Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

ХУШ, ЛИЛИЯ!

Хуш, Лилия! Без сине онытмабыз! Сагынырбыз, Лилия!

Уйламаганда-көтмәгәндә, хезмәттәше-
без, «Казан утлары» журналының мөхәр-
рир-корректоры Лилия Илгизәр кызы
Гатауллина
вафат булды.
Л.Гатауллина 1964 елда Арча районы
Субаш-Аты авылында туган. КДУның
журналистика факультетын тәмамлады.
1990 елдан редакциябездә эшләде,
гомерен «Казан утлары»на багышлады.
Эшен һәрвакыт җиренә җиткереп
башкарды. Киштәләрдә аның күз нурлары
түгелгән том-том журналлар калды.
Ул – Татарстанның атказанган матбугат
хезмәткәре, «Казанның 1000 еллыгы»
медале иясе.
Без тыйнак, кешелекле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган, күңеле һәркемгә,
шул исәптән журналыбыз авторларына, дусларына, язучыларга да ачык
булган ихлас хезмәттәшебезне югалттык.
Хуш, Лилия! Без сине онытмабыз! Сагынырбыз, Лилия!

 

"КУ" 06, 2024

Фото: архивтан.

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев