БИКЛӘР АЧЫЛЫРГА ТИЕШ
Айгөл Әхмәтгалиева – рухы, фикерләве, тел-стиле, хис-тойгылары ягыннан бай шәхес; чынбарлыкны тирән тоючы һәм аны сәнгатьчә югары кимәлдә күз алдына бастыра белүче талантлы каләм иясе.
(Айгөл Әхмәтгалиеваның «Бик» повестенда әхлакый-фәлсәфи катлам)
Меңьеллык традицияләре булган татар әдәбияты талантлы каләмнәргә бай. Һәр гасыр безгә мәшһүр әдипләре белән мәгълүм. Иң фаҗигале, яшәү өчен иң авыр чорларда да әдәбият мәйданы буш тормаган. ХХ гасыр ахыры – ХХI йөзнең беренче яртысы булган аралык та чыгарма түгел. Яңа гасыр башында татар сүз сәнгатенә үзләре яшәгән чорның сулышын, аның көнүзәк әһәмиятле проблемаларын яңгыратырга яңа буын талантлар килде. Аларның иҗаты чын мәгънәсендә татар әдәбиятына тематик-проблематик яңарыш алып керде, яңа рух өрде. Шуларның берсе – М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты, китап сөючеләргә дистәләрчә повесть һәм хикәяләр, драма әсәрләре, лирик парчалар бүләк иткән Айгөл Әхмәтгалиева. Аның беренче әсәрләре үк укучыларда һәм тәнкыйтьтә зур кызыксыну уятты, тиз арада укучылар ихтирамын, мәхәббәтен яулады. Әсәрләрендә әдәбият өчен мәңгелек темалар күтәрелсә дә, алар сафлык, яңалык белән өретелгән. Аның каләменнән төшкән һәр әсәр көтеп алып укыла.
Айгөл Әхмәтгалиева – тирән белемле язучы. Ул тормышны, татар чынбарлыгын, аның көнкүрешен, чор вазгыятен, тарихны яхшы тоемлый. Милләтнең бишеге саналган Актаныш якларында туып-үскән язучы һәр әсәрендә туган теленең байлыгын, аның җегәрен исбатлый.
Язучы иҗаты белән танышлыгым «Синең өчен яшим», «Мин гашыйк булдым» җыентыкларында урын алган хикәя һәм повестьлардан башланды. «Бәллүр богау» повестенда автор гомере буе театрда артистка булып эшләгән Фаягөл исемле героеның хатирәләре аша шәхес культы, сугыш афәте вакыйгаларын торгыза. Бу җыентыкта дистәгә якын хикәя урын алган. Автор шушы кыска жанрда идея-тематик яктан типиклаштыру осталыгын күрсәтә. Безнең карашка, алар арасында «Төсле моң» хикәясе сыман сәнгать җәүһәре итеп эшләнгән әсәрләр урын алган. Аларда һәр сурәтләнгән деталь үтә төгәл сайланган. «Мин гашыйк булдым» җыентыгындагы повесть һәм хикәяләр яшүсмерләр өчен язылган. Мин фәкыйрегез дә әлеге әсәрләргә гашыйк булдым. Язучы адәм баласының яшүсмерлек чорында була торган психологик нечкәлекне зур осталык белән сурәтләгән. Тәҗрибәле, шомарган каләмле булсалар да, байтак язучылар яшүсмерләр, яшьләр дөньясына А.Әхмәтгалиева кебек кыю рәвештә керә алмый. Ул әлеге әсәрләренең һәрберсендә үзенең тирән белемен, яшүсмерләр тирәлегендәге яңалыклардан хәбәрдарлыгын күрсәтә. Аларның ихтыяҗларын күздә тотып, бүгенге заманга хас хәлләрне кызыклы, мавыктыргыч, гыйбрәтле сюжетка кора.
Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты тематик-проблематик яктан көннән-көн колачлана һәм фикерләренең фәлсәфи-әхлакый, сәяси-иҗтимагый яңгырашы, сәнгатьчә тәэсире көчәя бара. «Казан утлары» журналының 2021 елның соңгы санында дөнья күргән «Бик» повесте – шуның бер дәлиле.
«Бик» повесте вакыйгаларны бәян итү ягыннан күптавышлы. Төп хикәяләүче – Галия исемле кыз. Аның белән бәйле хронология тәртибендәге сюжет сызыгы – геройның үсеш үзгәреш тарихы. Сюжет җебен герой күңелендәге эчке каршылык сузып бара. Галия Казан университетында гуманитар юнәлештә белем ала. Грант отып, Германиянең Регенсбург каласына килгән. Автор унтугыз яшьлек героеның холкына ярашлы булган сызыклар, детальләр белән эш итә. Галия образы гаҗәеп төгәл, ягымлы, табигый сыйфатлар белән күз алдына бастырылган ки, әйтергә кирәк, бу образга да гашыйк булдым. Автор характер тудыру, аны индивидуальләштерү осталыгын тулы көчкә күрсәткән. Аның белән бергә хыял-өметләр, ихласлык, бөек омтылышлар тулы романтик яшьлек чорымда сәяхәт иттем. Кызның һәр гамәленнән, хәрәкәтләреннән, үз-үзен тотышыннан, киенү-бизәнү рәвешеннән яшьлек бөркелә. Сөйләмендә дә тормышка ашкынган яшьлек авазы. Ясалмалылык юк. Галиянең эчке дөньясы гаҗәеп бай. Җанлы хәрәкәттәге әлеге сурәт кайчандыр үз чорында татар укучысы сокланган Такташның Алсуын («Алсу» поэмасы), Г.Кутуйның Галиясен («Тапшырылмаган хатлар» повесте) хәтерләтә. Персонажның чит илдә белем эстәү вакыйгалары әсәрнең урын-вакыт (хронотоп) яңгырашын киң мәйданга чыгара. Шул сәбәпле, Галия образы ярдәмендә автор заманның үтә катлаулы проблемаларын яңгырата алган. Галия килгән уку йортында дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыйналган студентлар белем ала. Кыз шулар белән тулай торакта яши. Әле ул яңа яшәү урынына, яңа танышларына ияләшеп кенә килә. Һәр үзгәлеккә ихластан гаҗәпләнә. Укучы аның катнашында барган хәл-әхвәлләр сурәте аша башка милләтләрнең яшәү рәвеше, холык фигыле, менталитеты, гореф-гадәтләре белән таныша.
Автор әдәбият өчен һәрдаим актуаль булган мәңгелек фәлсәфи-әхлакый тема күтәрә. Әсәрнең идея-проблематикасы «бик» сүзенә барып тоташа. Әлеге образ деталь төрле чор-заман проблемаларының нокта – фокусы. Ул һәр вакыйгада, һәр күренештә урын ала. Кабатланган саен аның мәгънәви вазифасы киңәя, яңа төсмерләр белән байый. Ул бер-берсеннән ерак чорларны очраштыра. Үткән-хәзерге-киләчәк чорларны бер-берсенә бәйли. Бик – төрле сыйнфый-иҗтимагый төркемнәрнең фаҗигасенә гомумиләштерелгән бәя дә. Ул дөньякүләм иҗтимагый-сәяси яңгыраш ала, гомумкешелек масштабына җиткерелә. Узган гасырның 30 еллардагы ил күләмендәге репрессияләр, бер гаепсез килеш төрмәләрдә газапланган, хаксызга юк ителгән миллионнарның язмышы, Икенче Бөтендөнья сугышы корбаннары, милли кысулар, сугышта хәбәрсез югалганнар – болар хакында хакыйкать халыктан яшерелгән. Әлеге хакыйкать бик астында. Хәзер дә әлеге бикләр ачылмаган әле.
Әсәр бикнең яшәү-көнкүрештәге вазифасына кагылышлы эпизод белән башланып китә: кыз бүлмәсен бикли. Япкач та, үзеннән-үзе бикләнә торган бикнең ачкычын алырга оныта. Ә бүлмәсендә плитәдә шулпа кайный. Кыз бүлмәгә керә алмаса, эшләр хөрти булачак. Кыз үтеп баручы бер алман егетен күреп ала да аннан ярдәм сорый. Галия әлегә алманча иркенләп сөйләшә алмый. Шулай да, Райнер исемле әлеге егет белән аңлашып, бикне ачалар. Шул рәвешле, беренче вакыйгадан ук бу деталь гомумиләштерү көчен күрсәтә. Димәк, бергә берләшеп, бикләрне ачарга була.
Әлегә кыз яңа җирдәге тормышны үтә кызыксынып күзәтә, туган илендәгесе белән чагыштыра. Яңа күргәннәренә өстенлек бирә. Чөнки монда барысы да кеше яшәеше өчен җайлаштырылган. Һәр җирдә немецларга хас төгәллек, сакчыллык, игътибарлылык, тәртип ярылып ята. Яши башлавының беренче көннәрендә үк аңа тулай торакның хаусмайстеры герр Отто футболка бирә. Адашса яисә берәр хәл-мазар килеп чыкса, шушы футболкага язылган адрес белән чакырылган таксист яшәгән урынга китереп куя икән. Кызга монда бик күп әйберләр, шул исәптән укыту системасында ирек тә нык ошый. Кием мәсьәләсендә дә гадилек, уңайлылык ягы алга чыгарыла, артык чабаланасы юк. Кызның яшәү өчен уңайлы бу илне яңача кабул итәсе, әнисе һәм Миңлегөл әбисе сөйләгәннәрне, мәктәптә тарих буенча өйрәнгәннәрне кире кагасы, үткәннәрдән качасы килә. «Ерак бабам Газизулланың, Германия белән сугыштан кайтмавын, хәбәрсез югалуын, Әхтәм бабамның әсирлеккә эләгүен сәбәп итеп, мин бу илне дошман күрергә тиешме? Хәзерге Германия белән Гитлер икесе ике төшенчә ләбаса. Артка әйләнеп карау кирәкме? Йозакка биклә дә куй, ачкычын ыргыт. Кая ташлаганыңны оныт. Үткәннәр калсын шунда, бикләнеп». «Дайте мне наслаждаться свободой! Иркен суларга мөмкинлек бирегез миңа! Лассен зи михь майне фрайхайт гениcен!» Тәвәккәл, кыю, максатчан кыз үзенең хыялларына ирешәчәгенә ышана.
Галия исеменнән сөйләнгән вакыйгалар тоташтан бирелми. Аның күргәннәре белгәннәренә, кичереш-тойгыларына бәйләнештә хикәяләүгә чиратлашып, автор, Миңлегөл әбисе, Газизулла, Әхтәм бабайларының рухы тавышлары кушыла. Мондый төр хикәяләү, гомумән, әдәбиятта психологизмны тирәнәйтү, эстетик тәэсир ягыннан гаять отышлы булып санала. Әдипләр әлеге алымны тел-сурәтләү осталыгын күрсәтү өчен дә яратып кулланалар (мәсәлән, М.Кәбиров «Сары йортлар сере» әсәрендә сәнгатьчә тәэсиргә өлешчә шушы композиция алымы белән ирешә). Бу әсәрдә әлеге алым берничә яктан отышлы булып тора. Беренчедән, әгәр илне тетрәткән, халыкны пыран-заран китергән вакыйгалар, проблемалар хакында Галия әбисеннән, әнисеннән, дәресләрдә ишеткәннәрне искә төшерү рәвешендә генә сөйләсә, бу әсәрнең эстетик тәэсирен, ышандыру көчен бермә бер киметер иде. Автор – алда әйтелгәнчә, кеше психологиясен сурәтләүдә тәҗрибәле әдип. Ул гомернең теге яки бу чорына хас психологик үзенчәлекләрне яхшы тоемлый. Галиянең әле бу катлаулы чорларны бәяләрлек тәҗрибәсе дә, тарихилык хисе дә юк. Икенчедән, Миңлегөл әбисе, Газизулла, Әхтәм бабайларның язмышы үтә фаҗигале хәлләрдән тора. Бу вакыйгаларда кеше рухының әрнүле авазы, әрнүле йөрәк сүзләре. Автор яңа романтик пафос дулкыны белән әлеге тәэсирнең киеренкелеген йомшарта, көчәнешен киметә. Әсәр вакыйгаларын тасвирлау төп хикәяләүче тавышыннан икенчесенә күчә, кабаттан, җаен туры китереп, урынына кайта. Музыка сәнгатендә түбән һәм югары, йомшак һәм каты, тибрәнүчән һәм кысылучан пафослар, тоннарның чиратлашуы көйне ничек тудыра, автор бу проза әсәрендә дә шундый алым белән эш итә.
Әсәр тукымасына кертелгән тарихи хатирәләрнең һәрберсендәге тема-проблема үзе бер төгәлләнгән вакыйгалы новелла-кыйсса сюжетына нигез булыр иде. Ләкин монда автор аларга бары үзәк проблеманың тарихи җирлеге, сәбәбе вазифасын йөкли.
Әсәрдәге тарихи катлам 1939 ел вакыйгалары белән башланып китә. Автор, тарихи фактларны образга төргәндә, мөмкин кадәр төгәллек сакларга тырыша. Баш очында кара болытлар куера башлавын, бүген булмаса, иртәгә кара төндә аның артыннан килеп алачакларын белеп, Газизулла авылдан чыгып китә. Хатыны белән нык тырышлык куеп җиткергән өйләрендә ике төн дә куна алмыйлар. Алар вербовка белән Сахалин якларына юл тоталар. «Бөҗәк урынына югаласы килми аның, бары дөньяга курчак булып түгел, кеше булып туганыңны» раслыйсы килә. Гади генә бәхеткә тиенеп, кеше булып яшисе килә. «Тик... татар ире өчен моны раслау шактый кыйммәт хак сорый иде». Газизуллага кагылышлы вакыйгаларда «караңгы шахталарда күзләре чепиләнгәнче, күкрәген таш басканчы кемнеңдер убыр авызына тутырыр өчен таш кисәргә, кара урманнарда кул тиреләре суелганчы, җаны бугазына җиткәнче агач аударырга; бүтәннәргә дан һәм биеклек яулап бирер өчен адәм ышанмаслык кыюлыклар күрсәтергә, утлар-сулар кичәргә, аннан җаны гарешкә ашкач, тән-күлмәген иңдерер өчен җиде ятның туфрагын үзенеке итәргә» мәҗбүр ителгән меңнәрчә татар ирләренең фаҗигасе тупланып бирелгән. Ишекләр дә, юллар да вакытлыча гына бикләнерме? Әлегә беркем белми. Яңа җирдә инде тормыш җайланды гына дигәндә, мәрхәмәтсез сугыш башлана. Газизулла беренче көннәрдән үк фронтка китә. Хәнифә балаларын кочаклап кала. 1945 елның февраль аенда Сахалинда көчле тайфун алар яшәгән посёлокны юк итә. 170кә якын кеше кар астында калып һәлак була. Гаиләдән бары бер Миңлегөл исән кала. Бу – архив материаллары белән расланган факт. Әсәр тукымасына әлеге вакыйганы кертеп, автор җинаятьчел сәясәтне фаш итә. Җирле хакимияткә тайфун булачагын сейсмологлар хәбәр иткәннәр. Әмма бу халыкка игълан ителмәгән. Кеше кадере булмаган шартларда һәр нәрсә бик астында. Газизулла фронтта хәбәрсез югала. Аның якыннары бистәнең бикле клуб идәнендә җансыз тезелешеп яталар. Кемне гаепләргә бу фаҗигаләрдә? Кем гаепле?! Язмышмы, әләкче якташлармы, сугышмы, табигатьме? Миңлегөл ачынып, шундый сорау бирә. Сугыш бетә. Миңлегөлнең бердәнбер өмете – әтисе хакында «хәбәрсез югалды» дигән кәгазьдә. Бәлки исәндер... Үткәннәргә тагын ишеге бикле. Беркеме калмаган Миңлегөл туган авылына кайта. Коргаксыган, иңгән, салам түбәләре кайсы кай якка авышкан авыл каршы ала аны. Әтисенең бер-бер хәбәре булмасмы дип, авыл Советы, район комиссариаты ишекләрен кат-кат кага. «Ничек инде әткәем тикле әткәем табылмасын? Кеше бит ул!» 1951 елда шушы ук авылга чыкмаган җаны гына калган Әхтәм кайта. Ул да сугыш башлануның беренче аенда ук ике яшьлек кызын, гөл чәчәге кебек хатынын калдырып, ут эченә чыгып киткән, әсирлеккә эләккән. Кайтса, якыннарыннан беркем калмаган. Ачлык кырган. Шушы ике бәхетсез җан – Әхтәм һәм Миңлегөл кавышалар. Әхтәм бабай рухы булып сөйләнгән өлеш фаҗигалек пафосы белән иҗат ителгән. Вакыйгаларда чолганышта калып, әсирлеккә эләккән солдат язмышы. Яшәү белән үлем арасындагы гомер мизгелләре. Газапларга түзә алмыйча, Әхтәм үз-үзен үтерергә тели. Ләкин ярамый! Мәңгелек җәһәннәм. Үлемнең дә үз сәгате бар. Әхтәмгә «бәхет елмая». Ул җир эшенә коллыкка эләгә. Хәле бераз җиңеләйсә дә, кол булуына җаны кискәләнүенең чиге-чамасы юк. Автор Әхтәм авызыннан төп идеяне яңгырата: «Без күргәннәрнең онытылырга хакы юк». Әсирләрне Америка солдатлары азат итә. Әхтәм кабаттан лагерьга кайтарыла, аннан НКВДның тикшерү-фильтрация лагерына эләгә. Совет тикшерүчеләре һәм Гитлер нацистлары арасында аерма юк диярлек. Үзебезнең ил төрмәсендә дә кимен куймыйлар. Совет кешесе – мәңгелек кол.
Боларны әнисе, әбисе сөйләгәннәр аша Галия бераз белә. Әмма аның бәхетле яшисе килә. Өйдәгеләр сеңдерергә маташканча түгел. «Мин үземчә яшәргә тиеш. Минем хыялларым чиксезлеккә омтыла», – ди ул. Илләр белән илләр, кешеләр белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне артка әйләнеп карамыйча гына кабул итәргә тели. Алга. Бары тик алга! Әлегә аңа ирек һәм кемгәдер тиешле бурыч капма-каршы төшенчәләр сыман тоела. Аңында азат, хөр булуга, шәхси иреккә, шәхси бәхеткә омтылыш никадәр генә көчле булмасын, кеше үзе турында гына уйлап, һәрьяклап бәйсез яши алмавына, бу мәсьәләнең җәмгыять законнарына, сәясәткә бәйле икәненә төшенү хәрәкәте башлана гына әле. Автор дөньяга карашларның үзгәрүен оста итеп мотивлаштыра. Беренчедән, Галия – татар бишегендә үскән, татарлыкны дәвам иткән кыз. Автор моны һәрдаим ассызыклап бара. Аның үзен тәрбияләгән тирәлек, әдәп-әхлак алдында бурычы бар. Икенчедән, яңа урыннарда булу, яңа танышлар белән аралашу аның танып-белү өлкәсен баета.
Автор кызның кичерешләрендә фикер каршылыклары, икеләнүләре тууын дусты Райнерның гаиләсендә кунакта булу вакыйгасыннан башлый. Бу эпизодта сугышларның кешелек язмышына тәэсиренә мөнәсәбәттә фикерләр үтә кыю, мантыйклы, бүгенге көндә аеруча мөһим итеп яңгыраш алган. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, мин-минлеге, нәфесе аркасында кеше язмышлары челпәрәмә килә. «Сугыш үтә рәхимсез. Яки син үзең үтерүче, яки сине үтерәләр». Галия анда Райнерның бабасы герр Вернер белән таныша. Карт аңа үзенең гаилә фаҗигасен сөйли. Аның әтисе 1942 елда Мәскәү янында үтерелә. «Сугыш безне әтисез итте», – ди ул. Сөекле иренең һәлак булуын аңына сыйдыра алмыйча, әнисе акылдан язар дәрәҗәгә җитә. Аны бу хәлдән өлкән улы врач-психотерапевт Руди гына коткарып кала. Кыз Җир шарының икесе ике почмагында кайчандыр кара-каршы торып сугышкан ике дәүләттә язмышлар бер төенгә төйнәлгәненә төшенә. Әбисе сөйләгәннәрне күңеленнән үткәреп, «Кемнәрдер кулында курчак булырга мәҗбүр ителгән ике зат миңа һәрберсе аерым-аерым үзенең хаклыгын исбат итәргә тырыша» дип уйлана ул. Сугыш утын кабызучыларга иртәме-соңмы барыбер җавап бирергә туры киләчәк. Икенче Бөтендөнья сугышының фаҗигаләре өчен тулаем немец халкының да гаепле булуын тануны автор башта шушы карт образына йөкли. Автор шушы ук фикерен дәрес эпизоды белән көчәйтә. Дәрестә алман теле укытучысы: «Сез үзегезнең Ватаныгыз белән горурланасызмы?» – дип сорый. Студентлардан җавап алганнан соң, болай ди: «Без – алманнар, мәсәлән, Германия безнең горурлык дип әйтә алмыйбыз. Чөнки безнең кара тап булып торган үткәнебез бар. Ул – фашистик Германиянең, Гитлер сәясәтенең хурлыклы үткәне».
Дуслары белән Дахау концлагерына сәяхәткә бару Галиянең дөньяга карашларының тагын да тирәнәюенә, киңәюенә тирән эз сала. Алар монда аудиогид белән йөриләр. Чәчләр үрә торырлык вәхшилекне гәүдәләндергән экспонатларны күреп, яшьләрнең йөрәген коточкыч авырлык баса башлый. Дахау турындагы документаль фильмны карап, кинозалдан суырылып чыгалар. Бу урынга ашкынулы рәхәт кичереп килгән кыз-егетләр инде көлмиләр генә түгел, сөйләшә дә алмыйлар. Галиянең күз алдына бабасы килеп баса. Оныгы аның рухына дәшә: «Мин – яңа буын. Яңа гасыр баласы, синең турында да, синең өлешеңә тигән сынаулар хакында да белмим диярлек. Кичер, бабам!» Галия яңа буынның киләчәк еллар каршында бурычы барлыгын тирән аңлый башлый. «Ватан, сугыш, илләр һәм кешеләр – моңа кадәр бу сүзләрне бербөтен йомгак итеп йомарлаганым юк иде», – ди ул. Аның кичерешләре гомумкешелек яссылыгында яңгырый. Кешелек, хәтерне биктән азат итеп, хакыйкатьне торгызмаса, бу хәлләр кабатланачак.
Әйе, үткәннәргә аек мөнәсәбәттән башка кеше тәрбияле була алмый. Тарихи хәтер гомумкешелек кыйммәтләре белән тыгыз бәйләнештә тора. Ул аерым кешенең генә түгел, бәлки бөтен халыкның, җәмгыятьнең иҗтимагый-әхлакый үсешен, мәдәнилеген билгели. Хәтерлелек яшәешнең асылын һәм мәгънәсен тирәнрәк аңларга өйрәтә. Хәтер әлегә исән. Ләкин хәтернең дә гомере кыскара бара шул. Шунсыз инсани һәм иҗтимагый үсеш тукталып, буыннар арасында дәвамчылык, керешү, хәтер чылбыры өзеләчәк. Яшәргә теләгән халык, үткәненнән сабак алып, киләчәккә юл сала.
Кыз уйларыннан гамәли хәрәкәткә күчә: «Әхтәм бабасы кайда булган – шуны белергә кирәк». Ватсап аша әтисеннән «Бабаң Моосбург шталагында булган» дигән хәбәрне ала. Юристлыкка укыган Райнердан шушы урында әсирлектә булганнарның документын таптыра.
Кыз тынгысызлыгын югалта. Сүз катып шаяртырга маташкан Мирога да: «Комачаулама. Мин уйлыйм, – дип, кырт кисә. – Сукмакларым мине Германиягә алып килгән икән, димәк, тикмәгә түгел. Мин монда үземне табарга тиеш». Аның әле Газизулла бабасының язмышын ачыклыйсы бар. Аның хәтер булып яшәгән рухы саклана. Әлегә аның хәбәре бикле шкафларда тузан җыеп ята.
Хәбәр бар. Ваемсызлык, куркаклык, саранлык, хөсетлек, нәфес биге астында гына ята ул. Ул бикне ачар кешеләр – оныклар, оныкчыклар бар. Газизулла рухы моңа ышана. Аның рухы белеп тора: берәм-берәм илгә кайталар алар.
Галия бабасы Газизулланың да язмышын ачыклаячак. Кыз көчен, белемен, хезмәтен, акыл эшчәнлеген кая сарыф итәргә белә. Аның алган тәрбиясендә бөек хисләргә омтылыш һәм сәләт, табигатендә холык ныклыгы, күңелендә ныклы урын ала барган иман бар. Әлегә Галия уйлана әле. Райнер аңа алманнарга хас төгәллек, тәртип, кыскалык белән мәхәббәтен аңлаткан. Тик Галиянең ярты җаны Казанда. Моны ул Райнерга аңлата алмас. Аның иркенләп сөйләгәнен Казандагы дусты Вәлид кенә сабырлык белән тыңлый. «Чит җирдә ничек кенә матур, уңайлы, рәхәт булмасын, минем үземә кайтыр сукмакларым бар. Үзем тапкан, үзем ачкан сукмаклар».
Һәр иҗат кешесе кебек үк, Айгөл Әхмәтгалиева да – халкының вәкиле. Ул тарихи вакыйгаларны милли психологиядән торып бәяли. Аның миллияте – үз динен, үз милләтен алда тоту, үз милләтенең тәрбияләренә, гореф-гадәтләренә иярү, үзеңнекен тану, шушы хисләрне башкаларның йөрәгенә беркетү. Милли фикерләү, милли характер үзенчәлекләрен әдип әсәр тукымасында бик табигый ассызыклап бара. Монда автор чагыштыру, янәшәлек кебек алымнардан нәтиҗәле файдалана. Алман гаиләсенә кунакка Галия тәмле ризыклар ашарга өметләнеп бара. Ләкин гаҗәпкә кала. Монда кунак өстәле буш. Кунак киләсе булса, үзләренең гаиләсендә ничек әзерләнгәнне искә төшерә. Иртә таңнан табын әзерләү, милли ризыклар пешерү. Өйдәгесен искә төшереп, авызыннан сулар килә. Ач булса да, хәләл түгеллеген чамалап, тыйнак кына баш тартырга туры килә.
Автор милли горурлык мәсьәләсенә дә һәрдаим зур игътибар бирә. Милләтең турында горурланып сөйләр өчен аның үткәнен, күренекле шәхесләрен белергә кирәк. Галия исә вакыт-вакыт: «Тарихтан, сәясәттән белемем белән артык мактана алмыйм», «Авыз тутырып, башка милләт кешеләренә сөйли алмыйм», – дип, үзен битәрләп ала. Әнә, Райнер үз тарихын яхшы белә. Халкының һәр тарихи шәхесе хакында горурланып сөйли. Горур табигатьле Галиянең дә сер бирәсе килми. Бик изаланып Галилей, Бруноларга кадәр Җирнең Кояш тирәли әйләнгәнен әйткән төрки шагыйрьне искә төшерергә маташа. Райнерга сиздермичә генә интернеттан карый да горурлык белән Сәйф Сараи исемен чатнатып әйтеп куя. Әсәр тукымасында мондый уйнак шаянлык, нечкә юмор урын алган вакыйга-детальләр аның бизәге булып тора. Галиянең тулай торакта туган көн бәйрәмендә катнашуы да милли горурлык хисләре турында уйлануга этәрә. Музыка мәктәбен бетергән кыз, «Фазыл чишмәсе», «Сәйдәш маршы»н уйнап, дусларын сокландыра.
Әдип бер үк вакытта укучысының аңына төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, яшәү рәвешләренә сабырлык белән карау, игътибарлылык, итагатьлелек сыйфатлары кирәклегенә дә басым ясый. Күп әсәрләре күзәтүләренә, кичергәннәренә, тәҗрибәсенә нигезләнгән. Һәр милләттә өйрәнерлек, гыйбрәт алырлык сыйфатлар, хикмәтләр бар. Гел милли гореф-гадәтләр кысаларында йомыклык белән генә яшәп булмый. Фән, мәдәният, икътисад, җитештерү кебек өлкәләрдә башка халыклар ирешкән казанышлар белән танышу гына алгарышка илтә. Әсәрдә шәхескә хөрмәт, адәм балаларының табигый тигезлеге хокукларын тану, кимчелекләргә киң күңеллелек күрсәтү кебек сыйфатларны яклый торган эпизод-детальләр дә урын алган. Галия Ауропа тормышында үзгә холыклы, менталитетлы кешеләрнең четерекле якларын да күрә. Нәрсәдер белән килешергә дә туры килә. Бразилия егете Давиның «зәңгәр» булуын аның үз авызыннан ишетеп чиркана. Шулай да ясалма елмаерга мәҗбүр була. Үзең булып калып, башкаларны да хөрмәтләү – катлаулы әхлакый мәсьәлә. Һәр күренешкә үзенчә карап фикерли белгән кыз үз сүзен әйтергә дә җаен таба. Йөзнең теге ягында булган немец картының интернатта яшәвен ишеткәч: «Гаилә әгъзаларын картлар йортына тапшыру – бездә җинаять, хурлык» – ди. Ауропадагы аталар һәм балалар арасындагы мондый мөнәсәбәткә тискәре карашын белдерә.
Әдәбият белеме дә, укучы тәҗрибәсе дә шуны раслый: язучының укучысына максатчан әйтергә теләгәне, фикерләре текстка кертелгәнгә караганда күпкә киңрәк яңгырашлы була. Һәр укучы әсәрнең яңа кырларын, язучы күздә тотмаганнарны да ача. Үтә таләпчән укучылар кимчелекләрне дә сизәрләр. Алар бардыр, әлбәттә. Шушы уңайдан мин фәкыйрегезнең шәхси фикере бар. Мин язучы түгел. Әмма язучының һәр әсәрен ваклыклары белән уйлавын беләм. Ни-нәрсәне ният иткән – каләменнән шул тезелә. Әсәр дөньяга килгән икән, аны яңа туган сабый сыман кабул итәргә кирәктер. Ә менә язылганчы, ул зәгыйфь тумасын өчен, осталар ихлас киңәшләрен бирергә тиешләр. Тормыш рәхимсез. Яшәеш – ул көрәш. Әдәбият мәйданында да шулай. Нишлисең, зәгыйфьләр, йомшаклар, көчсезләр тормыш арбасыннан үзләре төшеп кала. Шуңа күрә тәнкыйть фикерләреннән тыелам. Вакыт күрсәтер. Шулай да китап итеп чыгарганда, авторга бер киңәш мәгъкуль: әсәрнең азагындагы шигырьне, гәрчә ул бик эчтәлекле булса да, төшереп калдыру отышлырак булыр иде. Чөнки бу шигырь повестьне тигез ритмик эздән чыгара һәм публицистикага этәрә сыман.
Йомгак ясап әйтсәк, Айгөл Әхмәтгалиева – рухы, фикерләве, тел-стиле, хис-тойгылары ягыннан бай шәхес; чынбарлыкны тирән тоючы һәм аны сәнгатьчә югары кимәлдә күз алдына бастыра белүче талантлы каләм иясе. «Бик» повестенда тормышта күзәтүләреннән, рухи тәҗрибәсеннән бөртекләп җыелган материалны, яшәешнең фәлсәфи-әхлакый мәгънәсе турында уйлануларын, башкаларны кабатламыйча, идея-тематик яктан бүгенге көндә гаҗәеп актуаль яңгырашлы итеп калыпка салган. Укучыга мондый бүләкне Константин Паустовский «Алтын роза» дип атаган.
Лилия ХӨСНЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты.
"КУ" 06, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев