интернет аша башланды. Әсәрләренең интернетка чыгарылган кадәресе белән танышып кына да мин аның көчле лирик булуын тоемладым, ике арадагы фикер-хисләр уртаклыгын тойдым. Шагыйрьнең «Кылычлы җил» (2006), «Таң калып багам таңнарга» (2022) китаплары, 2020 елгы әдәби альманахта, төрле матбугат басмаларында дөнья күргән әсәрләре белән танышкач, аның татар әдәбиятын бизәп торучы шагыйрь булганлыгына ныклап инандым.
Айрат Суфиянов Чаллы каласында яшәп иҗат итә. Бүгенге көндә ул – татар әдәбиятында танылган һәм зур урын тоткан каләм иясе. Аның иҗаты хакында А.Хәлим, Ф.Бәйрәмова, Ә.Ситдыйкова, Д.Заһидуллина, С.Якупова, Р.Рахман, Л.Гыйбадуллина кебек мөхтәрәм әдипләрнең һәм тәнкыйтьчеләрнең уңай һәм җылы фикерләре бар.
Мин үзем теге яки бу әдип иҗатына бәя биргәндә, «ул беркемне дә кабатламый» дигән сүзләргә сак карыйм. Бернәрсә дә буш урында тумый. Һәр әдип традицияләрдән файдалана, аның иҗатында гасырлардан килгән тотрыклы үзгәрешсез әхлакый кыйммәтләр, образлы фикерләү алымнары урын ала. Монда иң мөһиме – аларга авторның иҗади якын килүе. Айрат Суфиянов та уй-теләкләрен, фикерләрен гомуми әдәбиятта кулланылган алымнар, шәкелләр белән яңгырата. Лексик, стилистик чаралар; троплар – шагыйрь боларның һәрберсеннән кичерешләренең табигатенә, иҗади ниятенә, фикеренең асылына ярашлы рәвештә файдалана. Шул ук вакытта аның үзенә генә хас метафоралары, чагыштырулары, эпитетлары, сөйләм конструкциясе, строфика, ритм, рифма тудыру чаралары бар. Жанрлар мәсьәләсендә Айрат Суфиянов лирикасын тәгаен генә ачыклау катлаулы. Чөнки кайчандыр классик саналган жанрлар үзгәреш кичерә, синкретик табигатькә күчә баралар. Монда шагыйрь иҗатында Көнчыгыш һәм гомумтөрки поэзиянең мәдхия, кыйтга, хикмәтле сүз, фәрд кебек поэтик жанрларына тартым әсәрләр бар дип чикләнергә туры килә. Автор үзе өч дистәгә якын әсәрләренең жанрын робагый дип күрсәтә. Фәлсәфи әсәрләрен Ауропа әдәбиятындагы элегия (сагышлы шигырь) дип аталган жанр кысаларында карарга була.
Әдәбият фәнендә поэтика төренең пейзаж, гражданлык, сәяси, фәлсәфи күңел лирикасы кебек жанрлары күрсәтелә. Без исә бу төшенчәләрне тема, проблема, пафос, мотив мәгънәләрендә дә кулланырга булдык. Әлбәттә, әдип иҗатын болай бүлгәләү шартлы (максаты: шагыйрьнең идея-эстетик эзләнүләре хакындагы фикерләрне гомумиләштерү). Чөнки бер үк әсәрдә берничә теманың, мотивларның урын алуы, аларның бер-берсенә керешеп китүе, берсе нигезендә икенчесе туу күренә. Күптөрле мәсьәләләр бергә төйнәлә, укмаша. Аларны бер-берсеннән аеру да кыен. Бу әдәби иҗат процессына, аеруча поэзия өлкәсенә хас күренеш.
Айрат Суфиянов лирикасы – идея-тематик (мотив, пафос) җәһәттән караганда, бай әдәби дөнья. Аның әсәрләрендә күптөрле проблемалар күтәрелә. Шулай да шагыйрь иҗатында гражданлык һәм сәяси мотивлар аеруча киң яңгыраш ала. Шушы фикер уңаеннан, Гаяз Исхакыйның «Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсе искә төшә. Бөек әдип шагыйрьләрне «шәхси кабилиятләренә, иҗади фикерләү үзенчәлекләренә, җәмгыять белән мөнәсәбәтләренә карап», икегә бүлә. Ул болай дип яза: «Беренчесе – индивидуалист табигатьле, шәхси уй-кичерешләрен генә үзәккә куючы бәйләнмиләл шигырьләр тудыручы авторлар. Икенчеләре исә – үзләрен тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше хис итеп, шуның бөтен күңел алышуларына үзенең йөрәк тибүе белән катнашып, үзенең шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр». Икенче төркемгә ул Габдулла Тукайны кертә. Г.Исхакый, безнең чорда яшәсә, Тукай рухын дәвам итүчеләр рәтенә Айрат Суфияновны да өстәр иде.
Айрат Суфиянов каләмен яшүсмер чактан ук тибрәтә. Әдәби иҗат белән ныклап ул яңа гасыр башында шөгыльләнә башлый. Бу чор татар дөньясында милли уяну, кузгалу нәтиҗәсендә беркадәр хокукларга ирешүдән соң, аларны сакларга тырышу еллары булып тора. Тарихи-сәяси вазгыять моның мөһим икәнлеген сиздерә башлаган иде инде. Милләтне үзаңга һәрдаим очкын өстәп торсаң гына яшәтеп була. Моны аңлаган һәр каләм иясе милләтне рухи яктан ныгытуга үз өлешен кертергә тырышты. Сәяси аңы һәм тарихи тоемы көчле А.Суфиянов та шушы сафта атлады.
Ни кызганыч, хокуклар таләп иткән заман узды. Заман гына түгел, кешеләр дә бик нык үзгәрде. Милли яссылыкта янәдән ирешелгәннәрдән чигенү, өметләрнең тормышка ашмавыннан ачыну, чарасызлыктан бәргәләнү дәвере килде. Айрат Суфиянов әсәрләре менә шушы яңа шартларда халыкка рухи көч булып яңгырый башлады. Ул бу вазифаны максатчан дәвам итә. Лирикасының гади кешегә хөрмәт, әхлакый сафлык белән сугарылган булуы, лирик геройның, башкаларның кайгыхәсрәтләрен аңлап, үзен шулар урынына куеп каравы (эмпатия сыйфаты) белән дә күпләрне үзенә тарта.
Айрат Суфиянов – үз-үзенә югары таләпләр куйган шәхес. Милләтпәрвәр һәм гуманистик табигатьле шагыйрь башкаларда да шушы сыйфатларны күрергә тели. Автор буларак, битараф, гамьсез җаннарга гаепләү авазы ташлый. Ничек инде күрәләтә кешелеккә чиксез бәла-каза китергән явызлыкны яклап була? Күпчелек кешеләр үзләре кебек үк бәхетле, тыныч яшәргә теләгәннәрнең бүгенге хәсрәтенә нигә битараф соң? Кешене ак белән караны аермый, хакыйкатьне аңламый торган дәрәҗәгә кем җиткерә? Татар кешесе, иң беренче чиратта, үз илен, үз телен кайгыртырга тиеш ләбаса. Ә ул күбрәк читләрнең, алай гына да түгел, аларның үзебезгә үк дошмани булганнарның мәнфәгатьләрен кайгырта. Нигә югалуга таба адымнар ясалганны, күренеп торган милли фаҗигане сизми, яисә аны «безгә шулай язгандыр инде» дип кабул итә? Адәм баласына, дөньяга мәңгегә килгән кебек кыланып, кирәкмәгән кыйммәтләр артыннан чабу, комсызланып байлык артыннан куу нигә кирәк? «Өстә торам» дип, үзен әллә кемгә санап, Аллаһы Тәгаләдән узып тәкәбберләнгән кемсәләр «җәзасын алмабыз» дип өметләнәләрме? Шагыйрьнең менә шушы күренешләргә, иҗтимагый психологиягә йөрәге әрни. Чынбарлыкның бөтенлеге бозылудан бәргәләнгән лирик герое болар арасында үзен ялгыз хис итә.
Айрат Суфиянов әсәрләренә мөнәсәбәттә ара-тирә «авторның тәнкыйди уй-хисләре хәрәкәткә, ягъни алгарышка юл күрсәтү дәрәҗәсенә күчә алмый, лирик геройда укучы күрергә теләгән көч-куәт сизелми, күңел төшенкелеге дә еш яңгырый» дигән фикерләр ишетелеп ала. Алар өлешчә хаклыдыр да. Әмма әлеге рухи халәтнең илдәге шартлар белән бәйле икәнлеге, бүгенгенең сәяси кайтавазы икәнлеге аңлашылып тора бит. Мондый төшенкелек мотивлары кара реакция елларында Тукай, Дәрдемәнд, Гафури кебек шагыйрьләрнең иҗатында да урын алган. Укучы буларак, минем үземә шунысы әһәмиятле: аның хисләрендә ясалмалылык, халык язмышын кайгырткан булып кылану, үзен «кәттә» шагыйрь итеп танытырга теләү юк. Уй-тойгылар ихластан түгелә. Лирик геройның аһ-зарлары, әрнү-бәргәләнүләре... Алар – намуслы һәм вөҗданлы йөрәкнең сулкылдавы.
Айрат Суфиянов – реалист шагыйрь. Шул ук вакытта ул үзе күрергә теләгән идеалга да омтыла. Әмма чынбарлык үтә кырыс. Идеал һәм чынбарлык бәрелешеннән үтә оптимистларның да романтик хисләре вакыт-вакыт юкка чыга. Минем уйлавымча, хәтта шагыйрьнең хис-тойгылары, алар идеалга омтылыш кына булып яңгыраган очракта да, бик зур әхлакый иҗтимагый кыйммәт булып торалар. Намуслы, вөҗданлы кешеләр, гәрчә бүгенге көндә азчылыкны тәшкил итсәләр дә, үзләренең ялгыз булмавын тоялар. Халыкның милләт буларак яшәеше, җәмгыятьнең әхлакый сафлыгы, гаделлеге өчен сүз куәте белән көрәшүче шагыйрь иҗатыннан юаныч алалар.
Алда искәртелгәнчә, Айрат Суфиянов лирикасында гражданлык һәм сәяси мотивлар зур урын алып тора.
«Җавап көтеп» шигыре – шул рухтагы күпсанлы әсәрләрнең берсе. Автор без яшәгән заманның иҗтимагый-психологик сурәтен тасвирлый. Шигырьнең һәр тезмәсендә заман чынбарлыгына бәя биргән, тирән фикерләрне, мәгънәләрне сыйдырган үткен метафоралар урын алган. Сөйләм тизлеге, темпоритм югары. Автор әсәрен строфаларга аерып торуны да кирәк дип тапмый сыман. Ярсу хисләрен, уйтойгыларын бер-бер артлы тезә генә. Тирә-юнебездә «буынсызлык чире йокканнар», «бөркәнчекле монафыйклар», үзләре «кылкойрыклылар», «эчтән шашып, тышка ташмый гына, уңай мохит көтеп ятканнар», «койрык болгый-болгый яраша» белгән аумакайлар артканнан-арта бара. Заманның хаосы антитеза алымы белән көчәйтелә:
Асты-өскә килгән замананың
Түбәнлеге бүген биектә.
Кайберәүләр дәүләт башлыгына «каты кул» кирәк, диләр. Ил тарихында булган хәлләрдән мәгълүматлы автор катгый фикерен яңгырата: мондый каты кул ул – тиран. Ил белән тиран идарә итә икән, иң беренче чиратта, баш имәгәннәр, гөнаһсызлар терәп атыла. Тәхет тирәсен барыбер шул ук аумакайлар, ялагайлар чорнап ала. Дөрес, заман узгач, бу тиранның гамәлләре тәнкыйтьләнә башлый. Әмма «дөреслек ыштанын кигәнче, ялган ярты дөньяны урап кайта» дигән гыйбарә бар. Зирәк укучы авторның нәкъ менә шушы фикергә этәрүен чамалый. Бу әсәре белән автор дистә еллар дәвамында халык дошманы исемлегендә йөргән, күпләре атылган, еллар үткәч акланган М.Солтангалиев, Г.Ибраһимов, Г.Алпаров, Ш.Усманов, Г.Рәхимов, Г.Гобәйдуллин, Х.Туфан кебек милләтнең асыл затларының һәм миллионнарча корбаннарның язмышларын искә төшерә.
Автор риторик сорау белән мөрәҗәгать итә:
Табигый юл үсешеннән кеше
Йөз чөерә икән никләргә?
Сорау юллап, дөньялыкка багам,
Җавап көтеп карыйм күкләргә...
(Ахыргы юл Айрат Суфияновның үзенчәлекле фәлсәфәсенә игътибар сорый. Бу хакта сүз соңрак кузгатылыр).
«Заман – көзге» әсәрендә дә заманның сурәте урын алган. Автор аны риторик сорау алымы белән башлый да аннан «вакыт холкы» тасвирына күчә. Әлегә холыкка бәя афористик символик яңгырашта бирелә:
Кем аңлаган серле вакыт холкын
Элек гөл булганны көл итә.
Көл булганны олы бәһа биреп,
Чыгы тамып торган гөл итә
Орлыкларын барлап кибәгеннән
Аерып ул җилдә җилгәрә.
Лирик геройга вакытның менә шундый гаделлеге кирәк. Ләкин, ни кызганыч, вакыт ашыкмый. Заман үз эшен эшли тора. Адәм баласы бинахакка хөкем ителә. Ләкин аның бәхетсезлегендә һич тә заман гаепле түгел. «Адәми зат боза чынбарлыкны». Бу фикер градация алымы белән яңгырый: «тыелганга кулны суза-суза» җирдә гөнаһ кылганыннан, гамәленнән шулай «төссезләнә, хиссезләнә заман, салкынлана, көйсезләнә заман».
«Чәчәк чәчәккә тиңләнер» лирик парчасында да хиснең сәбәбе – бүгенге яшәештә гаделлек юклыкка әрнү. Бу әсәр нибары дүртьюллы ике строфадан тора. Аның беренчесендә хис сәбәбе, икенчесендә юану яңгыраш алган. Күләме ягыннан бик җыйнак булса да, фикер янәшәлек һәм метафора алымнары белән катгый өздереп әйтелә:
Һәркемгә дә үз бәһасен
Бирәчәк әле күкләр.
Чәчәк чәчәккә тиңләшер,
Йолкып ташланыр чүпләр.
«Кем аера?» әсәренең эчтәлеген киләчәк өчен борчылу хисе тәшкил итә. Әлеге хиснең сәбәбе – кешенең көннән-көн ныграк колга әверелә баруы. Әсәрнең башына автор эпиграф куя. Кешегә тиң күке образы әхлакый-сәяси эчтәлекле әсәргә фәлсәфи аһәң өсти:
«Дөнья гомере озынмы?»
«Өч көн» дип тынды күке.
Төп текст ике өлешкә бүленгән. Беренче өлештә автор кешенең ни өчен кол хәленә төшүе хакында уйлана. Шагыйрь фикеренчә, кара көчләрнең кешене колга төшерүендә һәм аны кол итеп файдалануында, изүендә төп корал – ул мәкерле ялган. Кешенең аңын томалап, явыз көчләр аны җинаятькә тарталар. Әлеге фикерләр «акылың ауланылса» дигән казык сүз белән гомумиләштерелә:
Кемдер синең куллар белән
Әгәр, җинаять кылса,
Каршылыксыз, кол булырсың,
Кагылырсың, сугылырсың,
Акылың ауланылса...
Явызлык идарә иткән шартларда «акылың ауланмасын» өчен таяныч, кыйбла, маяк кирәк. Кешенең кыйбласын дөресләп, вөҗдан-намус сагында торучы көч – ул иман. Соңгы юлларда антитеза алымы кулланылган. Автор монда төсләр каршылыгына нигезләнгән метафорик сурәтләр белән эш итә. Ак кар – сафлык, кара күләгә – ялган символы:
Ак кардагы күләгәмне
Куалыйм... яланаяк...
«Чор һәм без» әсәрендә лирик геройның күңел кылы «хәвеф гимнын, кайгы көен уйный». Кеше гомеренең очсызлануында, адәм балаларының бер-берсенә карата ерткычлыгында бәндә үзе гаепле, чор түгел.
Без саташсак, чор саташа.
Без ут ачсак, чор ут ача.
Ялганласак, ул ялганлый.
Яманласак, ул ялганлый.
Бәндә – табигатькә мөнәсәбәттә аеруча үтә ерткыч, җимерүче корткыч. Ул, аның гармониясен бозып, тереклекне, матурлыкны юкка чыгара. Авторның җан авазы, фикерләренең катгыйлыгы синтаксик корылышта, һәр тезмәдә сигезле үлчәм белән өзек-өзек итеп яңгыратуда, янәшәлек алымы белән бирелгән метафорик сурәтләрдә сизелә:
Канатлары хәлсезләнсә, очып барган күбәләкнең, / Тын алышы авырлаша, / Кайдадыр саф күзәнәкнең; «Кызыл шәүлә чык күзендә. / Ыңгырашып күк йөзендә / Канга батып кояш чыкты...
Соңгы строфада «төнбоек» сурәте әсәрнең эстетик тәэсирен тагын да көчәйтә:
Без боектык, көн боекты.
Хәтерләтмик таңсыз калган,
Яшькә чәчәп сулыш алган
Ачылмаган төнбоекны.
Шагыйрь даими рәвештә тагын бер зур хәсрәтен яңгыратып тора. Ул да булса – авылларның бер-бер артлы юкка чыгуы. Әлеге проблема бик күп әсәрләрдә урын алган. Бу хәсрәт тә гражданлык һәм сәяси мотивлар белән өретелгән. Шул ук вакытта алар күңел лирикасының күркәм үрнәкләре булып тора.
«Яшәргә ничекләр?» шигыре тирән сагыш хисе белән сугарылган. Бу әсәрдә бетә барган авыл сурәте гәүдәләнә. «Гөр килеп яшәгән болынлы», «болында колынлы» авыллар өстеннән «гасыр давылы узган», «Вакыт агышы туктаган, урамнар кешесез шомланып тын калган», «хуҗасыз йортларда йозаклы ишекләр», авыл кешеләре «төп йортка җыелганнар». «Тотрыксыз ил-көндә үлем дә яшәрә»: зиратларда картлар кебек үк яшьләр дә күп ята.
Лирик герой бу хәлләрдә үзен дә гаепле саный:
Бәхетемнең тамырларын өзеп
Киткәнемә соңрак төшендем.
Ул үз-үзенә ачынып сорау бирә: «Мин гомер буена үкенү колымы?» «Гомер буена» казык сүзе лирик геройның кичерешләренә хас булган даими сызлануны ассызыклый.
«Офыклар артында авылның иң соңгы колыны» сурәте әсәрнең башында бирелеп, ахырында кабатлана. Бу сурәт беренчесендә номиналь эчтәлекле сыман булса, икенчесендә, символик метафорик яңгыраш алып, фокуска әверелә.
«Сагындым» – шагыйрьнең күңел лирикасын тәшкил иткән күркәм парчаларның берсе. Әсәрдә күңел лирикасына хас шәхси мәгълүматлар (әткәсенең үлеме, газиз әнкәсенең озак чирләп ятып, вафат булуы, абыйсының, энесенең җир йөзеннән иртә китүе) урын алган. Бу әсәрне шагыйрь якыннарын җирсеп язган. Лирик геройның туган җиргә чиксез мәхәббәтен, аның дәрәҗәсен билгеләгән үзенчәлекле сурәтләр күзәнәкләргә үтеп керә, күңелдәге иң нечкә кылларны тибрәтә. Метафораларга, һәр сүзгә мәгънә тыгызлыгы хас.
Сагындырды; җәй энәсе теккән
Күлмәгем дә вакыт урлаган.
Урлаган да, мине һич төкәнмәс
Югалтулар белән «зурлаган».
«Бер йотым су», «Хат» әсәрләре күңел лирикасы жанрында иҗат ителгән.
Аларда да лирик геройның шәхси тормышы, язмышы белән бәйле хис-кичерешләре урын алган. «Хат» әсәренә сюжет элементы кертелгән. Лирик герой утыз биш ел элек әнисе язган хатны таба. Шушы хәл хиснең үкенечтән торган эчтәлегенә сәбәп була. Лирик герой әнисе исән чакта аңа хатларны сирәк язган. Хис дәрәҗәсе экспрессив сүзләр ярдәмендә көчәйтелә бара: Тынга ялкын капты / Яңакларым буйлап кайнар яшем акты / Йөрәк дөп-дөп какты. Алты үлчәмле вәзен, хисләрне өзек-өзек итеп яңгыратып, йөрәге үксеп елаган лирик геройны күз алдына бастыра. «Бүген җавап язсам, Кем тапшырыр аны?» Үкенеч тәүбәгә ашыктыра. Лирик герой бары шуның белән юана.
«Бер йотым су» – югары лирика өлгесе булып саналырга хаклы әсәр. Лирик герой хыялында туган ягына, туганнары янына кайта. Хыял көче аның күңелендә балкыш уйнатып ала:
Хис-тойгылар өчен туган якта
Җим табыла, им-том табыла.
Шагыйрь җанына үткәндәге иң бәхетле ямьле көннәр ургып керә: тургай моңы сеңгән тугай, шул тугайда яңгыраган балачакның шат авазы, былбыл булып, өзеп сайрый-сайрый тәрәзәдән кергән бакча, тере әтисе, кочаклап каршы алган әнисе, туып үскән йорт, өстәл өстендә шат очкыннар чыгарып утырган кайнар самовар, ишегалды, анда ханбикәләр кебек җырлап йөргән унбиш тавык... Әлеге үтә гади сурәтләр авыл табигатендә үскән һәр укучыга якын, кадерле, изге. Һәр сүз зәвыклы, төгәл, акыл белән сайланган. Авыл – шагыйрь күңеле өчен мәңге бетми торган рухи көч, илһам чыганагы. Ул шуннан йотымлап, илһам суы эчә.
Әйтерсең лә бик сусаган чакта,
Бер йотым су эчтем йотлыгып.
Кысыр куанычым – сакау күке
Күк-к-к, күк-к-к килеп торды тотлыгып.
Сакау күке образы әсәрнең драматик аһәңен тирәнәйтә. Чөнки лирик геройның бәхетле халәте бары хыялда гына.
Айрат Суфиянов шигъриятендә пейзаж лирикасының да үтә матур өлгеләре бар. Әлеге әсәрләр нәфислекне тоярга, күрергә өндиләр. «Язны котлап» әсәрендә табигатькә гаять игътибарлы лирик герой образы тереклекнең һәр күзәнәген тоя. Шигырь тукымасында урын алган сынландырулар җылы, ягымлы хисләр белән өретелгән: «Яшен күзле җилләр шаяра», «Саф татарча безли бал кортлары». Искиткеч «нечкә дөнья», чәчкә, үләннәр, аларның гармониясе, табигатьнең шушы матурлыкта кабат тууы лирик геройга көч бирә.
«Киек казлар» шигырендә табигать сурәте – кеше җанының хәрәкәте. Шагыйрьнең халәтенә тәңгәл күренешләрне үтә зәвык белән сурәтләгән бу әсәре җырлап тора.
Кайсы хисне генә җырламасын, һәр шагыйрь аны фәлсәфә белән сугара. Ул монда үзенә кадәрге рухи байлык белән эш итә, үз ихтыяҗларында файдалана, үзгәртә. Бу – иҗат дөньясына (гомумән, яшәешкә) хас күренеш. Чөнки һәр җирдә, һәр чорда кешелекнең үсеш тарихы бер: адәм баласы туа, эшли, яши, көрәшә, явызлыкка тап була, гашыйк була, ялгызлык, хыянәт ачысын кичерә һ.б. Айрат Суфиянов иҗаты бу гомумилектән чыгарма түгел. Анда Тукай да, Дәрдемәнд тә тоемлана. Әдипнең табышы – әлеге яшәештәге күренеш-хисләрнең яңа мәгънә төсмерләрен табу, аны үзенчәлекле алымнар белән гәүдәләндерү, традицион мотивларын яңа шартларда дәвам итү. Шагыйрь иҗатының фәлсәфи бер хасияте – күңеленең Коръән Кәрим нурларына омтылуы. Әсәрләрендә күп кенә сурәтләр, фикерләр изге китап белән бәйләнешле. Кеше – бу җирнең кунагы гына; аның җаны абсолют вакыттан аерылган хакыйкатьнең бер кисәге. Адәм туфрактан яралган һәм туфрак булачак. Үз асылы белән кабат кушылачак.
Шагыйрь яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре хакында тирән фикер йөртә, аның мәгънәсе турында уйлана. Төшенкелеккә бирелгән халәтендә язмыш мотивын алга чыгара.
«Кайтыр» әсәрендә шагыйрь адәм балаларының үлем алдында табигый тигезлеге идеясен үткәрә. Үлем – барысын да тигезли торган кодрәт.
Кызганудан мәхрүм үлем
Һәркемне дә куя батырып.
Дөнья кендегедәй йөргәнне дә,
Иңдерәләр җиргә яткырып...
Хикмәт башкалардан өстә торуда, данда, дәрәҗәдә түгел, кешенең үзеннән соң ни калдыруда.
Гөл калырмы бездән, тузгып көлме?
Автор афористик яңгырашлы шундый риторик сорау бирә. Гаделсезлек хөкем сөргән дөньяда, еллар үтсә дә, дәрәҗәсе, байлыгы кимеми торган бер көч бар. Ул – шигърият.
Әүвәле сүз булган... Шагыйрь генә
Гаделлекнең йөрәк хәтеренә,
Үткәннәрдән кайтыр яктырып.
«Сулар төпкә китә» әсәре шигъри симфония кебек язылган. Ул өч өлештән тора. Һәр өлештә сабыр төбе – сары алтын әйтеме төрле вариантларда рефрен итеп кабатлана. Ул хис хәрәкәтен күрсәтә. Беренче өлештә ул «Сабырлыкның төбе алтын, дидем» рәвешендә бирелгән. «Каеннарның майлы канлы төтен сеңгән күлмәге», «замананың майлы кара төтен сеңгән күлмәге» лирик геройны бер ялкынга, бер салкынга сала. «Җаннарны соң ничек коткарырга?» Чарасызлыктан шундый риторик сорау яңгырый. Икенче өлештә заман фаҗигасе сурәтләре тагын да тулыландырыла. Түбәндәге юлларда шагыйрьнең иң зур явызлыкка – Җир йөзендә барган туктаусыз орышларга нәфрәте чагыла:
Мөмкинме соң мәңге җиргә янап
Җирдә яшәү кылыч уйнатып?
Өченче өлештә кешегә инде җавап, үч галәмәтләре искәртелә: «нәфрәтләнеп вулкан ата таулар», «ташлар оча комдай вакланып» , «сулар төпкә китә, җир ярыла»... Әлеге янәшәле кабатлаулар белән табигатьнең күренеп торган үче күрсәтелә. Ләкин ул үчне сәбәпсез алмый. Кешелекнең явызлыгыннан табигать шулай соңгы чиккә килеп җиткән. Ул инде соңгы сулышын ала сыман. Автор халык әйтемен тагын кабатлый «Сабыр төбе – сары алтын», дидем. Нишләп соң ул өстә ялтырый?» Әсәрнең буеннанбуена кулланылган сынландырулар, көчәйтелгән кабатлаулар, экспрессив сүзләр лирик геройның тирән хәсрәтен күрсәтәләр.
Айрат Суфиянов иҗатына гомумиләштереп күз салсак, барча тематик-проблематик фикерләрне стиль итеп берләштергән бер үзәк мотив буйдан-буйга бара. Ул да булса, иҗат кешесе буларак, авторның үз образы, аның каләменең вазифасын, максат-ниятен күрсәтергә омтылышы. Шигърият – Аллаһы бүләге. Ләкин шагыйрь дөньяга очраклы гына килми. Аның Аллаһы Тәгаләдән йөкләнгән бурычы бар. Айрат Суфиянов та, шагыйрь буларак, бары иҗатта гына табигатенә туры, килешле яшәешен таба.
«Серле абага» әсәрендә нәкъ менә иҗат дөньясы үзәк тема итеп ниятләнгән. «Чәчәк аткан серле абага» метафорасы төп фикерне асылташ кебек балкыта. Бу сурәттә шагыйрь образы, аның иҗаты җанландырылган. Шагыйрьнең «чәнечкеле чынлык төргәген» сүткән, «кош илһамын йөрткән» йөрәге, дөрли-дөрли янган уй учагы, юкка чыкмас өчен карышып, «яшим» дигән тойгысы чиксез иркенлектә:
Үләннәрнең тамырына төшә,
Наратларны коча җил булып,
Абагалар белән исәнләшә,
Дәшә төнгә ханлы ил булып...
«Уңыш» шигыре аһәңе белән Тукайның «Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым» юлларына аваздаш. Дөньяның гаделсезлегеннән әрнү хисе «Җирдә яшәп зур уңышка ирештем» тезмәсен кабатлау белән көчәйтелә:
Җирдә яшәп зур уңышка ирештем
Үзгәрмәде фани дөнья ...бирештем...
Хаклык, аклык кайтавазы шәүләсен
Эзли-эзли сүнәрмендер, күрәсең...
Көйгә салдым челтерәвен инешнең.
Бу дөньяга вакытлыча тукталган,
Азмы-күпме гыйбрәт туплаган
Саташулы төшкенәмен имеш мин...
Җирдә яшәп зур уңышка ирештем...
«Яна шагыйрь» әсәрендә автор шигъриятьнең үлемсезлеген раслый. Заман хуҗалары синекдоха алымы белән сурәтләнә. Шагыйрь образы антитеза чарасы ярдәмендә аларга каршы куела:
Язмыш түбәнгә тартса да,
Каласы килә үрдә...
Тук елмаеп, кукрайганнар,
Майга батып сукрайганнар,
Утырсалар да түрдә,
Бакыйлык сулышы иңгән
Шагыйрь үлемсез гүрдә!
«Гомер учагы» – шагыйрь иҗатында әдәби яктан камил һәм үткен фикерле әсәрләрнең берсе. Лирик геройның күңеле борчулы, сагышлы. Кинәт сихри балкыш ачылып китә: ул табигатьнең яме, матурлыгы – каеннарның яшел кочагы, кәккүк тавышы, хыялында саф татарча дәшкән урман кызы – шагыйрь күңеленең учагын дөрләтеп җибәрә. Аның борчулы хисләре, сагышы гомум тормышның мәңге тынмас шатлыгына күчә:
Үрли-үрли аяз күкләргә,
Дөрли гомеремнең учагы.
«Җиңелмәс» лирик парчасында шагыйрьгә куелган таләпләр темасы үзәктә тора. Шагыйрь булу – күкләр биргән бөек вазифа. Яну-көю, гаделлек, хаклык, матурлык өчен көрәш-тартыш, теләсә нинди шартларда да вөҗданыңа, намусыңа тугрылык – аның асыл сыйфатлары. Матур ялган белән укучы күңелен алдау – рухи җинаять. Ачы булса да, иҗатта хакыйкать авазын яңгыратырга кирәк.
Үз халкына тугры калса,
таяныч та таба алса,
давылларга юлыкса да,
Каршы торыр, чигенмәс.
Айрат Суфиянов – татар әдәбияты мәйданына үзе яшәгән чорга кирәкле булып килгән лирик шагыйрь. Аның фикри офыклары киң, хыял канатлары колачлы, зәвыклы әсәрләре бүгенге авыр, ыгы-зыгылы вазгыятьтә күңеленә ямь таба алмаганнарга юлдаш булып тора. Алар көннән-көн катлаулана, табигый яшәү хокуклары чикләнә барган шартларда намуслы, вөҗданлы затларның җан авазы булып яңгырый һәм милләтнең йөз аклыгы булып тора.
Лилия ХӨСНЕТДИНОВА
"КУ" 02, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев