Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

«ДӨРЕС ЧОРДА» ТУГАНСЫҢ, ШАГЫЙРЬ! ( ЗИННУР МАНСУРОВ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ)

Ул башлангыч чор иҗатында да, соңрак та йолалар колы дәрәҗәсенә төшмәде, «үзе» булып кала алды.

Үткән гасырның соңгы чирегендә сүз сәнгатебезгә укучы балалар белән
яшүсмерләргә атап язылган кыска, афористик, шул ук вакытта мәгънәле шигырьләре
белән килеп кергән Зиннур Мөҗип улы Мансуров – хәзер күпкырлы иҗаты, аерым
алганда, нечкә хисле лирик әсәрләре, колачлы эпик поэмалары һәм сүз сәнгатебезгә
багышланган публицистикасы, иҗтимагый эшчәнлеге белән танылган күренекле
шәхесләребезнең берсе. Ул – замана алып килгән мәүзугъларга, милли тарихыбызга
ифрат игътибарлы булса да, шигырь сер сакларга, гүзәллеге белән ләззәт тә бирергә
тиеш дип иҗат итүчеләребезнең берсе. Әдәби-сәнгати осталыгының нигезендә
үткәндәге казанышларны иҗади үзләштерү өстенә кеше, шәхес буларак җитлеккәнлек,
интеллект көче, белемлелек ята.
Ул башлангыч чор иҗатында да, соңрак та йолалар колы дәрәҗәсенә төшмәде,
«үзе» булып кала алды. Татар һәм, гомумән, Көнчыгыш шигърияте кыйммәтләрен
иҗади үзләштереп, Көнбатышның шәкли алымнарыннан да кирәгенчә оеткы алып,
сүзен укучысына җиткерерлек сурәтләү чараларын сеңдергән өслүбен булдырды.
Ул, бер яктан, ватандарлык хисенә өстенлек бирүе, катмарлы сурәтләү чараларын
үзенә «хезмәт иттерә» алуы, символ – кодларны үстерүе җәһәтеннән «акыллы хис»
шигърияте даһилары Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, Такташ традицияләрен иҗади
үзләштерсә, икенчедән, шартлы алымнарны максатка буйсындыруда Ә.Фәйзи, Ә.Баянов
(З.Мансуровның «Кул бирәм» исемле беренче җыентыгына кереш язган Әхсән Баянов
калебе кабул итмәгән шагыйрьләрне якын китермәде), Р.Мингалим, Зөлфәт, Рәшит
һәм Роберт Әхмәтҗановлар, күпмедер күләмдә Р.Харис, Р.Фәйзуллинның сәнгатьчә
фикерләүләрен күңеленә иңдерү белән беррәттән, яшьрәк буын каләмдәшләренең
эзләнүләренә дә игътибарлы, иҗади табышларына сөенеп, тәнкыйди-мәдхияви
бәяләрен үзләренә ирештерә тора.
Каләм әһеленең иҗат серләрен тормыш «буразналарыннан» эзлә диләр.
З.Мансуровның биографиясе гадилеге белән гыйбрәтле. Казан дәрелфөнүненең
татар теле һәм әдәбияты бүлеген уңышлы тәмамлаган егет армия мөддәтен офицер
дәрәҗәсендә, кая дип уйлыйсыз (белүемчә, татар әдипләреннән бердәнбере),
яһүдиләрнең Рәсәйдәге башкаласы Биробиджанда узганнан соң, башы-аягы белән
журналистикага кереп чума. Хәзерге исемнәре буенча «Ватаным Татарстан», «Казан
утлары» редакцияләрендә, Радиокомитетта каләмен чарлаганнан соң, 1995–2015
елларда зыялылар матбагасы «Мәдәни җомга»ның баш мөхәррире вазифаларын
уңышлы башкара.
Тәрҗемәи хәленең мәгълүм гонсырларын искә төшерүнең төп сәбәбе: аның гомере
буенча (безне сөендереп, озак яшәсен) «Хөкүмәт эше» белән ана сөте, туган туфрак
җылысы аша, йөрәгенә сеңгән шигъриятне, авырсынмыйча, бергә иңләп алып баруын
искәртеп үтү ихтыяҗы иде.
Хәзер ул – Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре
һәм, иң мөһиме, тормыш романтикасы белән «җылытылган» реалистик башлангычка
өстенлек биреп, метафора белән мифтан дәрт алып, шигъри өслүбен төрләндерү,
баету юнәлешендә эзләнүләре белән беррәттән, онытыла барган илаһи сүзләрне
иҗатка кайтарып, үзеннән өстәп, гарәп-фарсы телләреннән алынмаларны куллануда
арттырып та җибәреп, «ваем», «гамь», «фидаи»ларына тугрылыклы калып иҗат итүче,
кабатланмас фикер иясе – Татар әдибе.
Шигърияттә «Юк сиңа барачагым» («И, балачак») дип килеп кергән җилкенчәк
хәзер бай һәм төрле юнәлешле лирикасы, сугыш батырына багышланган «Балкыш, яки
Хәйретдин Мөҗәйнең сугыш язмаларыннан юллар» героик дастаны, дини-мифологик
«Хозыр галәйһиссәламны эзләү», фаҗигаи «Ике егълау» поэмалары, «Юлын белгән
арымас» (1998), «Күңелдә фидаи яшәсә» (2006), «Тукай белән әңгәмәләр» (2014,
2021) кебек әдәби-публицистик хезмәтләре – З.Мансуровны җитди иҗтимагый-сәяси,
тормыш-яшәеш-мәүзугъларын тиешле сәнгати югарылыкта сурәтләүгә сәләтле сүз
«каһарманы» булуына күргәзмәле дәлилләр1.
Поэманы шигъриятнең үсеш дәрәҗәсен билгеләүче жанры дип санап,
З.Мансуровның лиро-эпик әсәрләре белән мавыгуымның сәбәбе «Казан утлары»
журналының 2022 елның җиденче санында шигыйрьнең «Бәгырьдәге гамьнәр
төенләнә» исемле яңа тупланмасын тәкъдим итүе булды. Шул туплама игътибарымны
үзенә борып куйды. Әлеге шигырьләренең басылып чыгуына шактый вакыт узса
да, аларны хәтердән алып ташлап булмады. Атамага чыгарылган «бәгырь», «гамь»,
«төен» сүзләре үк хәятнең «аргы якларын» иңләгән суфыйлар фәлсәфәсен хәтерләткән
шәлкемне, «үземне ялындырып» кына укый башласам да, шигъри бәйләмдәге «Серле
күчеш» шигыренең соңгы мисрагын кабатлап утыруымны абайламый да калганмын!
...Яшелнең сарыга дүнүен
Эчкәрәк яшереп, төн килде.
Гәрәбә дисбемнән Мәңгелек
Елмаеп куйгандай тоелды.
(«Серле күчеш»)
Җәйгә ямь биреп яшәткән төснең «акрынлап сарыга» алышынуының нигезендә
Җир шарының үз күчәре тирәсендә әйләнүенә дә «ым» ясала икән.
Табигать яшәешендәге үзгәреш – матурлыкларны кеше кичерешләрен
сурәтләгәндәге шикелле шагыйрь нечкәлек, саклык, шулай әйтергә яраса, психологик
тирәнлек белән шәрехли.
Җир-суны озаклап күзәткәч,
Төрлечә хисләнәм: әллә-лә!...
Аһ, җәйне яшәткән яшел төс
Акрынлап сарыга әйләнә.
(«Серле күчеш»)
Бер төстән икенчегә күчүдә мизгел белән мәңгелек арасындагы якынлыкны шигъри
йөрәкле зат кына күрә, бәяли һәм догалы нәтиҗәсен ясый аладыр.
Шушындый сихерле күчештә
Хәяти хикмәт тә, гамь дә бар.
(«Серле күчеш»)
Әлеге гаҗәеп тирән хисле, беркадәр моңсу да кичерешле «Серле күчеш»
З.Мансуровның фикерләү рәвешенә, димәк, иҗат методына хас үзенчәлек – кеше
белән табигать яшәешләрендәге рухи-ихтыяҗи якынлыкны искәртү үзенең дәвамын
«Алкын дәрья хәтере»ндә таба икән. Самими кичерешләр адәм баласына гына тач
дип уйлап, бик нык ялгышабыз икән ләбаса.
Инде ничә тапкыр басып торам
Күпне күргән Идел ярында.
Авыр итеп сулап ага дәрья,
Ишетелеп куя зар-моң да.
(«Алкын дәрья хәтере»)
Шагыйрь, Иделне якын күреп, ихласи хөрмәт белән аның «Җанга имдәй тансык
юнь» бөркүен тыңлап ләззәтләнсә дә, зур елгалар тирәсендә гомер сөргән халкының
нахакка рәнҗетелүен гафу итә алмый.
Олы суга һичкем гаеп такмый,
Безне бәйли уртак сөйдергеч.
Татарларны елга тирәсеннән
Җиргә туймас патша сөрде ич.
(«Алкын дәрья хәтере»)
«Алкын дәрья хәтере»нең югарыда китерелгән соңгы ике юлы 12 мөстәкыйль
шигырьдән торган тупланманың миллилегебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне
саклауга барып тоташкан фикри юнәлешен һәм тональлеген билгели дисәк тә,
шәт, зур гөнаһ булмастыр. Бу хакта борчылмаган үзаңлы татар кешесе юктыр.
«Этнографик дәфтәрдән» дигән ачыкламыш белән тәкъдим ителгән «Мунча исеме»
һәм «Зинһарлау» шигырьләрендә З.Мансуров ошбу мәүзугъны аерым бер үҗәтлек
белән калкытып куя.
Элгәрләрем мунча иясенә
Инәлгәндер: «Нинди бәла мин!...»
Үзенеке белән алыштырып
Куя каһәр... милләт баласын.
(«Мунча исеме»)
Фәнни белемгә гашыйк, сыйфат кимәлен югары дәрәҗәдә тоткан иҗатчы алдагы
юлларда халкын иң «аяныч» хәленнән чыгару турында борчылуы белән уртаклаша.
«Сәяси чыныгуны» Биробиджанда узган шәхес, «бар җаваплылыкны» үз өстенә
алмыйча, ерак туганының абруена «таяна».
Ерак бабам дәшкән: «Канны бутап,
Кертмә безне авыр хәлгә син...»
(«Мунча исеме»)
«Мунча исеме» тәгъбире «ышыгында» иҗатчы шактый катлаулы уй-фикер өермәсен
алга чыгара: «Җеннең котын алып шартлы ат-нам күбесенә калган тагылып», – «Күпме
татар бөтен дөнья буйлап йөртә шундый мунча исемен» дип, серлелекне арттырганнан-
арттыра барса да, милләт баласына «юыну урынында» кушылган исемне «Җиде йозак»
ачкычында калдыра. Ягъни «ат-нам»ны ачыклауны һәм нәтиҗә ясауны укучының
үзенә «ышанып тапшыра».
Халкыбызның киләчәге өчен борчулы уйлану – «Зинһарлау» шигыренең дә хисси-
мәгънәви асылын тәшкил итә. Әлеге газәлендә ул: «Гаҗәп түгел: Җирдә төрле төсләр
бер-берсенә китә кушылып», «Шулай дәвам итәр, Аллаһ колы нинди генә уйлар
кормасын», – дип, укучысын тормыш-яшәешне ничек бар, шулай кабул итүгә әзерли.
Инде «язмыштан узмыш юк» дигәнрәк моңсу нәтиҗәгә ризалаштык дигәндә генә,
шагыйрьне авыр мизгелләрдә беркайчан «ташламаган» ерак туганы янәдән «сүзгә
кушлып китә».
Ерак бабам миңа хитап кыла:
«Канны гына бутый күрмә син,
Милләт канын бутый күрмә син...»
(«Зинһарлау»)
Фикер тирәнлеге вә сәнгати үзенчәлеге җәһәтеннән «Койрыклы йолдыз хитабы»
шигыре, беренче карашка, күк җисеме киңлекләрендә йөзеп йөреп, һәр 76 ел үткәннән
соң җиргә кабат-кабат якынаеп алган Галлей кометасын сурәтләүгә багышлангандай
тәэсир калдырса да, чынлыкта ул – Җиһанда хөкем сөргән гаделсезлектән иза чиккән
шәхеснең бәргәләнүен, экзистенциаль сагышын үзәккә алган тезмә. Иң әүвәл лирик
затны тыныч тормыш белән сугышның үзара якынлыгы, даими рәвештә диярлек бер-
берсен «алыштырып» торуы борчый. Автор бу хактагы фикерен икеюллыкка сыйдыра.
Таңга калам тыныч тормыш белән
Сугыш арасында чик юкка.
(«Койрыклы йолдыз хитабы»)
Икенчедән, аны хакимиятне кулларына төшергән иләмәннәрнең «ялган, мәкер,
үчлек, рия, гайбәт» белән фәрештәләрне биздерүләре, гайре табигый тормыш белән
яшәүләре аптырашта калдыра. Бу хакта йолдыз исеменнән әйтелгән юллардан да
төгәлрәк, җете үтемлерәк сүз кату мөмкин түгелдер.
Аналарның күккә ялваруын
Тыңлап бакмый һичбер иләмән.
Әлмисактан алып әйләнүем.
Эчтән сызып, ничә ел янам!
(«Койрыклы йолдыз хитабы»)
Күңеле белән «нечкә хисле» йолдыз, чарасызлыктан тәкате корып, мондый гаделсез,
миһербансыз яшәеш белән килешмичә, аны ташлап китәргә була.
Үкенечкә берни үзгәрмидер –
Җентекләдем җирнең бар төшен.
Мондый хәлдән тәмам гайрәт чигеп,
Чиксезлеккә китеп барышым.
(«Койрыклы йолдыз хитабы»)
«Койрыклы йолдыз хитабы» – эчтәлеге, яңгырашы белән гражданлык
лирикасының үрнәге «йолдыз белән лирик зат»ның берсен-берсе тулыландырып,
ачыклап килүе җәһәтеннән катлаулы структуралы әсәр. Аның үзәгендә фәндә кабул
ителгән «икеләтелгән проекция» алымы: бер үк вакыйга – хәлгә үз «хитабында»
(мөрәҗәгатендә) әүвәл койрыклы йолдыз бәя биреп, кәнәгатьсезлектән «чиксезлеккә»
китсә, лирик зат «тотнаксыз илләр тәхетенә шамакайлар килеп утыра», «явызлыкны
кем соң авызлыклар, ә ул артка чикми» дип иңрәп, заманыбызга бәясен буяуларны
кызганмыйча, киңрәк җирлеккә иңдерә.
Күкрәк сөте сихри көчен җуяр,
Берсен-берсе ашар инсанда.
Болар курку белмәс, иблис булып,
Яман төшләренә иңсәң дә.
(«Койрыклы йолдыз хитабы»)
Милли аңыбызны саклауда таянычларыбызның берсе – тарихи үткәнебез,
олы язмышлы шәхесләребез ди кебек шагыйрь «Төнге сынау» шигырендә. Әлеге
тезмәсендә бөтен иҗатына хас үзенчәлекләренең берсе – уртак вазгыятьләрдәге
төрле чор кешеләрен якынлаштырган вакыт категориясе. Шул нисби төшенчә үткән
гасырларда яшәп, бакыйлыкка күчкән асыл затларыбызга ихтирамын һәйкәлләренә
мөнәсәбәте аша сиздерергә мөмкинлек бирә.
Көн белән төнне бутаган каһарманның «изрәр тәненә» тәшвиш салып, хозурында
«убыр уты гөлт итеп» кабынып, күңеленә сәер төш иңдерә. Ул, төшендәме – өнендәме,
«Кинәт моң-зар белән иңрәп» куйган «пайтәхетнең ай-вае»н ишетә, Сөембикә
манарасының авышуын сиземли, «мәйдандагы Җәлил сынының» урыныннан
кузгалуын күрә, Такташның «гыйсъянчыдай кубарылуын» – «Чәчәк тулы пьедесталдан
җиргә төшеп», «Тукайның кирмән тарафына» ашыгуын «аерымачык күреп», киң
күңелелеге белән барысын да фәкать яхшыга юраса да, аны Сөембикә җанының
тынычсызлыгы борчый.
Әсәрнең башында һәм ахырында искә алынып, композицион бөтенлекне тәэмин
итүне «өстенә» алган «Сөембикә үзе турында «кайгыртуга» мохтаҗ икән. Ниһаять,
йокысыннан уянган «каһарман әүвәл бу бурычны дәрелфөнүн каршындагы Ульянов
сынына тапшырмак» була.
Сөембикә җанын ничек сөендерер
Дәрефөнүн каршындагы Ульянов?...
(«Төнге сынау»)
Уйланыбырак торгач, әлеге гозерен үтәүне нәсел-нәсәбе белән безгә якынрак башка
шәхескә йөкләү кулайрак булыр дигән нәтиҗәгә килә.
Патшалыкның татар канлы Державины
Көрсиендә утырадыр уйланып.
(«Төнге сынау»)
Матурлык һәм халкына бирелгәнлек символы Сөембикә – шагыйрьнең җанын
әрнетеп, бәгырендә утырган газиз затларның берсе. Шул уңайдан аның эчтәлек һәм
сәнгатьлелек тарафыннан иң камил поэмаларыннан «Ике егълау» хәтердә уяна. Казан
ханлыгы биләренең үз байлыкларын, башларын саклап калу турында хыялланып, Явыз
Иванның, соңыннан үтәлмәгән вәгъдәләренә ышанып, Сөембикәне коллыкка тотып
бирүләрен һәм шул хыянәтнең нәтиҗәсе буларак, дәүләтчелегебезне югалтуны татар
тарихының иң аянычлы буыны дип бәяли автор.
З.Мансуровның «өлгер каләме», татар мохитенең олы затлары белән беррәттән,
Россия, Советлар иле тарихында мөһим кәнәфиләр иләп, эшчәнлекләре, кыланышлары
белән игътибарга лаеклы шәхесләрне дә шигъри «уена» «буйсындыра». «Чиктән
ашу», «Ышанмыйм» шигырьләре – шуңа дәлилләр. Элегерәк «Екатерина II каретасы»
исемле тарихи газәлендә ул Казанның Бауман урамын «бизәп» торган истәлек-һәйкәлгә
ихтирамын белдерсә, «Чиктән ашу»да татар халкы үз итеп, «әби патша» дип йөрткән
Екатеринаны зирәк акылы өчен олылап искә ала. Патшабикә Казанга зиярәт кылганда,
мөселманнарга манаралы мәчетләр корырга рөхсәт бирә һәм аның карарына каршы
чыккан кара көчләрнең, «Күкләр минем биләмә түгел» дип, авызларын «каплый».
«Гаҗәп хәлләр тулып ашкан чорда искә төшә шушы сүз һаман» дип, бүгенге
көнебезгә кайтып, «Хәзер инде бүтән төрле үлчәм», «Заманында иман зәгыйфләнгәч
түбәнәя кебек гареш тә» (күк түбәсе) дип, җәмгыятьне, бигрәк тә байлыкка табынып,
кешелек сыйфатларын югалта барганнарны тәнкыйть боҗрасына ала.
Байлыкка табынуның, комсызлыкның чиктән тыш азынуын автор уңышлы
табылган күзәтү, тирән мәгънәле бер деталь белән фаш итә.
Ачыттыргыз бугаз төерендә
Тыпырчынып куя зар-нида.
Туймас адәм, әнә, бүлеп алган
Бозлык астындагы җирне дә.
(«Чиктән ашу»)
Киңәйтелгән метафорага, архетипик образларга таянып иҗат ителгән «Ышанмыйм»
шигыре Советлар чорының җитәкчесе Н.Хрущёвның Казанда сый-хөрмәт өстәле
янында, татар чәк-чәгенә мөкиббән китеп, «Не верю, что в чак-чаке нет кукурузы»
дигән сүзләрен искә төшерә.
Чынлыкта шигырьнең асыл мәгънәсен, татар халкының авыр язмышы, теленең
киләчәге турында борчылу билгели.
Заманында көчле дәүләт – ханлыклар тотып, ерак далаларны иңләп, бик күп
мәмләкәтләргә ярдәм итеп яшәгән татар халкының эзсез югалуын акылына сыйдыра
алмавын калкытып куя шагыйрь. Аның дәлилләре фәнни дә, югары фәлсәфи дә.
«Өммәтләргә Аллаһ җир-су өләшкәндә», эш сөючән, тормышка гашыйк, зирәк акыллы
татар кавеменең йоклап калырына «ышанмыйм» ди шагыйрь.
Кайчак тарих катламнарын җәһәт кенә
Айкап чыгар телмәтләргә охшаш мин.
Мәмләкәтчел падишаһлар тамырында
Татар каны булмавына ышанмыйм.
(«Ышанмыйм»)
Рәсәйдә «булганнан соң», Француз императоры Наполеонның «теләсә кайсы русны
«кармалап» баксаң, анда «татар эзен табарсың» дигәнрәк канатлы гыйбарәсе яши. Ул
үзе шулай әйткәнме, әллә аңа «сылап» кына калдырганнармы – хәзер өздереп раславы
кыен. Татар шагыйренең иманы камил: «Гадел күкнең иң югары катламында да татар
телен белмәүләренә ышанмыйм», – ди чиксез хыялга бай иҗатчы түбәндәге юлларда:
Гадәләтле гарше әгъля галәменең
Татар телен белмәвенә ышанмыйм.
(«Ышанмыйм»)
Милли телләрне кысуның көчәйгәннән-көчәя баруын истә тотып, милләтпәрвәр
фидаи затның кыюлыгына теләктәш булган тәкъдирдә дә, аның ошбу хыялы,
сабыйларны ирештергәндәй, үзебезне алдау гына булыр иде.
Дөнья барышы, милләт хәсрәтләре, кешенең тормыштагы вазифасы кебек җитди
мәсьәләләрне иҗтимагый-фәлсәфи дулкында яңгыратып алганнан соң, укучыларның
зиһен шәрифләрен «ял иттереп» алу нияте белән дип уйлыйм, «Имтихан тәртибе»,
«Бүләк бирсәң», «Тамгалау» кебек артык «акыллы булуга» дәгъва итмәгән тезмәләрен
дә укучысына тәкъдим итә шагыйрь. Дөрес, тормыш-көнитеш «ваклыкларын», әхлак-
тәрбия борчуларын сурәтләгәндә, «оста мэтр» кулы сизелеп, «астан бәреп» тора.
«Имтихан тәртибе» газәлендә шигыйрь «адәм затын» таң калдырып, «Җирдә
бериш газәбәләр озак яши» дип, үзенең күзәтүләре, нәтиҗәләре белән бүлешкәннән
соң, кояш нуры тизлегендә таралган, кешеләрне һәрдаим, адым саен «сагалап» торган
бер начар әхлакый чирне-ялганны «кояш яктысына чыгарып» фаш итә. Ул ахыр чиктә
хаклыкның җиңәчәгенә ышана. Җыйнабрак әйткәндә, исемгә чыгарылган «Имтихан
тәртибе» буенча ялган җиңелеп, хаклык тантана итә.
Шигырьнең соңгы юллары күңелдәге икеләнүле юшкынны юып төшергәндәй
яңгырыйлар.
Каршы төшмик: хәят үзе барысын белә,
Болар өчен кирәк түгел чик-чара...
(«Имтихан тәртибе»)
Әлеге шигырь композициясендә фәндә интертекстуальлек дип йөртелгән капма-
каршы төшенчәләрне (бу очракта «ялган – хаклык») янәшә кую алымы үстерелә.
Ялган сине ашыкмыйча даим сыный,
Аннан хаклык тәҗел хөкем чыгара.
(«Имтихан тәртибе»)
«Тамгалау» тезмәсендә ялачы – ләгыйньне мыскыл итү әмәле табыла. Әүвәл
З.Мансуров аның нәзберек каләменә бик үк ятышып бетмәгән күзәтүе белән «таң
калдыра».
Кайчак нәҗес нәмә килеп төшә,
Киек кошлар очып барганда.
(«Тамгалау»)
Бәетнең соңгы ике юлында шагыйрьнең әләкчегә биргән каһкаһәле киңәше алга
чыга.
Кошлар үткән мәлне өскә карап,
Авызыңны гына ачып тор.
(«Тамгалау»)
З.Мансуровның ирешкәннәреннән, иҗатына нисбәтән лаеклы мактаулардан оеп
утырырга мөмкинлеге генә түгел, хакы булса да, күрәсең, камиллекнең чиге юк
дип фаразлап, ул эзләнүдән, сүз-сурәт өлкәсендә тәҗрибәләрдән туктамый. Әлеге
бәйләмендәге «Ялгышасым килә» тезмәсенең нигезендә үз-үзеннән кәнагатьсезлеге,
борчылуы, «уйнаклавы» күңелне «тырнап» узды. Шундый олы әдәби-бәдигый
шәхеснең «Дөрес чорда тудым микән диеп, дәшкән чагым булды язмышка» юллары
һәркемне пошаманга салырлык иде. Сүз сөрешеннән аңлашылганча, аны бит
вак-төяк, көнитеш мәсьәләләреннән бигрәк, чорга нисбәтән шәхес иреге, милләт
язмышы борчый. Әүвәл, бер шагыйрь сүзләре белән «Әти, Әни һәм... Ватанны сайлап
алмыйлар» дип, җиңел генә котылмакчы идем дә, алдарак килгән «...хаксыз хәлдә тоеп,
ялгышырга тели бар кеше» һәм «Ялгышасым килә, валлаһи! Ялгышасым килә...» дип
кабатлавы беркадәр аптырашта ук калдырды...
Эчкерсез фикерле, хыял уенына, кинаяле метафорага өстенлек биргән шигырьнең
каршылыклы уйлар тудыруы табигый иде. Мәгәр тезмәнең һәр җөмләсен, сүзен
игътибар белән укысаң, «чытыклануының» чишелешен «Ялгышасым килә»нең
беренче мисрагының (куплетының) соңгы ике юлында ук «гаепне» үз өстеннән
төшереп, үсмер чагына «сылап» калдырган икән.
Соңра эчтән дога укып куйдым:
Үсмер сүзе чыксын ялгышка.
(«Ялгышасым килә»)
З.Мансуровның «Бәгырьдәге гамьнәр төенләнә» тупланмасына иркенләбрәк
тукталуның сәбәпләренең җитдие бер тамчы суында чишмәнең бар үзенчәлеге, тәме
сизелгәндәй, әлеге шигырьләрендә бөтен иҗатына хас мәгънә җегәре саклануы,
сыйфатлылык, образлылык тарафыннан үз биеклегендә калып, эзләнү-тәҗрибәләрен
дәвам итүе иде.
Сүземне аңа мөрәҗәгать белән тәмамларга булдым.
Зиннур туган! Бүгенге катлаулы чорда (ханлыгын югалтканнан соң, татарның
үзе теләгәнчә яшәгән дәвере булдымы икән?) телебезне, миллилегебезне саклау
өчен тартышта сезнең кебек үзен аямый торган фидакарьләргә ихтыяҗ аеруча
зур. Шуңа күрә, «Дөрес чорда тудым микән», «Ялгышасым килә» дип үзегезне,
безне – укучыларыңны борчып, бимазалап, олы абруегызга таянып, «чиратсыз кереп»,
«койрыклы йолдызыңа» ияреп, чиксезлеккә ашыкмагыз, анысы да бездән генә калмас!
Вакыты җиткәч китәрбез!

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев