Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Без хәтерлибез

Газинур Морат — татар халкында китап культын кабат җанландырган 60 нчы еллар шигъриятенең көчле тәэсирендә үскән буын вәкилләреннән берсе. Әлбәттә, 70 нче елларда билгеле бер тәҗрибә туплап, инде чираттагы дистәне башлаган шигърият мәйданына ныклап аяк басканнарның, шул исәптән Газинур Моратның иҗатында да алдагы чорлар әдәбиятының чалымнарын табарга була иде, чөнки, нинди генә идеологик кысаларга тартылмасын, нинди генә фәлсәфи-эстетик карашларга нигезләнмәсен, теләсә кайсы әдәбият үзеннән элгәреләр тудырган традицияләрдән тулаем баш тартмый. Кайсыдыр яктан капма-каршы сызыклардарак торган кебек «җепшеклек» һәм «торгынлык» шагыйрьләрен аеруча мәгърифәтчелек әдәбиятының һәм романтик, һәм реалистик канатларыннан ук килгән сәнгать тенденциясе — халык аңын сүз ярдәмендә уяту, зыялы катламның тормышка актив мөнәсәбәтен булдыру, милләтне агарту идеясе берләштерде. Бу, беренче чиратта, тарихи үткәнгә, заманның сәяси барышына яңача, үзенчәлекле караш булдыруда, милләттәге рухи кризиска каршы чыгуда, аны һәр милләт, аерым кеше бәхете өчен яшәргә чакыруда чагылды. Әлеге тенденция Газинур Морат иҗатын да читләп узмады.

Совет халкы үз яшәү дәверенең торгынлык дип аталган этабына килеп кергәндә, аның күпмилләтле әдәбиятында, илкүләм матбугатта, кайбер юнәлештә артка китешләр сизелүгә карамастан, татар шигърияте фикри офыкларын киңәйтүен дәвам итте, соңгы елларда ирешкәннәрен классик әдәбият уңышлары белән янәшә куеп карады, һәр икесенең иң матур сыйфатларын бергә үрү омтылышын ясады, бар төр жанр формаларының, иҗат алымнарының яшәргә хаклылыгын аңлау юлына басты.

Татарстан Язучылар берлегендә 70 нче еллар ахырыннан талантлы яшьләрне барлау, әдәби хезмәткә хәзерләү эшенә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, көндәлек матбугатта барган әдәби бәхәсләр, яшьләрнең иҗат командировкаларында бергәләп катнашуы, шул чорда татарда талантлы әдәби потенциалның зурлыгы, аның милләтне, милли рухны саклау юлындагы хезмәтләре, шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсе, халыкта аңа ихтыяҗ зурлык һәм башка күзгә күренеп тормаган сәбәпләр үз эшен эшләде: нәкъ менә татар шигърияте яңарыш кичергәндә дөньяга килгән сабыйлар 80 нче еллар башында инде өлгергән каләм әһелләре сыйфатында әдәбият мәйданына аяк басты.

Кайсы гына әдәби төрдә иҗат итүенә карамастан, теләсә кайсы татар язучысы бер үк вакытта журналист та булып китә, әмма һәрберсе тәэсирле сүз көченә ия публицист буларак танылмый. Газинур Морат исә — ике төр иҗатны янәшә алып барган һәм берсенең сыйфатларын икенчесендә уңышлы куллана алган каләм иясе. Аның тәүге әдәби һәм публицистик тәҗрибәләре туган районының «Хезмәт даны» газетасында 70 нче еллар башында күренә, ә инде университетта уку чорында шигырьләре республика матбугатында да басылгалагач, Газинур Морат каләмдәшләре тарафыннан өметле шагыйрь буларак телгә алына башлый.

«Җир хәтере», «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле тәүге җыентыклары белән танышкач, шул чорның иң таләпчән тәнкыйтьчеләреннән берсе буларак танылган Фәез Зөлкарнәй Газинур Моратның иҗатында шигъри юлларга салынган фикер тирәнлеге хакында язып чыга. Ул шагыйрьнең әдәби текстларны катмарлы метафораларга төрүен, көтелмәгән график чаралар ярдәмендә строфалардагы мәгънә басымын билгеләвен, фикри катламнарны ачуда аваз яңгырашын уңышлы файдалануын күрә. Киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь буларак таныткан «Җир хәтере», «Мин дөньяны тыңлыйм» китаплары нигезендә Газинур Морат 1988 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

Шагыйрьнең беренче җыентыкларында 60 нчы еллар шигъриятенә хас сыйфатлар — күзгә бәрелеп торыр хәлдә. Үз чоры публицистикасында активлашып киткән гыйльми, әйтик, физик терминнардан, урыстан алынмалардан мул файдалану, нечкә яңгырашлы юлларны публицистик аһәңлеләре белән бергә үрү, глобалистларча фикер йөртү, ил һәм халык өчен җаваплылык белән генә канәгатьләнмичә, дөнья проблемаларын чишәргә алыну... «Җир хәтере» мәҗмугасына исем биргән әсәр дә Газинур Моратка хас иҗат алымнарын ачык чагылдыра.

Бу хәвефле планетамның

Газиз миңа һәр ягы.

Ультракыска дулкыннарда

Тыңлап ятам дөньяны.

1985 елда дөнья күргән китапта урын алган шактый шигырьләрнең язылу вакыты, әлбәттә, күпкә алдарак, һәм аларга салынган һәр мәгънә бүгенге көн яшьләренә тулысынча аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Беренче карашка, дөнья халыкларының иминлеген кайгыртып, Ак йорт сәясәтенә каршы язылган кебек тоелган бу төр шигырьләрне 70 нче һәм 80 нче еллар буынының иҗатчы татар яшьләре генә түгел, күпчелек студентлары, милли зыялылары да башкачарак күз белән, үз тарихлары ракурсы аша укый иде. Алар әлеге шигырь юлларыннан шагыйрьнең тыелган радиодулкыннарны, каналларны тыңлавын, аерым бер халыкның милли бәйсезлеген югалтуы турында язганда, үз милли фаҗигасен уйлавын ачык аңлаган дип исәпләргә кирәк.

Газинур Морат 80 нче еллар иҗатында укучыга шәхси фикер сөрешен күрсәтергә теләгән каләм иясе сыйфатында ачыла, авторның үз язганнарыннан шулай ук тәм табуын тоймый мөмкин түгел. Шагыйрь бу чорда интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен башкаларга да ачарга теләгәндәй, һәр иҗтимагый яңаны, тарихи-фәнни ачышларны читләп узмаска тырышып, кыйтгаларга, Җир-анабызга хас проблемалардан котылу юлларын эзләп яза шикелле, вакыт-вакыт алар шактый абстракт, әмма кискен һәм шунлыктан ышанычлы яңгырый:

Ирләр кебек: еламаска

Өйрәтә бу заман.

Юл бер генә: гуманистик

Кырыслыкка табан.

(«Көл син, җырым!..»)

Газинур Морат бөтен иҗаты белән, хакимнәрне, Җир йөзендә сугыш һәм солых өчен җаваплы кешеләрне акылга һәм көчле ихтыярлы гамәлләргә чакыра. Нәкъ менә әхлакый экспериментлар, парадокслар, икепланлылык алымнары, дөнья белән идарә итәрлек фикерне героеннан әләм итеп күтәртү аның бу чор поэзиясен татар интеллектуаль шигърияте агымына куша.

Яшь шагыйрь үз чорының вәхши күренешләрен оста табылган һәм бөтенләй көтелмәгән, имәндергеч әдәби детальләр аша сурәтләүгә ирешә:

...Кулына шоколад тотып,

Бөдрә чәчле сабый

Эшафотка менеп китте,

Баскыч саный-саный.

(«Кинокадр»)

Үксез язмыш поездында

Кунакка бара сабый.

Әнисенә.

(«Поездда»)

Газинур Морат әдәбиятка ныклап аяк баскан елларын «Үзгәрешләр көтү» чоры дип билгели. «Үзгәрешләр көтәм» әсәрендә аерым кеше, ил, дөнья яшәешендәге гадәтилеккә әйләнгән хәлләргә чик куелу турындагы фикер лейтмотив булып бара. Шагыйрьнең бу үзгәрешләрне ничек күзаллавын фаразлау исә укучының үзенә калдырыла. Газинур Морат шигърияте укучыны уйларга мәҗбүр итүе белән кызыклы да.


Мәкалә сайтта кыскартылып бирелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев